Рәфикъ Юныс

татар язучысы, журналисты
(Рәфикъ Юнысов битеннән юнәлтелде)

Рәфикъ Юныс, Рәфикъ Юныс улы Юнысов (1943 елның 1 марты, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Кәче2021 елның 19 гыйнвары, РФ, ТР, Казан) — журналист, публицист, шагыйрь. 1986 елдан ССРБ (ТАССР) Язучылар берлеге әгъзасы. Гаяз Исхакый премиясе лауреаты (2004). Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Рәфикъ Юныс

Тугач бирелгән исеме: Рәфикъ Юныс улы Юнысов
Туу датасы: 1 март 1943(1943-03-01)
Туу урыны: ССРБ, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Кәче
Үлем датасы: 19 гыйнвар 2021(2021-01-19) (77 яшь)
Үлем урыны: РФ, ТР, Казан
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: журналист, публицист, шагыйрь
Иҗат итү еллары: 1970х. в.
Юнәлеш: публицистика, шигърият
Жанр: шигырь
Иҗат итү теле: татар
Дебют: «Вакыт чылбыры» (1982, ТКН)
Премияләр: Гаяз Исхакый премиясе
Бүләкләр: «Фидакарь хезмәт өчен» медале - 2008
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
Яшәү җире Хөсәен Ямашев проспекты[1]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1943 елның 1 мартында Татарстан АССР Арча районы Кәче авылында колхозчы гаиләсендә туган[2]. Кәчедә җидееллык, Арчада урта мәктәп тәмамлаган. Мәктәптән соң күмәк хуҗалыкта, Казанда төзелештә эшли. 1962—1965 елларда Совет Армиясендә стратегик ракета гаскәрләре составында хезмәт итә. Казан университетының журналистика факультетын тәмамлаган (1969).

Хезмәт юлы үзгәртү

«Үле телләр»

Үле телләр... Кем үтергән?
Нинди сугыш коралы?
Бәлки инде безнең тел дә
Төзәлмәслек яралы?!
Үлми телләр. Яши алар,
Сүзлекләргә сарылып.
Яши кабер ташларында,
Үткәннәрне сагынып.
Ярлар исән. Шаулап-гөрләп
Акмый бары су гына.
Сарай төзек. Беркем керми,
Беркем чыкмый. Шул гына!
Җилпенергә әзер килеш
Көтәләр сүз-канатлар.
Берәр галим, исе китеп,
Ул сүзләрне кабатлар...
Телләр үлми. Үлә бары
Телен җуйган халыклар[3].
Рәфикъ Юныс. 1982

1969—1985 елларда — «Татарстан яшьләре» газетасында эшли. Шул вакытта Идел елгасының чыганагыннан башлап җәяүләп үтә, юлъязмалар циклы булдыра.

1985—1991 елларда — Татарстан китап нәшриятында редактор, редакция мөдире, баш мөхәррир урынбасары.

1992—2004 елларда — «Идел» журналының баш мөхәррир урынбасары.

2005 елдан — «Казан утлары» журналында публицистика бүлеге мөдире, баш мөхәррир урынбасары.

Иҗаты үзгәртү

«Сау бул, Россия (өзек)»

Сау бул, Россия. Аерылабыз.
Аерылабыз – рәнҗемә...
Каян килгән миңа бу көч?
Аптырыйм үз-үземә.
Азу түгел карт көнемдә –
Әйтмәсеннәр нахак сүз.
Бирнәм сиңа түгел иде.
Алдың мине никахсыз.
Чәчем белән җир себердем,
Учым белән җир сөрдем.
Үзеңнән дә урысрак.
Күпме малай үстердем –
Мантымадың! Гел хәерче!
Гел җитмәде юрганың.
Ә аякны һаман суздың.
Юл бастың, я урладың.
Сатып эчтең булганын.
Яратам дип бикләп тоттың,
Шикләндең гел, иснәндең.
Фарсыдан да, төректән дә,
Гарәптән дә көнләдең [4]
Рәфикъ Юныс

Студент елларында Казан дәүләт университетындагы «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсенә һәм «Татарстан яшьләре» газетасы каршындагы әдәби түгәрәккә йөри. Әдәби иҗат эше белән утыз яше тулганнан соң гына җитди шөгыльләнә башлый. Беренче шигъри җыентыгы («Вакыт чылбыры») 1982 елда басылып чыга.

Биш шигырь җыентыгы авторы. 1997 елда «Идел» журналында «Татарстан референдумы» исемле тарихи-документаль әсәре дөнья күрә (2000 елда ТКНда аерым китап булып чыга)[5].


  «Татарстан референдумы»ның авторы Рәфикъ Юныс елъязмачы Пимен кебек эш иткән. Һәр вакыйганы, уңыш-югалтуларны, алга китү-чигенүләрне, җитәкчеләр һәм иң түбән катлам вәкилләренең милли хәрәкәткә керткән өлешләрен, мөстәкыйльлеккә каршы ыргытылган ташлар күләмен — барысын да үзенә хас тыйнаклык һәм төгәллек белән теркәп барган. Бу китап иң беренче чиратта, хәтта чиратсыз чит телләргә тәрҗемә ителергә тиеш.
 
  Аның шигырьләре шуның белән игътибарны үзенә җәлеп итә: беренчедән, ул бик җитди шагыйрь. Икенчедән, ул башка күп кенә шагыйрьләребез кебек күп сүзле дә, буш сүзле дә түгел. Аның укучыга әйтер сүзе бар. Төрле якка түгелми-чәчелми, җыйнак.
 

Популяр җырлар авторы. Композиторлар Сара Садыйкова «Туй җыры» шигыренә, Азат Хөсәенов «Хәтфә» шигыренә көй язган [6].

Китаплары үзгәртү

  • Вакыт чылбыры (шигырьләр). – К.: ТКН, 1982.
  • Җирдә яшим (шигырьләр). – К.: ТКН, 1986.
  • Учтагы песнәк (шигырьләр, поэма). – К.: ТКН, 1989.
  • Сүнгән яшен (шигырьләр, шигъри хикәя). – К.: ТКН, 1991.
  • Син һәм мин (шигырьләр). – К.: ТКН, 1993.
  • Татарстан референдумы (тарихи хроника). – К.: ТКН, 2000.
  • Татар гаме (танылган татарлар белән әңгәмәләр)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Вафаты үзгәртү

2021 елның 19 гыйнварында 78 нче яшендә Казанда вафат[8]. Туган ягында – Арча районы Кәче авылында җирләнә[9].

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Дания. Кызы Ләйсән, журналист, мөхәррир.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда. Төзүчеләре Р. Н. Даутов һәм Р. Ф. Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.
  2. «Мәйдан» журналының Рәфикъ Юныска багышланган махсус саны: 2013 ел, февраль.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү