Санкт-Петербург татарлары

Санкт-Петербург татарларыСанкт-Петербург шәһәрендә вакытлыча яки даими яшәүче татар милләтенең җыелма исеме. 2010 елда халык санын алу күрсәткечләре буенча шәһәр территориясендә 30857 татар яши, бу сан Петербург халкының 0,63 % ын тәшкил итә[3][4]. Формаль рәвештә, ул украиннар һәм беларуслардан соң өченче зур диаспора булып санала, ләкин чынлыкта ул Үзбәкстаннан һәм Таҗикстаннан легаль булмаган мигрантлар күп булу (алар саны миллион кешегә җитәргә мөмкин) сәбәпле чынлыкта 5—6 урында булырга мөмкин[5][6][7][8].

Санкт-Петербург татарлары
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Санкт-Петербург
Халык саны 30 857 (2010)[1][2]

Сан үзгәртү

Татар җәмәгатен, немец яки фин белән беррәттән, иске буларак санау кабул ителә, гәрчә патша Россиясе заманында ул чагыштырмача аз булса да, совет чорында шактый артса да, СССР таркалганнан соң әкренләп кими бара:

Ел Халык саны
1897 4942 [9]
1926 7321 [10]
1939 31 506 [11]
Ел Халык саны
1959 27 178 [12]
1970 32 851 [13]
1979 39 403 [14]
Ел Халык саны
1989 43 997 [15]
2002 35 553 [16]
2010 30 857 [1][2]

Тарих үзгәртү

Патша Россиясе үзгәртү

Татар җәмгыяте тарихы, асылда, шәһәр төзелеше белән бергә, булачак шәһәр урынына меңләгән эшчеләр, шул исәптән Петропавловск ныгытмасын төзүдә катнашан тататарлар да килгән вакытта башлана[17][18][19]. Озак вакыт дәвамында алар шактый кечкенә һәм ябык җәмәгатьне тәшкил иткән һәм шул рәвешле үз традицияләре белән ныклы элемтәне саклап кала торганнар. Татарларның күпләп яшәү урыны булып Петроград ягы булган. Христианлыкны кабул иткән татарлар карьера үсешенә һәм рус җәмгыятендә тормышка ирешү мөмкинленә ия булганнар; шуңа да карамастан мөселманнарга яки «магометян»нарга хөрмәт белән карау кабул ителгән була. Аерым алганда, армиядә татарларга дини йолаларны үтәргә һәм җомга көннәрендә ял итәргә рөхсәт ителә[20], шулай ук аларга тәре сурәтләре төшерелмәген башка махсус орденнар бирелгән[21].

 
Келәм сатучы татар, 1920 ел, Борис Кустодиев

Күп кенә татарлар тукыма товарлары, күн, келәмнәр һ.б. сәүдә белән шөгыльләнә, ә соңрак алар ипи, күн һәм тоз белән сәүдә итүне тулысынча контрольдә тоталар. Татар җәмәгатьчелеге вәкилләре шәһәрдә тимер юл рестораннары һәм буфетлар челтәрен үстерәләр. Күпчелек элита рестораннары татарларныкы булганлыктан, шәһәрдә татар официантларына мода керә; кайбер рестораннарда официантларның исемнәрен үзгәртеп, аларны татарлар итеп алдау очраклары да мөмкин булган[21] .

Гадәттә, татарлар староста җитәкчелек иткән 10—30 кешелек әртилләр белән яшәгәннәр. Татарларда Ислам кануннары буенча алкоголь куллануга катгый тыю гамәлдә була, әгәр кеше исерек булып әртилгә әйләнеп кайтса, кагыйдә буенча, башта ул сүзле кисәтү алган, икенче тапкыр аны бәйләләгәннәр һәм кыйнаганнар, ә өченче тапкыр әртилдән куып чыгарганнар[21]. Патша Россиясендәге татар образы, барыннан да элек, сәүдәгәр, эшмәкәр яки гади «йөри торган лавка» буларак ассоциацияләнгән, чөнки сәүдәгәр яки эшмәкәр һөнәре белән шөгыльләнмәгән барлык татарлар да диярлек иске әйберләрне сатып алу, бизәү һәм сату белән шөгыльләнгән.

