Рәис Заһидуллин (1932)

Рәис Заһидуллин (Рәис Газиз улы Заһидуллин, 30 март 1932(1932-03-30), Олы Кайбыч,Olı Qaybıç, Кайбыч районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР — 1998, Татарстан, Россия) — Социалистик хезмәт каһарманы (1966), Казан йөк автомобил транспорты җитштерү берләшмәсенең «Гидроспецстрой» идарәсендә авыр йөк машиналары йөртүчесе. 1975-1980 елларда ТАССР Югары Шурасы депутаты.

Рәис Заһидуллин
Туган 30 март 1932(1932-03-30)
Олы Кайбыч,Olı Qaybıç, Кайбыч районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 1998
Татарстан, Россия
Яшәгән урын Кара диңгез урамы[d], Казан[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия

Биографиясе үзгәртү

1932 елда Татарстан АССРның Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында туган. 1936 елда гаилә Казанга күчеп килә.

Унике яшендә эшли башлаган, чөнки Бөек Ватан сугышы урта белем алырга комачаулаган. «Спартак» Аяк киеме комбинаты каршындагы ФЗО мәктәбен тәмамлап, Рәис токарь була һәм армиягә чакырылганчы шушы белгечлек буенча эшли. Совет Армиясендә хезмәт итеп кайткач, 1954 елда Казанга кайта, анда шоферлар курсын тәмамлый һәм «Гидроспецстрой» трестында елга ярлары буенча саклагыч дамбалар төзүдә эшли башлый.

Рәис Заһидуллин йөк ташуның бригада формасын кертә, автопоездлар булдыру инициаторы була, шуның аркасында хезмәт җитештерүчәнлеге кискен арта. Аннары аның инициативасы буенча комплекслы бригадалар төзелә башлый, аларга шоферлар белән бергә экскаватор машинистлары да керә, бу да хезмәт җитештерүчәнлеген арттыра. Җиде еллык планын (1959-1965) үтәгән өчен, аңа Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

Шуннан соң Р. Г. Заһидуллин производстводан аерылмыйча Васильево автотранспорт техникумын тәмамлаган һәм беренче «КАМАЗ»ларны җыю һәм сынауда катнашу өчен Яр Чаллыга килгән, җитештерү эшчәнлегеннән тыш, җәмәгать эше белән дә шөгыльләнә — автомобиль транспорты һәм шоссе юллары эшчеләре һөнәр берлегенең XI һәм XII съездлары делегаты була һәм ике тапкыр әлеге һөнәр берлегенең ҮК әгъзасы итеп сайлана.

Шулай ук, 1975-1980 елларда район Советы һәм ТАССР Югары Советы депутаты, республика Югары Советы Президиумы әгъзасы була.

1998 елда вафат була.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Загидуллин Раис Газизович, 20 лет за рулем автомобиля; [Лит. запись Н. В. Кадыкова] — Москва : Транспорт, 1975.[3]