Пһном Бакхенг (Кхмер телендә: ប្រាសាទភ្នំបាខែង) ул Камбоджада, Ангкорда гыйбадәтханә калкулыгы формасындагы Һинд дине һәм Буддачылык гыйбадәтханәсе. Шива Ходаена багышланган булып, ул 9-ынчы гасыр ахырында Ясоварман I (889-910) хөкеме вакытында төзелгән булган. Калкулык өстендә урнашып хәзерге вакытта ул туристлар өчен 1,5 км көньяк көнчыгышта джунгли арасында урнашкан зуррак гыйбадәтханә Ангкор Ватны карау өчен популяр урын булып тора. Күп зиярәт кылучылар саны Пһном Бакһенгны Ангкорның иң куркыныч яный торган һәйкәле итә.[1] 2004 елдан бирле Дөнья Һәйкәлләр Фонды APSARA белән хезмәттәшлектә гыйбадәтханәне саклау буенча эшли.

Гыйбадәтханә
Пхном Бахенг
Пхном Бахенг
Пхном Бахенг
Пхном Бахенг
Ил Камбоджа
Төбәк / район Камбоджа, Сием Реап провинциясе
Дин Һинд дине, Буддачылык

Тарихы үзгәртү

Ангкор Ватка караганда ике йөз елдан артык элек төзелгән булып, Пһном Бакхенг хәзерге вакытта тарихчылар ышануы буенча Ангкор төбәгенең төп гыйбадәтханәсе булып тора. Ул көньяк-көнчыгышта урнашкан Ролуоста Һариһаралайя башкаласыннан сарай яны кешеләрен күчергәннән соң яңа башкала Яшодһарапураның архитектура үзәк өлеше булып тора. Хәзерге көн Таиландта Сдок Как Тһомда табылган безнең эраның 1052 ел язмасында, Санскритта шулай итеп язылган: "Шри Ясовардһана Ясоварман исеме астында патша була башлагач, сәләтле Вамашива аның гурусы буларак дәвам иткән. Патшаның кушуы буенча ул таулар патшасына тәңгәл тау Шри Яшодһарагирида линга корган. Галимнәр ышануы буенча бу абзац моңа кадәр гасыр ярым элек Пһном Бахенгның изгеләштерүенә карый. Пһном Бахенг Ясоварманның хөкеменә карый торган Ангкор төбәгендә 3 калкулык гыйбадәтханәләрнең берсе. Башкалары Тонле Сап күле янында көньякта Пһном Кром, һәм Көнчыгыш Барай резервуарыннан төньяк-көнчыгышта Пһном Бок. Тау һәм гыйбадәтханә тирәли хезмәт такымнары тышкы арык төзегән. Арыктан дүрт төп юнәлештә урамнар нурлар белән юнәлгән. Иске башкала даирәсеннән яңа башкаланың тышкы арыгына һәм шуннан соң көнчыгыш – көнбатыш юнәлешкә борылып гыйбадәтханәнең турыдан көнчыгышына тоташып төньяк-көнбатыш – көньяк-көнчыгыш юнәлештә тротуар юнәлгән. Тарихының соңрак чорында Пһном Бахенг Буддачылык гыйбадәтханәсенә әйләнгән булган. Аның өске дәрәҗәсендә хәзер югалтылган монументаль Утыручы Будда булган. Көнбатыш якта шул ук зурлыктагы Ятып Торучы Будда. Бу фигураның контурлары һаман да күренеп тора.

Символизмы үзгәртү

Пһном Бахенг Һинд дине Илаһлары йорты Меру Тавының символик чагылышы булып тора, бу статус тирәли урнашкан үзән өстеннән 65 м биеклектәге текә калкулык белән ассызыклана. Гыйбадәтханә җиде дәрәҗәле пирамида формасында төзелгән, алар җиде күкне чагылдыра. Югары дәрәҗәдә төрле төзекләндерү халәтләрендә биш комташ санктуарие шахмат өлгесендә урнашкан—берсе үзәктә һәм дәрәҗә квадратының һәрбер почмагында берәү. Башта гыйбадәтханә тирәли һәм аның ярусларында 108 кечкенә манара булган; аларның күбесе җимерелгән булган. Эколь Франсездан Жан Филиозат, Һинд космологиясе һәм астрономиясе буенча төп көнбатыш абруйлы галиме гыйбадәтханәнең символизмын интерпретацияләгән. Гыйбадәтханә турыпочмаклы нигез өстендә утыра һәм биш кат итеп калкып тора һәм биш төп манара белән таҗланган. Аскы дүрт кат өстеннән бер йөз кечерәк манара таралган, алар теләсә нинди якның үзәгеннән 33-се генә күренерлек итеп урнаштырылган. Утыз өч ул Меру Тавында яши торган Илаһларның саны. Пһном Бахенгның тулаем манаралар саны шулай ук әһәмиятле. Үзәктәгесе дөньяның күчәрен чагылдыра, ә 108 кечерәге дүрта ай фазасын чагылдыра, һәрберсе 27 көн белән. Һәйкәлнең җиде дәрәҗәсе җиде күкне чагылдыра һәм һәр терасада 12 манара бар, һәрберсе Юпитерның 12 еллык циклын чагылдыра. Чикаго Университеты галиме Пол Уитли буенча, ул "ташта астрономик календарь." [2] 19-ынчы гасыр уртасында тышкы дөнья тарафыннан Ангкор Ватның янә ачылуыннан соң, археологлар Пһном Бахенгның тарихи әһәмиятен аңлаганчы уннарча еллар узган. Күп еллар буе, галимнәр Ангкор Тһом шәһәрнең үзәгендә урнашкан гыйбадәтханә Байон Сдок Как Тһом язмасында язылган бина дигән карашта килешкәннәр. Соңрак эш Байонны Буддачылык урыны дип идентификацияләгән, ул башта уйланганга караганда өч гасыр соңрак 12-енче гасырда төзелгән һәм Пһном Бахенг Патша Ясоварманның дәүләт гыйбадәтханәсе дип танылган.

Популяр медиада Пһном Бахенг үзгәртү

Ангкор Ватның Пһном Бахенг өстеннән күренеше Каберләрне Казучылыр киносында бар (шул вакытта Лара Крофт Камбоджага килеп бинокль аша карый).

Галерея үзгәртү

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

Билгеләмәләр үзгәртү

  1. Smith, Justine. Tourist invasion threatens to ruin glories of Angkor Wat, The Observer (25 February 2007).
  2. Time Life Lost Civilizations series: Southeast Asia: A Past Regained (1995) p.93-4

Искәрмәләр үзгәртү

  • Coedès, George (1968). Walter F. Vella. ed. The Indianized States of Southeast Asia. trans.Susan Brown Cowing. University of Hawaii Press. ISBN 978-0-8248-0368-1. 
  • Goloubev, Victor. Le Phnom Bakheng et la ville de Yasovarman. Bulletin de l'EFEO (Paris), 33 (1933): 319–344.
  • Goloubev, Victor. Nouvelles récherches autour de Phnom Bakhen. Bulletin de l'EFEO (Paris), 34 (1934): 576–600.
  • Higham, Charles (2014). Early Mainland Southeast Asia. Bangkok: River Books Co., Ltd. ISBN 9786167339443. 
  • Higham, Charles (2001). The Civilization of Angkor. Bangkok: University of California Press. 
  • Rooney, Dawn (2002). Angkor (Fourth ed.). Airphoto International Ltd. 
  • Sak-Humphry, Chhany (2005). The Sdok Kak Thom Inscription. The Buddhist Institute.