Рушан Шәмсетдинов

рәссам-график

Рушан Шәмсетдинов, Рушан Галәф (Галәветдин) улы Шәмсетдинов (1946 елның 25 ноябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — китап бизәүче рәссам, график, каллиграф, дизайнер, фотограф, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1997), Татарстанның халык рәссамы. Россия (2001 елдан) һәм Татарстанның (1994 елдан) Рәссамнар берлеге әгъзасы.

Рушан Шәмсетдинов
Туган телдә исем Рушан Галәветдин улы Шәмсетдинов
Туган 25 ноябрь 1946(1946-11-25) (77 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре рәссам, педагог
Бүләк һәм премияләре
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
ТР атказанган сәнгать эшлеклесе ТР халык рәссамы
Сайт Рушан Шамсутдинов
Тышкы рәсемнәр
Картиналары.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1946 елның 25 ноябрендә Казанның Яңа бистәсендә туган. «Рәссам-педагог» белгечлеге буенча Казан сәнгать укуханәсен тәмамлаган (1966, укытучылары Л. Кальюранд, Т. Зуева, Л. Потягунин, Р. Төхфәтуллин). Студент вакытта ук иҗат эшләре белән төрле күргәзмәләрдә катнаша. Диплом эше итеп «Сөембикәнең ире Сафагәрәй белән хушлашуы» дигән картина әзерләргә тели, әмма рәсми идеология яшь рәссамга рөхсәт бирми. Нәтиҗәдә, җитәкчесе «Җәлилчеләр» картинасын язарга тәкъдим итә.

Уку йортын тәмамлагач, мәктәптә укыта, төрле газета-журналларда бизәүче-мөхәррир вазифасын башкара, Казан сувенирлар фабрикасында эшли.

Остазы нәкышче һәм график Р. Г. Төхфәтуллин (1927—?) киңәше белән Мәскәүгә китеп, «рәссам-график» белгечлеге буенча Мәскәү полиграфия институтын(рус.) (Матбугат академиясе) тәмамлый (1981, остазлары А. Васнецов, Д. Бисти, А. Гончаров, Д. Жилинский, А. Лепятский).

1969—1978 елларда — ТАССР җирле сәнәгать министрлыгы рәссамы.

1968 елдан — Татарстан китап нәшриятында рәссам-бизәүче, 1993 елдан баш рәссам булып эшли. 1991 елдан яңа ачылган «Мирас» журналын бизи.

 
«Мирас» журналының 1998 елгы 12 нче саны

Иҗаты үзгәртү

 
Р. Шәмсетдинов. «Сафа-Гәрәй»

Аның картиналарында тарих үзе. Рушан Шәмсетдинов тарафыннан бизәлеп, 500 дән артык китап (Акмулла, Нәкый Исәнбәт, Сибгат Хәким, Аяз Гыйләҗев, Разил Вәлиев томлыклары, татар пьесалары антологиясе, «Идегәй» китабы, «Кыйссаи Йосыф» китабы, «X гасырда Ибн Фадланның Идел буе Болгарына сәяхәте», «Дөнья халыклары әкиятләре» һ. б.) дөнья күргән. Темпера, акварель кулланып китапларга иллюстрацияләр, шәмаилләр ясый. 2009 елда Гарәп каллиграфиясе буенча Бөтенроссия конкурсында җиңеп чыга.

Шәхси күргәзмәләре даими оештырыла (2012[1], 2016[2] һ. б.)

Иҗат җимешләре республика, чит өлкә һәм чит илләр музейларында саклана. Иҗатында станок графикасы кулланып ясалган «Болгар ханнары», «Алтын Урда ханнары», «Казан ханнары» портретлар җыелмасы, «Татар халкының батыр бабалары» хезмәте, күренекле шәхесләрнең портретлары, «Дини бәйрәмнәр» сериясе, «Иске Казан күренешләре» һ. б. зур урын алып тора.


  Рушан Шәмсетдиновның иҗаты Ватан мәдәниятендә якты күренеш... Рәссам буларак, аны татар халкының гына түгел, ә «Төрки дөнья» төшенчәсенә кергән барлык халыкларның мәдәни-тарихи эволюциясе проблемалары кызыксындыра[3]
Харис Якупов, ССРБ халык рәссамы
 

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998, с. 660. ISBN 0-9530650-3-0
  • Гөлзадә Бәйрәмова. Чын безнеңчә – милли. Рушан Шәмсетдиновка 70 яшь. «Казан утлары», 2016 ел, декабрь, 120нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү