Күз розацеасы — еш битнең башка өлкәләрен мөһим җәлеп итмичә, кабаклар кырыеның телеангиоэктазиясе булганда күз ягыннан үзгәрешләрнең тулы  колачын билгеләү өчен кулланыштагы атама.

Розацеа кератит

Акне розацеа — битнең ачык өлешләрен һәм муенның өске өлешен җәлеп итүче таралган идиопатик хроник дерматоз. Акне розацеа белән якынча 6-18% пациентларда офтальмологик өзлегүләр үсеш ала.

Диагностика үзгәртү

1.             Үзенчәлекле булмаган билгеләр белән билгеләнә: күзләр ярсыту, кыздыру һәм яшь түгелү.

2.             Кабаклар ягыннан билгеләргә  кабак кырые телеангиэктазияләре һәм еш мейбомий бизләренең рецидивлы кисталары белән бәйле каты хроник арткы блефарит керә.

3.             Конъюнктива. Конъюнктива кызаруы, ешрак аның алма өлешенең. Сирәк күренешләргә җөйләүче конъюнктивит, гранулемалар һәм фликтеналар ясалу керә.

4.             Мөгезкатлау

•               Аскы бүлекләрдә нокталы эрозия.

•               Периферик тамырлану (рәс. 9.25а).

•               Мөгезкатлауның аскы борын һәм аскы чигә өлешләрен башлыча җәлеп итүче кырый кератиты (рәс. 9.25б).

•               Барышның әйләнмә таралышы (рәс. 9.25в).

•               Авыр барышта мөгезкатлау юкара ала (рәс. 9.25г).

•               Чагылган периферик (рәс. 9.25д) яки үзәктәге таркалу нәтиҗәсе өчен тишелү, ул икенчел бактериаль инфекция белән кискенләшә.

•               Мөгезкатлау җөйләнү һәм тамырлану (рәс. 9.25е).

Дәвалау үзгәртү

1.             Урынлы

•               Арткы блефаритта кайнар компресс һәм кабаклар гигиенасы.

•               Фузидий кислотасы белән май 2 тапкыр көнгә 4 атна дәвамында.

•               Флуорометолон 0.1% — кыска вакытлы чара.

2.             Системалы

•               Окситетрациклин 500 мг 2 тапкыр көнгә басып кына тота, әмма савыктырмый. халәт гадәттә 6 айдан соң дәвалау тәмамлангач яхшыра. Тетрациклинның терапия нәтиҗәсе антибактериаль йогынтысы белән бәйле түгел.

•               Тетрациклинга альтернатива буларак доксициклин 100 мг 1 тапкыр көнгә кулланалар.

• Мөгезкатлауның таркалып йомшаруы белән авыр барышта иммуносупрессия (азатиоприн) кирәк.

NB 12 яшьтән кечерәкләргә, йөклеләргә һәм имезүче хатыннарга системалы тетрациклин күрсәтелми, чөнки антибиотик теш тукымасында туплана (кальций белән бәйләнә) һәм тешләрнең гипоплазиясенә һәм аларның төсләре үзгәрүенә китерә ала. Балаларда эритромицин кулланырга мөмкин.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански - "Клиник офтальмология: системалаштырылган караш", 2009 ел