Сабирҗан Абдуллин

Абдуллин Сабирҗан Габдулла улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.

Балачагы һәм башлангыч хезмәт юлы үзгәртү

1924 елның 31 декабрендә Балтач авылында туган. 1938 елда Балтач урта мәктәбендә укып җиде сыйныф белем алып чыга.

1939 елда Казан шәһәрендәге ФЗӨ мәктәпләренең берсенә укырга керә. Аны тәмамлап Арча МТСында слесарь булып эшли башлый.

Бөек Ватан сугышында батырлыгы үзгәртү

1942 елда хәрәкәттәге армиягә алына, күп сугыш операцияләрендә катнаша. «Батырлык өчен», «Кенигсбергны алган өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә. Бөек җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан 1985 елда Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены тапшырылды.

Сугыштан соңгы елларда фидакарь хезмәте үзгәртү

С.Абдуллин армиядән 1947 елда демобилизацияләнә һәм туган ягына кайта. Районның Ленин исемендәге колхозында элеккеге һөнәре буенча слесарь булып эшли башлый. Һәм пенсиягә чыкканчы — 1984 елга кадәр шушы хезмәтне башкара.

Тыныч хезмәттә дәүләт бүләге үзгәртү

Авыл хуҗалыгы производствосын үстерүгә керткән шушы лаеклы хезмәте өчен 1977 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде. Сабирҗан абый әле дә «алтын куллы» кеше буларак хөрмәт ителә, райондашларына күп төрле игелекле хезмәт күрсәтә.

Чыганаклар: үзгәртү

Балтач энциклопедиясе, I том, 2006

Балтач энциклопедиясе, II том, 2010