Равил Шәрип улы Лотфуллин — казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенең физика һәм математика кафедрасы профессоры, 2004 елдан кафедра мөдире.

Равил Лотфуллин
Туган телдә исем Равил Шәрип улы Лотфуллин
Туган 1941(1941)
Яңа Тинчәле, Буа районы, ТАССР
Һөнәре физик

Биография үзгәртү

Равил Шәрип улы Лотфуллин 1941 елда Яңа Тинчәле авылында дөньяга килә. 1955 елда туган авылындагы җидееллык мәктәпне, 1958 елда Иске Шәйморза урта мәктәбен мактау граматалары белән тәмамлый. Кечкенәдән үк күңелендә физика фәненә карата кабынган мәхәбәте аны Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына китерә һәм ул "Физика һәм җитерү нигезе"белгечләре буенча укый башлый. 1965 елда шул ук кафедрада ассистент вазифаларында раслана. 1966 -1969 елларда профессор М.М.Зарипов җитәкчелегендә аспирантурада укый. Фәнни конферендицияләр вакытында Р.Ш.лотфуллин атом-төш квадраполь резонасы лабораториясе модире Г.К. Семин белән таныша.

Ул Г.К. Семин тәкъдиме һәм Коломна дәүләт педагогия институты җитәкчелегенең чакыруы буенча әлеге югары уку йортының теоритик физика кафедрасына күчә; 1976 елга кадәр анда өлкән укытычу булып эшли. 1972 елда кандидатлык диссертациясен яклый. 1976 елда кафедра мөнире булып сайлана, 1991 елдан теоретик физика кафедрасы профессоры вазифаларын башкара.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Коломна дәүләт педагогия институтында эшләгән чорда Р.Ш. Лотфуллин атом-төш квадрополь резонансы (АТКР) өлкәсендә күренекле галим, теоретик физика буенча талантлы укытучы - остаз, югары сәләтле оештыручы, күпкырлы җәмгыять эшлеклесе булып таныла.

Р.Ш. Лотфуллин — Русиядә һәм чит илләрдә дөнья күргән 120ләп фәнни һәм фәнни-митодик хезмәтләр авторы. Ул институтта яшь галимнәр советы рәисе, халык контроле комететы әгъзәсы, җитештерү - гавами комиссия рәисе, фәнни-тикшерүне советы әгъзасы вазифаларын башкара.

1998 елда Равил Шәрипович Казанга кайта һәм Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенең физика һәм математика кафедрасына профессор итеп чакырыла. 2004 елда әлеге кафедраның мөдире булып раслана.Бүгенгесе көндә лаеклы ялда.