Рәйсә Дәүләтбаева

Дәүләтбаева Рәйсә Гобәйдулла кызы (22 ноябрь 1939 ел) — филолог, галим, университет укытучысы. Педагогия фәннәре докторы (2011). РСФСРның халык мәгарифе отличнигы (1984).

Рәйсә Дәүләтбаева
Туган 22 ноябрь 1939(1939-11-22) (84 яшь)
Якшымбәт, Куергазы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре галим, телбелгеч

Биографиясе үзгәртү

Рәйсә Гобәйдулла кызы Дәүләтбаева 1939 елның 22 ноябрендә Башкорт АССРның Куергазы районы Якшымбәт авылында туган.

1965нче елдан алып Күмертау каласындагы 10нчы урта мәктәптә, 1965 елдан Баймак районындагы мәктәпләрдә һәм Сибай шәһәренең 9 нчы урта мәктәбендә укытучы булып эшли. 1975 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый. 1992 елдан башлап Башкортстан мәгарифне үстерү институтының Сибай каласындагы укыту-консультация үзәгенең мөдире була. 2000 елдан Башкорт дәүләт университетының Сибай каласындагы институтында укытучы, 2002 елдан бирле, шушы ук уку йортында башлангыч белем бирү педагогикасы кафедрасы мөдире вазифасын башкара. 2005 елдан алып Уфа каласына күчә, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының Башкортстан Республикасы дәүләт телләрен өйрәнү буенча лингвометодик үзәк директоры була. Бер үк вакытта 2010-2012 елларда башкорт теле һәм аны укыту методикасы кафедрасы мөдире вазифасын да башкара.

Гыйльми эшчәнлеге үзгәртү

Фәнни тикшеренүләре башкорт мәктәбендә рус телен укыту методикасы мәсьәләләренә багышланган. 80 нән артык фәнни хезмәт, шул исәптән башлангыч класслар өчен рус теле буенча дәреслекләр, укытучылар өчен уку әсбаплары авторы.

Мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Педагогия фәннәре докторы (2011).
  • РСФСРның халык мәгарифе отличнигы (1984).

Хезмәтләре үзгәртү

  • Психолого-педагогические и лингвистические основы обучения русской грамоте учащихся начальных классов башкирской школы. Сибай, 2001;
  • Формирование современной билингвальной языковой личности в процессе обучения русскому языку в башкирских дошкольных и школьных учреждениях. Уфа, 2008

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Дәүләтбаева Рәйсә Гобәйдулла кызы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.