Рәшид әд-Дин

(Рәшид әт-Дин битеннән юнәлтелде)

Рәшид Әд-Дин Фәзлүллаһ ибн Әбүл-Хәйр Али Һәмәдәни яки Рәшид Ат-Табиб (1247-1318) — фарсы дәүләт эшлеклесе, табиб, тарихчы, галим, Хулагу дәүләтенең министры (1298-1317).

Рәшид Әд-Дин
رشیدالدین
Туган телдә исем Рәшид Әд-Дин Фәзлүллаһ ибн Әбүл-Хәйр Али Һәмәдәни
Туган 1247(1247)
Һәмәдән шәһәре, Иран
Үлгән 18 июль 1318(1318-07-18)
Тәбриз
Ватандашлыгы Хулагу дәүләте
Һөнәре галим, дәүләт эшлеклесе, тарихчы, табиб һәм язучы

Рәшид Әд-Дин Газан хан әмере буенча Монгол империясе, шулай ук Алтын Урда хакында әһәмиятле мәгълүмат калдырган. Рәшид Әд-Дин җитәкчелегендә "Җами ат-таварих" (جامع‌التواریخ) ("Елъязмалар җыентыгы") дигән зур тарихи китап фарсы телендә язылган. Әлеге хезмәт Монгол империясе, Алтын Урда һәм Иран тарихы турында мөһим тарихи чыганак булып тора. Рәшид Әд-Динның хатлары шулай ук зур тарихи әһәмияткә ия.

Тормыш юлы үзгәртү

Рәшид Әд-Дин 1247 елда Иран шәһәре Һәмәдәндә туган. Кайбер чыганаклар буенча Рәшид Әд-Дин белемле яһүди гаиләдән чыккан. Ләкин Рәшид Әд-Диннең яһүди чыгышы аның дошманнары чыганакларыннан китерелә, шуңа күрә шик астына куела.

Абак хан идарә иткән чорда (1265-1282) Рәшид Әд-Дин дәүләт хезмәтенә керә.

Газан хан идарә иткән чорда (12951304) Рәшид Әд-Дин Хулагу дәүләтендә алдынгы рольгә күтәрелеп чыга, фактик рәвештә вәзир вазифасын башкара һәм бик мөһим икътисади реформаларны үткәрә.

Үлҗәйтү хан идарә иткән чорда (13041316) Рәшид Әд-Дин фактик рәвештә үзе бөтен дәүләт белән хакимлек итә.

Әбү Сәид хан идарә иткән чорда (13161335) сәяси дошманнары мәкерләре сәбәпле Рәшид Әд-Дин хакимиятне югалта, ә соңрак ялган гаепләү нәтиҗәсендә 1318 елда җәзалап үтерелә.

Рәшид Әд-Дин күп әдәби һәм тарихи хезмәтләр калдыра.

Сылтамалар үзгәртү

  • Фәхретдинов Р.Г. Татар халкы һәм Татарстан тарихы
  • Петрушевский И. П. Иран и Азербайджан под властью Хулагуидов (1256—1353 гг.) // Татаро-монголы в Азии и Европе : Сборник статей. — М., 1977. — С. 228—259.
  • Петрушевский И. П. Рашид ад-Дин и его исторический труд // Рашид ад-Дин Сборник летописей. — М., Л., 1952. — С. 5—38.
  • Фалина А. И. Рашид ад-Дин и его переписка // Рашид ад-Дин Переписка. — М., 1971. — С. 15—58.