София Стриенская

София Стриенская (пол. Zofia Stryjeńska, кыз фамилиясе Любанская,[7] 13 май 1891 ел, Краков, Польша28 февраль 1976 ел, Женева, Швейцария) — поляк рәссамы, графигы, иллюстратор, сценограф, ар-деко стиле вәкиле. Кароль Стриенскийның хатыны[8].

София Стриенская
Zofia Stryjenska (photo).jpg
Туган телдә исем пол. Zofia Stryjeńska
Туган 13 май 1891(1891-05-13)[1][2][3][…]
Краков, Галиция һәм Лодомерия кыйраллыгы[d], Цислейтания[d], Аустрия-Маҗарстан[4]
Үлгән 28 февраль 1976(1976-02-28)[5][1][2][…] (84 яшь) яки 28 февраль 1974(1974-02-28)[6] (82 яшь)
Женева, Швейцария[4]
Ватандашлыгы Flag of Poland.svg Польша
Әлма-матер Мүнхен сәнгать академиясе[d]
Һөнәре рәссам, график дизайнер, иллюстратор, художник-график, сәхнә бизәүче
Җефет Стрыенский, Кароль[d]
Балалар Jacek Stryjenski[d]

Commons-logo.svg София Стриенская Викиҗыентыкта

София Стриенскаяның полихром эшләре, Варшавада Старомест мәйданындагы торак йортның фасадындагы 1928 елгы эшләре
1925 елда Парижда Польша Республикасы павильонын София Стриенская картиналары бизи

Тамара Лемпицкая белән беррәттән ике сугыш чорында иң билгеле поляк рәссамнарының берсе булып тора[9].

БиографиясеҮзгәртү

София Стриенская бала чактан сурәт төшерә башлый. Яшь сагында рәсемле «Rola» һәм «Głos Ludu» журналлары белән хезмәттәшлек итә. 1909 елда Краковта Мария Недзельскаяның хатын-кыз өчен нәфис сәнгатьләр мәктәбендә белем ала. 1911 елда сынлы сәнгать һәм кулланма сәнгать курсларын тик биш билгеләренә генә тәмамлый. 1910 елда әтисе белән бергә Австрия-Венгрия аша Италиягә сәяхәткә китә, аның барышында Венада һәм Венецияда галереяларга һәм музейларга бара.

1911 елның 1 октябрендә, ир-егет рәвешендә Тадеуш Гжимала Любаньский исеме астында Мюнхен сәнгать академиясында сынлы сәнгать белән шөгыльләнә башлый [10], (ул вакытта хатын-кызларны академиягә кабул итмиләр). Бер елдан соң ялган ачыла, Стриенская Мюнхенны калдыра һәм Краковка кайта, анда сынлы сәнгать һәм әдәби эш белән актив шөгыльләнә[11].

1913 елның маенда, сәнгатьче Ежи Варчаловский «Час» газетасында София Любанскаяның уңышларын җентекләп сүрәтли, шулай итеп, Любанская карьерасын уңышлы башларга булышлык итә. Любанская Краковның иҗади интеллигенциясенә үтеп керә, Тадеуш Бой-Желенский, Яхимецкий, Коссак, Мария Павликовсая-Ясножевская белән таныша.

1916 елның 4 ноябрендә данлыклы поляк архитекторы Кароль Стриенскийга кияүгә чыга. Никахтан өч бала: кызы Магда һәм игезләр Яцек һәм Ян туа.

Старинский хатынын үзенең дуслары, рәссамнар һәм әдәби дөнья вәкилләре белән таныштыра, алар арасында Владислав Скочиляс, Генрик Куна, Стефан Жеромский, Владислав Реймонт, Станислав Виткевич, «Скамандр» әдәби төркеме шагыйрләре була.

