Россия медицина фәннәре академиясе

Россия медицина фәннәре академиясе (РМФА) — югары фәнни-медицина учреждениесе.

Россия медицина фәннәре академиясе
Кыскача исем РАМН
Дәүләт  Россия[1]
Әүвәлгесе Академия медицинских наук СССР[d]
Алмаштырылган Рәсәй фәннәр әкәдимиясе
Кулланылган тел рус теле
Башлану вакыты 1992
Тәмамла(н)у вакыты 2013
Гамәлдән чыгу датасы 2013
Әгъзалары төркеме [d]

1944 елда Мәскәүдә нигезләнә. РМФАның төп бурычы — сәламәтлекне саклау ихтыяҗлары нигезендә, медицина фәненең тагын да үсүенә булышлык итү өчен, медицина теориясе һәм практикасының төп проблемаларын хәл итү. РМФА составына өч бүлек керә: Медикобиология, Гигиена, микробиология һәм эпидемиология, Клиник медицина. Һәр бүлекнең фәнни-тикшеренү институты бар. Алар медицина фәненең аерым проблемаларын өйрәнәләр. РМФАның югары җитәкче органы — академиянең гамәли һәм шәрәфле әгъзаларының гомуми җыелышы, ул елга кимендә бер мәртәбә чакырыла. Гомуми җыелыш сессияләре арасында академия эше белән 3 елга сайлана торган РМФА Президиумы җитәкчелек итә. РМФА президентлары: 1944—1946 елларда — Н.Н. Бурденко, 1946—1953 еллар — Н.Н.Аничков, 1953елдан — А.Н.Бакулев, 1960елдан — Н.Н.Блохин һ.б. Академия үз журналларын чыгара. Анда медицина өлкәсендәге иң яхшы эшләр өчен премияләр: хирургия буенча — академик Н. Н. Бурденко, офтальмология буенча— академик М.О. Авербах, микробиология, эпидемиология һәм иммунология буенча—шәрәфле академик Н.Ф.Гамалея, вирусология буенча Д.И.Ивановский һ.б. исемендәге һ.б. премияләр тапшыру хокукы каралган.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Ветеринарная медицина:Русско-татарский энциклопедический словарь / Авт.-сост.: В39 Ф.Набиев, Ф.Кабиров, Г.3.Идрисов, М.X.Харисов; Под общ. ред. Ф.Г.Набиева.— Казань: Магариф, 2010.— 495 с.