Россия Федерациясенең дәүләт гербы

(Русия гербы битеннән юнәлтелде)

Россия Федерациясенең дәүләт гербыРоссия Федерациясенең рәсми дәүләт символы, Россия Федерациясенең дәүләт байрагы һәм Россия Федерациясенең Дәүләт гимны белән бергә Россиянең төп дәүләт символы булып тора.

Россия Федерациясенең гербы

1993 елның 30 ноябрендә Россия президенты әмере белән расланган.

Тасвир үзгәртү

Россия илтамгасында кызыл геральдик калканда канатлырын күтәргән ике башлы алтын бөркет сурәтләнгән. Бөркетнең ике башында ике кечкенә таҗ киенгән, алар өстеннән зур таҗ урнашкан. Бөркетнең уң аягында — скипетр, сул аягында — держава, күкрәгендә кызыл калканда кара аждаһаны сөңге белән кадап тишүче җайдак сурәтләнгән.

Россия тарихында беренче тапкыр ике башлы бөркет Алтын Урдада килеп чыккан, ә аждаһаны сөңге белән кадап үтерүче җайдак Мәскәү кенәзлегендә барлыкка килгән. Шулай итеп, бүгенге Россия гербы Алтын Урда һәм Мәскәү кенәзлеге символларының тезмәсе булып тора.

1667 елгы тасвирлама буенча өч таҗ — Казан ханлыгы, Әстерхан ханлыгы һәм Себер ханлыгы таҗлары Россия гербында сурәтләнгән:

 

«Орёл двоеглавый есть герб державный Великого Государя, Царя и Великого Князя <…> всея Великая и Малая и Белыя России самодержавца, Его Царского Величества Российского царствования, на котором три короны изображены, знаменующие три великие Казанское, Астраханское, Сибирское славные царства, <…> на персях изображение наследника; в пазноктях скипетр и яблоко, и являет милостивейшего Государя, Его Царского Величества Самодержавца и Обладателя»

 

[1].

Тарих үзгәртү

Алтын Урда үзгәртү

 
Алтын Урдада табылган бәкләрибәк Нугай (1235-1300) тамгасы, XIII гасыр

Алтын Урда ике башлы бөркет беренче тапкыр XIII гасыр азагында бәкләрибәк Нугай тамгасында очрый. Шулай ук Сакчы дигән акча сугу йортында ясалган татар тәңкәләрендә ике башлы кош сурәтләнә.

 
Кырымда табылган Туктамыш хан суккан ике башлы бөркетле тәңкәләр

Соңрак ике башлы бөркет Алтын Урда ханнары Туктай, Үзбәк, Туктамыш тәңкәләрендә сугылган, аеруча күп ике башлы бөркетле тәңкәләре Кырымда табылган.

 
Татар-монгол Юань династиясе (1271-1368) идарә иткән чорындагы сул яктагы свастикалы ике башлы кош белән тамга Кытайда табылган

Татарларның ике башлы бөркете кайдан килгәне турында берничә фаразлар бар:

  • 1) татар ханнары Византия белән мөнәсәбәтләре сәбәпле (румын нумизматы Ernest Oherlănder-Târnoveanu карашы),
  • 2) иң ышанычлы караш (галимнәр Р. Фасмер, Б.Кене, А. Орешников) буенча ике башлы бөркет Көнчыгыштан килгән, күп кенә мөселман илләрендә XII гасырдан охшаш тәңкәләр сугыла, XI гасырда төрекләр-сәлҗүкләр Бөек Сәлҗүк Дәүләтендә ике башлы бөркет — рәсми илтамгасы булган, татарлар кардәш төрки халыклар белән мөнәсәбәтләр аркасында бу символ килгән[2][3].
  • 3) татар галиме Исхаков Д. М карашы буенча "Дәфтәр-и Чыңгыз намә" борынгы татар кулъязмасында "ике башлы кара кош" нәсел билгесе буларак телгә алына. Шулай ук Кытай территориясендә татар-монгол Юань династиясе (1271-1368) идарә иткән чорындагы свастикалы ике башлы кош табылган[4]. Свастика борынгы ариләр дәүләтендә һәм соңрак фарсы, һинд илләрендә таралган булган. Табылган тәңкә сул яктагы свастика белән.

Россия үзгәртү

 
1497 елга кадәр Мәскәү кенәзлегендә кулланыла торган тәңкә
 
Киев Русендә кулланыла торган тәңкә

Беренче тапкыр ике башлы бөркетне рус кенәзе Иван III тик 1497 елда куллана (татарларның символны кулланышыннан 200 елдан соң). Моңарчы рус тәңкәләрендә җайдак кылыч белән сурәтләнә, Киев Русе тәңкәләрендә Өч япьле (Трезуб) сугыла.

Россия үзгәртү

Россиядән аермалы буларак күпмилләтле Россия дәүләтендә Алтын Урда рәсми символы — ике башлы бөркет илтамгада кулланыла.

XV гасырдан ике башлы бөркет Тверь һәм Мәскәү кенәзлекләрендә кулланыла башлый, соңрак Россия дәүләте гербына әверелә.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. О титуле Царском и о Государственной печати // Полное собрание законов Российской Империи. Собрание Первое / Под редакцией М. М. Сперанского. — СПб., 1830. — Т. I. 1649 — 1675 гг. — С. 737—738. — 1072 с.
  2. http://skifos.livejournal.com/55551.html
  3. http://skifos.livejournal.com/55052.html
  4. архив күчермәсе, archived from the original on 2015-10-09, retrieved 2015-08-07