Добруҗа татар теле
Дунай татарларының теле
(Румыния татар теле битеннән юнәлтелде)
Добруҗа татар теле яки Румыния татар теле (үзисем tatarșa, tatar tĭlĭ: рум. Limba tătară română, Limba tătară) — кырым татар теленең Румыния татарлары арасында таралган варианты.[1][2][3]
Румыния татар теле | |
Үзисем: |
tatarşa |
---|---|
Илләр: | |
Сөйләшүчеләр саны: |
70 000 кеше кеше |
Классификация | |
Төркем: | |
Язу: |
Кыпчак һәм кыпчак-нугай төркемчәсендәге төрки тел. Нугай теле йогынтысын кичергән. Тел шулай ук румын теленнән күп сүзләр үзләштергән. Бу телдә беренче чиратта Румыниянең Добруджа өлкәсендә сөйләшәләр, шулай ук Болгария белән Төркиядә дә сөйләшүчеләр бар.
Сөйләшләре
үзгәртү3 төп вариант бар[4] :
- Добруджа нугай телендә Тулче, төньяк Констанца җирлегендә сөйләшәләр, һәм анда кыпчак теле элементлары сакланып калган.
- Добруджа татар телендә гадәттә Көньяк һәм үзәк Констанцада сөйләшәләр, һәм аңа угыз теле нык тәэсир иткән.
- Добруджа тат телендә Хаҗиоглу, Пазарҗик шәһәрләре тирәсендә сөйләшәләр, һәм ул угыз теленә иң якын.
Алфавит
үзгәртүДобруҗа татар теленең алфавите таблицада көрсәтелә, әмма Танэр Мурат Á, Ç, Ğ, Ñ, Î, Í, Ó, Ş, Ú хәрефләре белән латин әлифбасын, Ә, Җ, І, Ң, Ө, Ү, Ў хәрефләре белән кирилл әлифбасын, иске төрки һәм гарәп-фарсы язуын (ڭ хәрефе белән) кулланган[5].
A a | B b | C c | Ç ç | D d | E e | F f | ||
G g | Ğ ğ | H h | I ı | İ i | Ĭ ĭ | J j | K k | L l |
M m | N n | Ñ ñ | O o | Ö ö | P p | Q q | R r | |
S s | Ş ş | T t | U u | Ü ü | V v | W w | Y y | Z z |
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ As an Extra Small Language Romanian Tatar Turkish
- ↑ Romanian Tatar language communication in the multicultural space, archived from the original on 2020-02-01, retrieved 2023-04-13
- ↑ THE TURKISH LANGUAGE SPOKEN BY THE TURK-TATAR COMMUNITY LIVING IN ROMANIA, archived from the original on 2023-04-15, retrieved 2023-04-13
- ↑ Eker, Süer (2006). Ekstra küçük bir dil olarak Romanya "Tatar Türkçesi" 2012 елның 17 апрель көнендә архивланган.
- ↑ Vebuka.com – Luceafarul – Sholpan by Mihai Eminescu. әлеге чыганактан 2023-05-21 архивланды. 2023-06-18 тикшерелгән.