Рөстәм Шәрипов (1976)

Шәрипов Рөстәм Фазылҗан улы (1 ноябрь 1976 ел  — 18 июнь 2013 ел) — курайчы.

Рөстәм Шәрипов
Туган 1 ноябрь 1976(1976-11-01) (47 яшь)
Зилаер районы, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Уфа дәүләт сәнгать институты
Һөнәре музыкачы

Биографиясе үзгәртү

Рөстәм Фазылҗан улы Шәрипов 1976 елның 1 ноябрендә Башкорт АССРның Зилаер районы Юлдыбай авылында туган.

Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясендә югары белем ала. Инструменталь башкару (курай) бүлегендә Ришат Рәхимов классында курайчы-солист һөнәрен үзләштерә.

Иҗат юлын 2001 елда студент чагында ук Башкорт дәүләт филармониясендә башлый. Аккомпаниатор-концертмейстер вазифасын башкара. 2003 елда укуын тәмамлап, Башкорт дәүләт филармониясендә эшләвен дәвам итә.

2003-2005 елларда Башкортстан Республикасы Халык инструментлары милли оркестры артисты була.

2005 елдан «Далан» эстрада төркемендә солист-инструменталист (курайчы) булып чыгыш ясый.

Рөстәмнең репертуары киң кырлы. Аның башкаруында халык, классик һәм эстрада жанрындагы җырлар, дөнья халыклары мелодияләре яңгырый.

Иҗади эшчәнлеге үзгәртү

Ул сәнгать осталары белән беррәттән Төркиядә үткән Башкортстан көннәрендә, Кубада, Эстониядә, Казакъстанда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Ырынбурда һәм башка шәһәрләр һәм илләрдә тамашачыларга башкорт моңын җиткерә.

Рөстәм Шәрипов республика конкурслары лауреаты исеменә дә күп тапкыр лаек була.

Репертуары үзгәртү

Аның репертуары бай эчтәлекле һәм киң кырлы.

  • Өйҙөрәк буйы 
  • Бейеш 
  • Буранбай 
  • Дәләү Ғәйшә 
  • Ҡара өйрәк 
  • Һандуғас 
  • Һыр 
  • Шырлы урман 
  • Ҡара өйрәк 
  • Ҡараһаҡал маршы
  • Ҡарт Байыҡ 
  • Кәтинкә 
  • Ҡыҙыл буйы бүҙәнә 
  • Ҡурайсы егеткә
  • Ҡыҙыл буйы бүҙәнә
  • Ләнке ташы 
  • Юшатыр буйы 
  • Йәнбикә 
  • Таштурә 

Казанышлары үзгәртү

  • Халыкара милли мәдәният фестивале чикләрендә Курай бәйрәмендә катнашып Гран-при яулый (Октябрьски каласы, 2004).

Хәтер үзгәртү

  • Рөстәм Шәрипов исемендәге Ачык республика конкурсы (Уфа, 2016, 2017);
  • Туган авылы Юлдыбай ул укыган мәктәптә Курайчылар берләшмәсе тарафыннан Рөстәм Шәрипов истәлегенә мемориаль такта куелган (14.06.2018)

Сылтамалар үзгәртү