1921—1927 елларда ире белән Закопан шәһәрендә яши. Бер аздан, ике көчле шәхеснең мөнәсәбәтләре начарая. Стриенская ире анда башлыча хатын-кызны түгел, рәссамны күрүе белән килешә алмый. Асыуынан иренең күзе алдында үзенең картиналарын юк итә. Ире интригалар сөземтәсендә, Стриенскаяны психиатрик хәстәханага урнаштыра, әммә ата-анасының тырышлыгы аркасында аны ике көннән соң чыгаралар. 1927 елда еш конфликтлар аерылышуга китерә.

Аерылышканнан соң Стриенская Варшавага күченә, анда 1929 елда уенчы Артур Сохага кияүгә чыга. Һәм бу никах та бәхетсез була: икътисади көрчек аркасында рәссам балаларын, үзен һәм эшсез ирен тәэмин итү өчен күп эшли. Берничә елдан соң иренең хыянәте аркасында ире белән аерылыша. 30 нчы еллар азагында архитектор Ахиллес Брезега кияүгә чыга, аннары билгеле илгизәр һәм язучы Аркадий Фидерга кияүгә чыга[12].

1930 еллар уртасы рәссам өчен катлаулы чор була, шул ук вакытта ул заказлар ала алмый диярлек. Стриенская танылуны теләми дә һәм аңа ирешә дә белми. Ул Санацияны танымый һәм бер нинди дә оештырылган сәнгать яки сәясәт агымнарга кушылмый. 1930 елда Польша Яңаруы Орденының Офицер тәресе белән бүләкләнә[13]. Польша әдәбияты академиясе үтенече белән 1936 елның 7 ноябрендә Стриенская алтын академия лавры белән бүләкләнә[14].

Акча җитмәү сәбәпле София берничә картинасын ростовщикларга сатырга мәҗбүр була. 1938 елда гына Польша Эчке эшләр министрлыгыннан Стриенская берничә заказ, шул исәптән Япония императоры Хирохито килимы өчен заказ ала. Польшаның «Баторий» һәм «Пилсудский» юлчы суднолары интерьерларын бизәүдә катнаша. Шулай ук Варшавада E. Wedel кондитер залын бизи. Аның славян һәм тарихи темаларга картиналары зур сорау белән файдалана башлый.

Немец оккупациясен Краковта үткәрә. Авиа һөҗүме вакытында эшләренең бер өлеше юкка чыга[15]. Польша азат ителгәч Стриенская кызы янына Швейцарияга эмиграциягә китә, озакламый ике улы да килә[16]. АКШ-ка күчәргә тырыша, Костюшко Фондына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә, ләкин ярдәм итүдән баш тарталар. Соңгы елларда кытыршы яши, хәтта улларының ярдаменнан да баш тарта. Женевада йөрәк өянәгеннән вафат була. Шен-Буре зыяратында җирләнә[17].

ИҗатыҮзгәртү

«Польша сәнгате принцессасы» кебек билгеле[18], Ритм нәфис төркемгә караган (пол. Rytm). Стриенскаяның кызыксыну даирәсе очсыз-кырыйсыз була. Темпера сынлы сәнгате, шулай ук ташбасма, сүрәтләр, плакатлар белән кызыксына, уенчыклар эшли, тукыма бизи, китап иллюстрацияләре авторы була. София Стриенская шул чакта Аурупада хакимлек ар-декога тап килгән стиль эшли. Аның иң билгеле эшләре арасында: «Славян тораташлары һәм пасха», Карасикның «Монамахамахии» әсәренә иллюстрацияләр, «Ел мизгелләре», «Раштуа гимннары», «Дүрт йола» һәм «Поляк биюләре».

Иртә иҗатыҮзгәртү

1918 елда София Стриенская уенчыкларның дизайнеры һәм график дизайнер сыйфатында эшли. 1917-18 елларда ул биш картинадан торган «Пасха» сериясен иҗат итә, анда дини мотивларны фольклор элементлары белән бәйли. 1918 һәм 1922 елларда «Славян тораташы» исеме астында ике литографик эше барлыкка килә, анда рәссам славян мифологиясенә мөрәҗәгать итә. София Стриенская иҗадының иртә чоры эшләренә Краковтагы Техник һәм сәнәгать музеендагы фрескалар (1917 й.), Вавелда Сенат башнясында полихром залдар (1917 й.) һәм Варшавада шәраб җитештерү бинасының эчке интерьеры карый. Монументаль композицияләр арасында «Аллаларга ау» (1921), «Иртә», «Эңгер» и «Бериот концерты» (1923) картиналар сериясе аерылып тора.

Гомуми алганда, 1920 еллар София Стриенская ижадында нәтиҗәле чор була. Ул гуашь һәм акварель белән рәсем төшерү техникасын шомарта.

1920—1930 елларҮзгәртү

 
София Истринская. Кароль Шимановский балеты өчен костюм эскизлары

«Җиде йола» эшләре сериясе 1922 елда языла, ул иҗатының иң яхшы чорына карый.

София Стриенская 1925 елда Парижда бөтендөнья күргәзмәсендә Польша павильоны декорациясенең бер өлешен башкара, ул «Ун ике ай» картиналар сериясыннан тора (6 картина киндердә 2 ай), анда елның төрле айларында авыл тормошо сүрәтләнә. Бу эш рәссамга Аурупа билгелелеге һәм бөтендөнья күргәзмәсенең 5 бүләген китерә[19] . 1927 елда картиналар сериясе Польша халык бейеүзәре төшерү белән языла.

1930 елдан соңҮзгәртү

1931 елда Падуяда дин сәнгате күргәзмәсенең көмеш медаленә лаек була.

1942 елда[20] славян чиркәве концепциясен — Витезьенны тәкъдим итә, ул «славян цезарьларны симпозиумы һәм съезды» урыны, шулай ук славян рухи тормышының яңарыш урыны булырга тиеш була. Витезьен гадәти булмаган формада була. Архитектурасында халык төзелешендә кулланылган агач конструкцияләр кулланыла. Интерьерының дизайны театрны да, чиркәүне дә хәтерләтә, анда алтарь славян аллаһының стилләштерелгән халык сыны белән алмаштырыла[21].

Борынгы славян аллаларын сүрәтләгән күп эшләре аркасында Стриенская Польшада славян мәҗүси булмаган дин яклы дип исәпләнә, әммә рәссам үзе христиан динен тота. Стриенская тәрбиясе буенча католик була, тик кыска вакыт эчендә икенче никах өчен конфессияне инжилга алмаштыра, һәм аның славян дине белән мавыгуын сәнгать буларак карарга кирәк.

Әдәби иҗатыҮзгәртү

Балаларга яхшы тәрбия бирергә ынтылып, Стриенская «Профессор Хиләр» псевдонимы астында этикет буенча кулланма яза. Аның «Хлеб почти каждый день» мемуары 1995 елда нәшер ителә. Стриенская әсәрләре ирекле эчтәлеге һәм бай сүзлек запасы белән аерыла[22].

ХәтерҮзгәртү

2008 елда Краков милли музеенда София Стриенская эшләренең зур ретроспектив күргәзмәсе, рәссам эшләренең 1945 елдан соң беренче монографик презентациясе оештырыла.

2009 елда Познань шәһәренең Милли музее һәм Варшаваның Милли музее оештырган күргәзмә үткәрелә.

2015 елда Анжелика Кузняк авторлыгында рәссамның биографиясе басылып чыга.

2018 елда Святослав Ленарович һәм Лех Маевский авторлыгында Стриенская эшләре белән альбом чыгарыла.

2011 елның 15 февралендә Польша милли банкы «XIX—XX гасырларда Польша рәссамнары» сериясенән София Стриенскаяга багышланган 20 алтын һәм 2 алтын номиналлы тәңкәләрне әйләнешкә кертә[23]


София Стриенская исеме белән Тарнуев [24] һәм Ченстохова калаларында урамнар аталган.

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. 1,0 1,1 Zofia Stryjenska
  2. 2,0 2,1 Польский биографический онлайн-словарь
  3. e-teatr.pl — 2004.
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 Алмания дәүләт китапханәсе, Берлин дәүләт китапханәсе, Бавария дәүләт китапханәсе һ.б. Record #119093340 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  5. https://rkd.nl/explore/artists/75867
  6. Архив изобразительного искусства — 2003.
  7. Czy wiesz kto to jest?. Stanisław Łoza (red.). T. 2: Uzupełnienia i sprostowania. Warszawa: Wydawnictwo Głównej Księgarni Wojskowej, 1939, s. 294—295.
  8. Zofia Stryjeńska | Życie i twórczość | Artysta(польск.).Culture.pl.Дата обращения: 25 марта 2021.
  9. Grób Zofii Stryjeńskiej na cmentarzu w Chêne-Bourg | POLONIKA Polonika.
  10. Włodzimierz Kalicki: Trzecia młodość Stryjeńskiej, Gazeta Stołeczna, 19 lutego 2010, s. 14.
  11. Zofia Stryjeńska – polskie malarstwo art deco 
  12. Twarze — Zofia Stryjeńska.
  13. M.P. z 1930 r. nr 260, poz. 352.
  14. M.P. z 1936 r. nr 261, poz. 460
  15. Zofia Stryjeńska – polskie malarstwo art deco.
  16. Blask i nędza życia Zofii Stryjeńskiej.
  17. Zofia Stryjeńska | Życie i twórczość | Artysta.
  18. Wiadomości Literackie // Литературная энциклопедия : в 11 т. — [М.], 1929—1939.
  19. Księżniczka polskiej sztuki, «Rzeczpospolita», A20, 27 października 2008.
  20. PAUza Akademicka 17-18/2008.
  21. Zofia Stryjeńska, „Bożki słowiańskie”, 1918 (kolejne teki 1922, 1934).
  22. Z. Stryjeńska, Chleb prawie że powszedni, Gebethner i Ska, 1995.
  23. Polscy malarze XIX/XX wieku. Zofia Stryjeńska (10 февраля 2015).
  24. {{{башлык}}} // Astronomische Nachrichten. — В. 23. — Т. 261. — С. 459–460. — ISSN 1521-3994&f=1003&t=1&v1=&f=4&t=2&v2=&f=21&t=3&v3=&f=1016&t=3&v4=&f=1016&t=3&v5=&bf=4&b=&d=0&ys=&ye=&lng=&ft=&mt=&dt=&vol=&pt=&iss=&ps=&pe=&tr=&tro=&cc=UNION&i=1&v=tagged&s=0&ss=0&st=0&i18n=ru&rlf=&psz=20&bs=20&ce=hJfuypee8JzzufeGmImYYIpZKRJeeOeeWGJIZRrRRrdmtdeee88NJJJJpeeefTJ3peKJJ3UWWPtzzzzzzzzzzzzzzzzzbzzvzzpy5zzjzzzzzzzzzzzzzzzzzzzzzzzzzzzzzzzztzzzzzzzbzzzzzzzzzzzzzzzzzzzzzzzzzzzvzzzzzzyeyTjkDnyHzTuueKZePz9decyzzLzzzL*.c8.NzrGJJvufeeeeeJheeyzjeeeeJh*peeeeKJJJJJJJJJJmjHvOJJJJJJJJJfeeeieeeeSJJJJJSJJJ3TeIJJJJ3..E.UEAcyhxD.eeeeeuzzzLJJJJ5.e8JJJheeeeeeeeeeeeyeeK3JJJJJJJJ*s7defeeeeeeeeeeeeeeeeeeeeeeeeeSJJJJJJJJZIJJzzz1..6LJJJJJJtJJZ4....EK*&debug=false 0004-6337, 1521-3994. — DOI:10.1002/asna.19362612307