Татар-христианнар шулай ук танылган дворян катламнарына (Ширинскийлар, Шехматовлар, Мещерскийлар, Аскаковлар, Йосыповлар, Тимиряевлар, Чаадаевлар һ.б.) кергән[17]. Шулай ук берничә мең татар Петербургтагы император гвардиясе частьләрендә һәм Кронштадттагы Балтыйк флоты корабларында даими хезмәт иткән.

1905 елдан революциягә кадәр татар дин белгече һәм җәмәгать эшлеклесе Гатаулла Баязитов инициативасы белән «Нур» татар газетасы чыга башлый, 1990 елдан чыгарылышын яңадан башлап җибәрә[17].

Революциягә кадәр татар җәмәгатьчелегенең кайбер вәкилләре Дәүләт думасына кергәннәр һәм хәтта «Сыратель Мөстәкыйм» сәяси партиясен дә төзи алганнар[22].

Совет чоры үзгәртү

Инкыйлаб татар җәмәгате тарафыннан төрлечә кабул ителә: берәүләр татарларга милли ышанычларын тәэмин итү өмете белән революционерларга ярдәм итә, икенчеләре исә эмиграцияләнә[23].

Татар җәмәгате НЭП чоры тәмамланганчы шәһәрдә актив сәүдә итүне дәвам итә һәм аның күп кенә әгъзаларының үз кибетләре булган, шул исәптән Невск проспектында да[23].

Совет чорында күп кенә татарлар йортлар җылытучы, җыештыручы һәм иҗади һөнәр ияләре: архитекторлар, язучылар, журналистлар, рәссамнар, скульптор һәм музыкантлар була[23]. Ленинград татарларының күбесе 40 нчы елларда Ленинград камалышы вакытында я ачлыктан, я фронтта һәлак булган[23].

Хәзерге вакыт үзгәртү

Бүген Санкт-Петербургта 3 татар җәмгыяте: «Татарстан», «Юлдаш» Гатча җәмгыяте һәм «Татар милли мәдәни автономиясе» төбәк оешмасы рәсми рәвештә теркәлгән[24]. Моннан тыш, шәһәрдә тагын берничә дистә рәсми булмаган оешма бар. Яшь буын үз туган телен начар яисә бөтенләй белми, бу татар җәмәгатендә җитди проблема дип танылган. Моның төп сәбәбе — ата-аналар баланың шәһәрдә ассимиляцияләнүе өчен аның белән рус телендә аралашуны өстенлек итә: татар гаиләләренең 23% ы гына өйдә татар телен төп тел буларак куллана. Дин белән дә шундый ук хәл күзәтелә: татарларның өлкән буыны гына барлык Ислам кануннарын үти, яшьләр исем кушу, сөннәт, никах һәм җирләү йолаларын үти, шулай ук Ураза һәм Корбан бәйрәмен бәйрәм итә ала.

