Ревматизм

Тоташтыргыч тукымаларны ялкынсындыра, бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары системасын зарарлый торган инфекцион-аллергик авыру ? ревматизм дип атала. Шулай ук бу чиргә буыннар, эчке органнарның серозлы тышчасы, үзәк нерв системалары бирешә.

Ревматизм
Саклык белгечлеге ревматология[d]
NCI Thesaurus идентификаторы C26877[1]

Ревматизм коллагенозлар группасына керә, авырып киткәч, тоташтыргыч ; тукымаларда прогрессив таркаулык китереп чыгара.

Хәзерге заманда, ревматизм авыруын барлыкка китерүче дип, А группа­ сындагы бета-гемолитик стрептококк санала. Бу—стрептококк инфекцияле чирләр кичергәннән соң, авыруның канында антигеннарга һәм стрептококк ферментларына антитәнчекләр (антитела) барлыкка килү белән һәм ревматизмга каршы профилактика уздырганда, бактерияләргә каршы чараларның яхшы тәэсир итүе белән дә раслана.

Кызганычка каршы, ревматизм авыруының гомуми үсеш закончалыклары, аның барышы һәм бетүе турындагы тәгълиматлар (патогенез) бик яхшы өй­ рәнелмәгән әле. Шулай да ревматизмның килеп чыгуы болайрак күзаллана. Бик күп кешеләрдә, стрептококк инфекциясе белән бер очрашканнан соң, мондый инфекциягә карата ныклы иммунитет барлыкка килә, ә менә 2-3 % кешеләрдә, саклану механизмнары көчсезләнгән булу сәбәпле, мондый иммунитет ясала алмый, һәм стрептококк антигеннарына (иммунитет барлыкка китерүче югары молекуляр кушылма) карата организмда сизгерлек арта.

Әгәр шул шартларда организмга яңадан инфекция керсә, тоташтыргыч тукымаларда гиперергик (организмның кирәгеннән артык реакциясе) реакция барлыкка килә, авыруның клиник күренешләре туа. Кабатланып торган инфекция, салкын тию, стресс тәэсирендә организмда яңа ауто- антигеннар һәм аутоантитәнчекләр барлыкка килү бозылган иммунитетның патологик реакциясен көчәйтә һәм организм ревматизмга бирешә.

Ревматизм авыруының башланып китүе төрлечә була һәм процессның никадәр көчле булуына, нинди органнарның зарарлануына бәйле. Гадәттә, авыру стрептококк инфекциясен (ангина, фарингит, скарлатина) кичереп, 1 -2 атна вакыт узганнан соң башланып китә. Авыруларның температурасы 37,5-37,8 градуска кадәр күтәрелә, хәлсезлек, тирләү сизелә. Тагын 1-3 атнадан боларга яңа симптомнар өстәлә. Авырулар йөрәк кагуына, йөрәк : тирәсендәге авыртуга һәм авырлык сизүгә, тын бетүгә зарланалар.

Кайвакыт авыру кискен рәвештә башлана. Тән температурасы 38-39 градуска кадәр күтәрелә, хәлсезлек биләп ала, авыру тирли, бөтен тәне ватылган кебек хис итә. Шул ук вакытта йә берничә көн узгач, төп буын­ нарда авырту барлыкка килә. Авырткан буыннарның күп, симметрияле булулары характерлы. Авырту бер төрле буыннардан икенчеләренә күчеп китә. Берничә көннән авыртулар бетәргә йә азаерга мөмкин, ләкин бу терелү дигән сүз түгел, чөнки процесска башка органнар да кушыла. Беренчеләрдән булып йөрәк-кан тамырлары, аннан соң тире, үпкәләр, бавыр, ; бөерләр, нерв системасы һ.б. зыян күрә.

Ревматизмның актив фазасында, хәтта тән температурасы югары булганда да, тән тиресенең аксыллыгы, көчле тирләүчәнлек күзгә ташлана. Кайбер авыруларның күкрәк тирәсендә, корсагында, муенында, битендә боҗрасыман эритема—алсу төстәге боҗралар барлыкка килә. Бу боҗралар ’ авыртмый һәм тире өстеннән кабарып тормыйлар. Башка очракларда аякларда төенсыман эритема — караңгы-кызыл төстәге, борчактан сливага кадәр зурлыктагы чикләнгән каты участоклар барлыкка килә.

Кайвакыт капиллярларның үткәрүчәнлеге начарлану нәтиҗәсендә, тире өстенә бераз кан йөгерү очраклары күзәтелә. Кайбер авыруларның тире асты клетчаткаларында ревматизм төеннәрен капшап тоеп була, аларның зурлыгы тары ярмасыннан фасоль борчагы кадәр, ешрак буыннарның турайткыч өслегендә, сеңер юлларында, баш арты тирәсендә урын табалар.

