Софи Марсо, тугандагы исеме Софи́ Даниэ́ль Сильви́ Мапю (фр.  Sophie Danièle Sylvie Maupu, 1966 елның 17 ноябре, Франция, Париж) — Франция киноактрисасы, режиссер, сценарий авторы, язучы, җырчы.

Софи Марсо
Туган телдә исем фр. Sophie Danièle Sylvie Maupu
Туган 17 ноябрь 1966(1966-11-17) (57 яшь)
Франция, Париж
Ватандашлыгы Франция Франция
Әлма-матер Флоран курслары[d][1]
Һөнәре киноактриса, режиссер
Өйдәш Анджей Жулавски[d]
Балалар улы Венсан,
кызы Жюльет
Бүләк һәм премияләре Сәнгатьләр һәм әдәбият ордены (Франция)
Сезар премиясе

 Софи Марсо Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1966 елның 17 ноябрендә Парижда эшче гаиләсендә туган. 1980 елда модельләр агентлыгына эшкә урнаша. Агентлык аны «La Boum» (тат. Бум, режиссер Клод Пиното, 1980) фильмына Вик Берретон роленә тәкъдим итә. Картина зур уңыш казана, 1982 елда әлеге фильмның дәвамы — «La Boum 2» (тат. Бум 2) картинасы төшерелә. Софи Марсоның уңышлы актерлык карьерасы башлана, ул 1982 елда «Иң яхшы дебют» номинациясендә Сезар премиясенә лаек була. 16 яшендә Катрин Денев һәм Жерар Депардье белән «Fort Saganne» (тат. Саган форты, режиссер Ален Корно, 1984) картинасында Мадлен де Сент-Илет ролендә төшә.

Фёдор Достоевскийның «Идиот» әсәре буенча куелган «L'amour braque» (тат. Уенчак мәхәббәт, режиссер Анджей Жулавски, 1985) фильмында Мари ролен башкара.

Бөтен дөнья тамашачысы каршында инглиз телле «Braveheart» (тат. Кыю йөрәк, режиссер Мел Гибсон, 1984) фильмында Изабелла шаһбикә ролендә таныла.

Җырчы карьерасы барып чыкмый: 1985 елда беренче һәм соңгы альбомын яздыра.

Театр сәхнәсендә 1991 елдан күренә башлый: Жак Ануйның «Эвридика», Бернард Шоуның «Пигмалион» спектакльләрендә уйный.

1995 елдан үзен, фильм режисссеры һәм сценарий авторы буларак, сынап карый.

1996 елда шәхси тормышын сурәтләгән автобиографик китабын яза.

1997 елда Лев Толстой романы буенча куелган «Anna Karenina» (тат. Анна Каренина, режиссер Бернард Роуз) фильмында Анна Каренинаны уйный.

Гаилә хәле үзгәртү

Беренче ире (1985—2001 елларда) – Анджей Жулавски (22.11.1940), кинорежиссер. Балалары: уллары Венсан (1995).
Икенче ире (2001—2007 елларда) – Җим Лемли (09.03.1965), кинопродюсер. Балалары: кызлары Жюльет (2002).
Өченче ире (2007—2014 елларда) – Кристофер Ламберт (29.03.1957), киноактер.

Әдәбият үзгәртү

  1. Ноябрьдә кабынган йолдызлар. Софи Марсо. «Сөембикә», 2016 ел, ноябрь, 63нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү