Саф (радио)

татар телендә эшләүче интернет-радио

«Саф» радиосы, САФ (Сабыйларыбыз өчен Ана телендә Файдалы дус) ― балалар өчен Интернет киңлегендә татар телендә эшләүче беренче радио. 2022 елның 1 июненнән сынау режимында старт алган радио тәүлек буе эшли.

«Саф» балалар радиосы
Фото
Шәһәр

Казан

Ил

Россия байрагы Россия / Татарстан Татарстан

Тапшыру форматы

интернет-радио

Тапшыру зонасы

бөтен дөнья

Тапшыру башлау вакыты

2022

Сайт

saf-radio.ru

Онлайн-тапшыру

[1]

Оештыручылар үзгәртү

Проектның җитәкчесе ― Марат Галимов.
Баш мөхәррир ― филология фәннәре кандидаты Алсу Галимова[1].
Радионың әдәби мөхәррире ― Гөлназ Дениз-Гарипова.
Радионың музыкаль мөхәррире ― Чулпан Яркәева.
Телеграм-каналны алып баручы ― Айгөл Хамматова, Рамилә Гайнетдин, Энже Ногманова.
Радионың логотибы авторы ― Назыйм Исмәгыйлев[2].

Тарих үзгәртү

2022 елның 1 июненнән сынау режимында старт алган радио, тәүлек буе эшли.

Максаты үзгәртү

Ана теле татар теле булган, татарча өйрәнергә теләгән балаларга сыйфатлы контент булдыру. Балаларга, яшүсмерләргә сыйфатлы әдәби-музыкаль-тәрбияви мәгънәле контент тыңлату[3].

Эчтәлек үзгәртү

Радиода җыр-моң белән әдәби өлеш үрелеп бара.

  • Һәр көн «Җырлы иртә» белән башлана. Биредә җырлар әниләр яки балалар укыган уяту шигырьләре һәм «Гаҗәпме? Гаҗәп» сәхифәсе белән чиратлаша.
  • «Хикәяле иртә»дә язучыларның балалар өчен язган кыска хикәяләре һәм «Белмәмеш» сәхифәсенең кызыклы табышмаклары яңгырый. Татар халык мәкальләрен дә ишетергә мөмкин.
  • «Шигырьле иртә»дә балалар яраткан шагыйрьләренең шигырьләрен укый, «Шигъри әкияткә – кунакка» бүлеге үз эченә кызыклы шигъри әкиятләрне ала.
  • «Радиотамаша»да эчтәлекле һәм кызыклы әкият-спектакльләр тәкъдим ителә.
  • «Шигырьле кич» сәхифәсендә һәр көнне 17.45 тә «Озын хикәя» сәгатендә танылган татар язучыларының хикәяләрен тыңларга мөмкин.
  • «Әкият төенчеге», нәниләрнең йокы сәгате якынлашкач, «Бәлли-бәү» сәхифәсе бара.

Радиода Татарстан китап нәшрияты яздырган әдәби әсәр язмалары кулланыла.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Айзирә Имамова. Яңа радио - "Саф радио". «Шәһри Чаллы», 16.06.2022
  2. Балалар өчен татар телендә «Саф» интернет-радиосы ачылды. «Көмеш кыңгырау», 16.06.2022
  3. Лилия Йосыпова. «“Саф” радиосын бөтен дөнья буйлап тыңлыйлар». «Ирек мәйданы», 11.08.2022, 12нче бит

Әдәбият үзгәртү

  • Лилия Йосыпова. «“Саф” радиосын бөтен дөнья буйлап тыңлыйлар». «Ирек мәйданы», 11.08.2022, 12нче бит.

Сылтамалар үзгәртү