Гайсина Рәйдә Миргали кызы (2 март 1938) — галим-рус теле белгече, югары мәктәп укытучысы, җәмәгатьче. Филология фәннәре докторы (1984), профессор (1984)[1].

Рәйдә Гайсина
Туган 2 март 1938(1938-03-02) (86 яшь)
Чишмә эшчеләр бистәсе, БАССР, РСФСР, СССР
Һөнәре филолог

Биографиясе үзгәртү

Рәйдә Миргали кызы Гайсина 1938 елның 2 мартында БАССРның Чишмә районы Чишмә эшчеләр бистәсендә туган. 19962011 елларда Башкорт дәүләт университетының хәзерге рус тел гыйлеме кафедрасы мөдире. 19871996 елларда Башкортстанның Хатын-кыз берлеге җитәкчесе. Россия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре (2010), Башкорт АССР-ының атказанган фән эшлеклесе (1987), Россиянең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2001).

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Телдә лингвистик — фәлсәфи мөнәсәбәт категориясен һәм релятивлык семантик категориясен, сөйләм контакты төшенчәсен һәм аны белдерү системасы чараларын өйрәнүгә, когнитив лингвистикага, чагыштырма семантика (рус теле, башкорт теле һәм татар теле материалында) проблемаларына; вузда лингвистика дисциплиналарны укытуның методологик һәм методик мәсьәләләрен эшләүгә багышланган 350-гә якын фәнни һәм фәнни-методик хезмәте бар, вуз дәреслекләре авторы.

Хезмәтләре үзгәртү

  • Межкатегориальный переход понятий и обогащение лексики. Уфа, 1985
  • Язык: философия, семантика, синтаксис: сб. избранных трудов. Уфа, 2008
  • Синтаксис простого предложения в современном русском языке. Теория, схемы и образцы анализа. М., 2010.
  • Современные проблемы общего языкознания и русистики, 2011, Белгород, НИУ «БелГУ»;
  • Курс «Русский язык» в рамках обучающего семинара для экспертов ЕГЭ, 2012, Уфа;
  • Дистанционные образовательные технологии: теория и практика, 2013, Уфа, БашГУ.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Башкорт энциклопедиясе., archived from the original on 2016-04-21, retrieved 2021-08-11