Петербург татарларында моно-этник никахлар күзәтәлә; шул ук вакытта бу мәҗбүри түгел, ә телне, традицияләрне саклап калу теләге һәм татар булмаган партнёрның телне, дини һәм милли традицияләрне кабул итмәвеннән курку аркасында өстенлек итә[24].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Официальный сайт Всероссийской переписи населения 2010 года. Информационные материалы об окончательных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года
  2. 2,0 2,1 Всероссийская перепись населения 2010 года. Официальные итоги с расширенными перечнями по национальному составу населения и по регионам
  3. Официальный сайт Всероссийской переписи населения 2010 года. Информационные материалы об окончательных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года, archived from the original on 2016-06-05, retrieved 2021-02-27 
  4. Всероссийская перепись населения 2010 года. Официальные итоги с расширенными перечнями по национальному составу населения и по регионам. 2020 елның 14 апрель көнендә архивланган.: см. 2012 елның 18 октябрь көнендә архивланган.
  5. В Петербурге появилась газета для узбеков
  6. Питерская узбек-card
  7. Лига наций: Узбеки в Петербурге
  8. Судьба таджикского мигранта: Шурипоён-Петербург, archived from the original on 2014-12-09, retrieved 2021-02-27 
  9. Первая всеобщая перепись населения Российской Империи 1897 г. Распределение населения по родному языку и уездам 50 губерний Европейской России. Город Санкт-Петербург // Демоскоп WeeklyНИУ ВШЭ, ЮНФПА, Фонд Макартуров, Российский Гуманитарный Научный Фонд, ЮНЕСКО, Фонды «Открытое Общество», Джордж Сорос, 2001. — ISSN 1726-2891
  10. Всесоюзная перепись населения 1926 года. Национальный состав населения по регионам РСФСР // Демоскоп WeeklyНИУ ВШЭ, ЮНФПА, Фонд Макартуров, Российский Гуманитарный Научный Фонд, ЮНЕСКО, Фонды «Открытое Общество», Джордж Сорос, 2001. — ISSN 1726-2891
  11. Всесоюзная перепись населения 1939 года. Национальный состав населения по регионам РСФСР // Демоскоп WeeklyНИУ ВШЭ, ЮНФПА, Фонд Макартуров, Российский Гуманитарный Научный Фонд, ЮНЕСКО, Фонды «Открытое Общество», Джордж Сорос, 2001. — ISSN 1726-2891
  12. Всесоюзная перепись населения 1959 года. Национальный состав населения по регионам РСФСР // Демоскоп WeeklyНИУ ВШЭ, ЮНФПА, Фонд Макартуров, Российский Гуманитарный Научный Фонд, ЮНЕСКО, Фонды «Открытое Общество», Джордж Сорос, 2001. — ISSN 1726-2891
  13. Всесоюзная перепись населения 1970 года. Национальный состав населения по регионам РСФСР // Демоскоп WeeklyНИУ ВШЭ, ЮНФПА, Фонд Макартуров, Российский Гуманитарный Научный Фонд, ЮНЕСКО, Фонды «Открытое Общество», Джордж Сорос, 2001. — ISSN 1726-2891
  14. Всесоюзная перепись населения 1979 года. Национальный состав населения по регионам РСФСР // Демоскоп WeeklyНИУ ВШЭ, ЮНФПА, Фонд Макартуров, Российский Гуманитарный Научный Фонд, ЮНЕСКО, Фонды «Открытое Общество», Джордж Сорос, 2001. — ISSN 1726-2891
  15. Всесоюзная перепись населения 1989 года. Национальный состав населения по регионам РСФСР // Демоскоп WeeklyНИУ ВШЭ, ЮНФПА, Фонд Макартуров, Российский Гуманитарный Научный Фонд, ЮНЕСКО, Фонды «Открытое Общество», Джордж Сорос, 2001. — ISSN 1726-2891
  16. Всесоюзная перепись населения 2002 года. Национальный состав населения по регионам РСФСР // Демоскоп WeeklyНИУ ВШЭ, ЮНФПА, Фонд Макартуров, Российский Гуманитарный Научный Фонд, ЮНЕСКО, Фонды «Открытое Общество», Джордж Сорос, 2001. — ISSN 1726-2891
  17. 17,0 17,1 17,2 История татар в Санкт-Петербурге, archived from the original on 2014-10-06, retrieved 2021-02-27 
  18. Богданов А. И. Описание Санкт-Петербурга 1749—1751. СПб.: Северо-Западная Библейская Комиссия. 1997
  19. Михневич В. Петербург весь на ладони. СПб. 1874.
  20. Старовойтова Г. В. О формировании татарской этнодисперсной группы в населении Петербурга-Ленинграда. // Советская этнография. Ленинград. 1980.
  21. 21,0 21,1 21,2 Татары в Петербурге. История
  22. http://graninauki.ru/data/documents/Vol1-2_P28-32.pdf ТАТАРСКАЯ ОБЩИНА ГОРОДА САНКТ-ПЕТЕРБУРГ
  23. 23,0 23,1 23,2 23,3 Петербург: служилые татары, archived from the original on 2015-09-24, retrieved 2021-02-27 
  24. 24,0 24,1 ТАТАРСКАЯ ОБЩИНА ГОРОДА САНКТ-ПЕТЕРБУРГ