Рәмилә Сәлимгәрәева

Сәлимгәрәева Рәмилә Миңлегали кызы (5 июнь 1950 ел) — башкорт театр актёры, 1977 елдан СССР Театр эшлеклеләре берлеге агъзасы. Башкорт АССРның халык артисты (1986).

Рәмилә Сәлимгәрәева
Туган телдә исем Сәлимгәрәева Рәмилә Миңлегали кызы
Туган 5 июнь 1950(1950-06-05) (73 яшь)
Башкорт АССРның Дәүләкән районы Иске Хөсәен (хәзерге Башкортстан Республикасының Дәүләкән районы Хөсәен авылы
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре актёр
Бүләк һәм премияләре Башкортстан Республикасының атказанган артисты (2001), Башкортстан Республикасының халык артисты (2009), Б.Йосыпова исемендәге премия (1995)

Биографиясе үзгәртү

Рәмилә Миңлегали кызы Сәлимгәрәева 1950 елдың 5 июнендә Башкорт АССРның Дәүләкән районы Иске Хөсәен (хәзерге Башкортстан Республикасының Дәүләкән районы Хөсәен) авылында туган.

1972 елда Уфа сәнгать училищесын тамамлагач, Сибай драма театрында (1991 елдан — Арыслан Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт дәүләт драма театры) эшли, 1998 елдан Башкортстан Республикасы Мостай Кәрим исемендәге яшьләр театрында актёр булып хезмәт итә.

Комедия жанры артисты.

Милли яшьләр театрында Рәмилә Миңлегали кызы Сәлимгәрәева иҗат иткән  пьеса буенча "Гомерләрем — калкып килгән кояш" (2008) спектакле куела.

Ижаты үзгәртү

Сибай драма театрындагы рольләре:

  • Вәлимә («Су юлы» — Н. Асанбаев; дебют, 1972)
  • Луиза («Мәкер һәм мөхәббәт» — Ф.Шиллер)
  • Газизә («Газизәкәй балдыз» — Р. Сафин),
  • Шәмсия («Кодача» — Б.Бикбай һәм З. Исмәгыйлев), Диләфрүз («Диләфрүзгә дүрт кияү» — Т. Миңнуллин);

Милли яшьләр театрындагы рольләре үзгәртү

  • Мәстүрә («Авылга кызлар килде» — Н. Гаетбай)
  • Уңганбикә («Кыз урлау» — М. Кәрим)
  • Ана («Дала кыйссасы» — Ф. Бүләков)
  • Әбекәй («Безнең өйнең яме» — М.Кәрим әсәре буенча).
  • 1995 елда «Театр язы» республика фестивалендә «Кодача» музыкаль комедиясендәге Шәмсия роле өчен «Мизгелнең иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә Башкортстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлегенең Б. Йосыпова исемендәге премиягә лаек була.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Б.Йосыпова исемендәге премия (1995)

Әдәбият үзгәртү

  • Сибай: энциклопедия. — Уфа: Башкирская энциклопедия, 2015. — ISBN 978-5-88185-246-7.