Пётр Гаврила улы Рудь (рус. Пётр Гаврилович Рудь, 15 август 1896, Александрия, Екатеринослав губернасы, Россия империясе — 15 ноябрь 1937, Мәскәү, РСФСР, ССРБ) — ССРБ ЧК-ОГПУ-НКВД хезмәткәре, 3 нче ранг дәүләт куркынычсызлыгы комиссары (1935). ТАССР буенча ЭЭХК идарәсе башлыгы (1936-1937).

Пётр Рудь
Туган 15 август 1896(1896-08-15)
Александрия, Екатеринослав губернасы, Россия империясе
Үлгән 15 ноябрь 1937(1937-11-15) (41 яшь)
Мәскәү, РСФСР, ССРБ
Ватандашлыгы  СССР
Сәяси фирка меньшевики[d] һәм Русия социал-демократик эшчеләр (бәлшәвикләр) фиркасе[d]
Бүләк һәм премияләре Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
Хәрби дәрәҗә комиссар государственной безопасности 3-го ранга[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Түбә ябучы гаиләсендә туган. Яһүд милләтеннән. 1907—1911 дә 4 сыйныфлы укуханәдә белем алган. 1911 нең ноябреннән 1916 ның синтәбренә кадәр — Аркинның хосусый фирмасында хисапчы, 1916 ның синтәбреннән 1918 нең маена хәтле бертуган Гурвичларларның чуен кою заводында һәм кантурда хисапчы, 1918 нең июленнән 1919 ның гыйнварына кадәр Александриядә яшерен эштә. 1919 ның февраленнән июленә кадәр Александрия шәһәр һөнәри берлекләр шурасы сәркәтибе, шул ук елның июленнән ноябренә хәтле Александриядә һәм Харковьда яшерен эштә.

Дәүләт куркынычсызлыгы органнарында үзгәртү

1919—1920 Харковь губерна фәүкыльгадә комиссияснендә. 1920—1922 елларда 13 нчы кызыл гаскәрдә махсус бүлегендә мәгълүмат буенча вәкиле, Бердянск ныгытлган районы махсус бүлегенең агентура башлыгы, 13 нче гаскәрдә махсус бүлеге башлыгы урынбасары (Славянск, Бахмут), Новороссийскидә Бөтенрусия фәүкыльгадә комиссиясе (БФК) диңгез махсус бүлеге башлыгы, 9 нче гаскәрдә БФК махсус бүлегенең (МБ) оештыру бүлеге инспиктыры, Төньяк Кавказ хәрби бүлеге МБнең оештыру бүлеге урынбасары, башлыгы.

1922—1923 дә Көньяк-Көнчыгыш буенча Баш сәяси идарәсе тулы вәкәләтле вәкиллегенең (ТВВ) контрразведка бүлеге башлыгы, Көньяк-Көнчыгыш буенча Баш сәяси идарәсе тулы вәкәләтле вәкиллегенең яшерен-әпирәтиф бүлеге башлыгы ярдәмчесе, башлык вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. 1923—1925 дә Төньяк Кавказ ХБ буенча Берләшкән баш сәяси идарәсе (ББСИ/ОГПУ) махсус бүлеге башлыгы урынбасары. 1925—1927 дә Төньяк Кавказ крае буенча ББСИ ТВВнең яшерен-әпирәтиф бүлеге башлыгы урынбасары, башлык вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. 1927—1929 дә ББСИнең Дон округы бүлеге башлыгы, 1929—1931 дә Төньяк Кавказ крае буенча ББСИнең тулы вәкәләтле вәкиленең урынбасары. 1931—1933 тә Түбән Идел краенда шул ук вазыйфада.

1933—1934 тә БСИ Днепропетровск өлкә бүлеге башлыгы, ССБР ҮБК каршындагы Күчереп урнаштыру комитеты рәисе урынбасары, Азак-Кара диңгез крае буенча ББСИнең тулы вәкәләтле вәкиле. 1934—1936 да Азак-Кара диңгез крае буенча ЭЭХК идарәсе башлыгы. 1936—1937 дә ТАССР буенча ЭЭХК башлыгы. 1937 дә ТАССР эчке эшләр халык кәмисәре.

1937 нең июлендә кулга алынган. Сталин тарафыннан расланган исемлек нигезендә (ягъни «махсус тәртиптә») атып үтерелүгә хөкем ителгән. Шул ук елның 15 ноябрендә атып үтерелгән, акланмаган.

Бүләкләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү