Казарян Регина Татевосян (17 апрель 1915 ел6 ноябрь 1999 ел) — әрмән рәссамы, 1937 елда репрессияләнгән әрмән шагыйре Егише Чаренцның кулъязмаларын саклап алып калучы[1].

Регина Казарян
Туган 17 апрель 1915(1915-04-17)
Ереван, Кавказ наместниклыгы[d], Россия империясе
Үлгән 6 ноябрь 1999(1999-11-06) (84 яшь)
Ереван, Әрмәнстан
Ватандашлыгы  СССР
 Әрмәнстан
Һөнәре рәссам
Ереванда Регина Казарян хөрмәтенә истәлек тактаташы

Биографиясе үзгәртү

Регина Татевосовна Казарян 1915 елның 17 апрелендә Ереван шәһәрендә туган.

Чаренц Казарян белән 1930 елда танышып, дуслаша. Чаренц кулга алынганнан соң яшь рәссам үзенең йорты каршында шагыйрьнең соңгы елларда язган бик күп әсәрләрен («Коматаска реквием», «Исемсез», «Көзге җыр» һ. б.) күмә. «Яшь чагында Регина велосипед спорты белән профессиональ нигездә шөгыльләнә, аннары рәссам булып китә, сугышта катнаша. Бу фидакарь, туры хатын гомер буе Чаренц дип яши, аның күп кенә шигырләре бер Регина аркасында гына сакланып кала»,- дип яза Чаренецның кызы — Арпеник[2].

Мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Ереванның мактаулы гражданы (1995)
  • Әрмәнстанның атказанган рәссамы

Хәтер үзгәртү

Ереванда Регина Казарян хөрмәтенә истәлек тактаташ ачылган. Баграмян проспекты, 33а йортында рәссам 19611999 елларда яшәгән.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Первая полоса, Литературная газета. 2011 елның 27 сентябрь көнендә архивланган.Wayback Machine
  2. Арпеник Чаренц очень осторожна — как говорят в народе: “страх пуще смерти”

Сылтамалар үзгәртү