Раил Абдуллин
Раил Рәис улы Абдуллин (2000 елның 6 августы, Казан) — Россия футболчысы, сакчы.
Раил Абдуллин | |
---|---|
Туган | 6 август 2000[1] (24 яшь) Казан, Россия |
Ватандашлыгы | Россия |
Һөнәре | футболчы |
Спорт такымы әгъзасы | Рубин |
Тормыш юлы
үзгәртүРаил Абдуллин 2000 елның 6 августында Казан шәһәрендә туа. «Рубин» футбол академиясендә җиде яшьтән. 2018 ел башында клубның яшьләр составында чыгыш ясый башлый[2].
Премьер-лигада 2018 елның 9 декабрендә «Зенит»ка каршы кунак матчында (2:1) старт составында чыгып, кырда 63 минут үткәреп, дебют ясаган[3]. «Рубин»ның төп командасы өчен шулай ук 2019 елның 6 мартында үз кырында «Локомотив»ка каршы Россия Кубогының чирекфинал матчында уйнаган (0:1), 90 минутның барысын да үткәргән. Россиянең яшүсмерләр җыелма командалары өчен уйнаган. Россия җыелма командасы (U-19) өчен 2019 елның 26 мартында Ирландиягә каршы Европа чемпионатының сайлап алу турнирының элита раунды матчында уйнаган (0:2). 2019 елның көзендә ФНЛда 5 матч үткәргән, «Нефтехимик»та аренда хокукында, нигездә, Түбән Кама клубы дубле өчен уйнаган. 2020 елның июлендә «Рубин»нан киткән[4][5].
2021 елда Казанның «Смена» составын тулыландыра[6].
2021 елның 30 маенда «Красава» ФК белән контрактка кул куя, ә инде 2021 елның 27 июнендә «Форте» ФК белән контрактка кул куя.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Transfermarkt.com — 2000.
- ↑ Раиль Абдуллин. ФК «Рубин». әлеге чыганактан 2018-12-04 архивланды. 2022-01-23 тикшерелгән.
- ↑ Зенит - Рубин 9 декабря. Протокол матча.
- ↑ Защитник молодежной сборной России покинул «Рубин». sportbox.ru (2020-07-18).
- ↑ «По контракту было ещё два года. Это моя инициатива». Воспитанник «Рубина» сам ушёл из клуба. sport.business-gazeta.ru (2021-01-05). әлеге чыганактан 2021-05-02 архивланды. 2022-01-23 тикшерелгән.
- ↑ Амбиции «Нэфиса», звездный состав «Эвереста» или последовательность «Смены»?. ffrt.ru (2021-04-30).