Процесс буыннарга күчкәндә, аларның шешенгәнлеге беленеп тора, бу урыннарда тире кызарып чыга, тотып караганда кайнарлыгы сизелә.

Зарарланган буыннарның хәрәкәтчәнлеге шактый чикләнә.

Йөрәккә зыян килү ревматизмның бердән-бер клиник күрсәткече булырга мөмкин. Бу вакытта төрле дәрәҗәдә йөрәк мускуллары зарарлана. Икенче төрле әйткәндә, ревматик миокардит барлыкка килә. Авыруның тыны бетә. Йөрәк тирәсендә авырту сизелә, йөрәк кагу борчый. Пульс начарлана, тахикардияле аритмия барлыкка килә.

Гадәттә ревматик миокардит белән берьюлы ревматик эндокардит (ревмокардит) авыруы да күзәтелә. Авыруның башлангыч чорында эндокардит үзен бик сиздерми, тик тора-бара йөрәк зәгыйфьлеге барлыкка килә. Бу авыру вакытында еш кына иң әүвәл митраль клапан, аннан соң аорта клапаны, сирәгрәк йөрәгалды-йөрәк карынчыгының уң клапаны зарарлана. Күп очракларда нерв системасына да зыян килә. Ревматизм авыруына диагноз кую өчен лаборатор анализлар үткәрелә, ЭКГ аппараты белән тикшерү уздыралар. Клиник симптомнарга, авыруның торышына карап ревматизмның активлыгын билгелиләр. Әгәр клиник, лаборатор үзгәрешләр һәм авыру үсешендә активлык билгеләре булмаса, ревматизм процессын актив булмаган ревматизм дип йөртәләр. Ревматизм авыруы өчен аның еш кабатланып торуы характерлы. Бу — инфекцион авырулар, организмның туңуы, физик яки нерв киеренкелеге аркасында килеп чыга. Клиник күрсәткечләре беренче атаканы хәтерләтә, тик бу вакытта күбрәк йөрәк зарарлана һәм йөрәк эшчәнлегенең җиткелекле булмавы сизелә башлый. Актив ревматизмны хастаханәдә дәвалыйлар, авырулар урын өстендә ята.

Рационның туклыклы, витаминлы булуы бик мөһим. Сенсибилизацияне киметүче һәм ялкынсынуга каршы дарулар билгелиләр. Организмдагы инфекция учакларын (хроник тонзиллит, отит, гайморит, бозык тешләр) дәвалау зур әһәмияткә ия. Организмны чыныктыру, көнкүреш шартларын яхшырту, эш урынында санитар-гигиеник режимны саклау һәм аны тиешле дәрәҗәдә тоту ревматизмның профилактикасы булып тора. Бу профилактика стрептококклы инфекцияләр белән көрәш алып баруны да таләп итә. Ревматизм авыруын үз вакытында һәм дөрес итеп дәвалау бик мөһим.

Ревматизм белән авыручыларны диспансер исәптә тотып, яз-көз айларында дарулар белән дәвалау уздырырга тиешләр. Ревматизмны дәвалау өчен күп төрле халык чараларын кулланалар. Шуларның берничәсен тәкъдим итәбез. Тузганакның (одуванчик) сары чәчәкләрен изәргә һәм шуның өстенә шулкадәр үк күләмдә шикәр өстәргә, яхшы итеп болгатып, 10 көнгә салкын урынга куярга. Тиешле вакыт узгач, сөзеп яңадан суыткычка куярга.. Ашарга 30 минут кала әр аш кашыгы кабул итәргә. Тузганакның сабакларын чәчәк аткан вакытында җыеп салатларга, окрошкага өстәп ашау да файдалы.

2 стакан вакланган гөлҗимеш тамырына 500 мл аракы салалар һәм 14 көн караңгы урында тоталар. Сөзгәч, беренче 3 көндә 1 әр аш кашыгы j күләмдә (ашаганчы) көненә 3 тапкыр эчәргә, аннан шул ук ешлыкта 30 ар мл кабул итәргә. Каен бөреләрен спиртта яки аракыда тотып, авырткан буыннарны ышкырга.

30 г кипкән балан тамырларын вакларгә һәм 1 л суга салып, 20 минут кайнатырга. 2 сәгать төнәтеп, сөзәргә кирәк. 36 градуслы су белән ясалган (төнгә каршы) ванна рәвешендә кулланырга. Дәвалау курсы — 12 ванна.

ИскәрмәләрҮзгәртү