Псков һәйкәлләре

 

Псков һәйкәлләре — Псковның күренекле шәхесләре хөрмәтенә һәм шулай ук шәһәрнең үткән һәм яңа тарихындагы истәлекле вакыйгаларга куелган монументаль сәнгать үрнәкләре.

Псков һәйкәлләреҮзгәртү

Совет власы елларында Псков шәһәрендә яңа хакимлек өчен көрәшче В.И. Ленинның ике һәйкәле, С. М. Киров һәйкәле, билгесез сугышчы һәйкәле, Т-34 танкы һәйкәле, Ихтилал өчен көрәшчеләр һәйкәле, язучы В. А. Каверин һәйкәле, данлы 6 нчы Псков ротасы һәйкәле, кенәз катыны Ольга, Александр Невский һәйкәлләре, шулай ук хәзерге заманда Хәрби дан каласы стеласы урнаштырыла. Бу барлык һәйкәлләр дә Псковның данлы үткәнен, шәһәрнең данлыклы тарихын раслап тора.

1991 елга кадәр ачылганнарҮзгәртү

  • 1581 елда Свиногорский манарасы янындагы Петр бастионын обороналауның өч йөз еллыгы хөрмәтенә һәйкәл куела. (1881 елда нигез салынган; бу һәйкәлне булдырыр алдынан 1882 елда рәссам-сөярмән А. М. Качинскийның рәсеме хуплана; аннары 1897 елда аның «вакытлыча» рәсеме буенча шәһәр архитекторы Ф, П. Нестурхның проекты эшләнә һәм шушы проект буенча һәйкәл ачыла;
  • Көрәштә үлгәннәр скверындагы обелиск (1928 ел). Пролетар ихтилал өчен көрәштә катнашучыларның 1919 елда Булак-Улахович бандалары тарафыннан җәзалап үтерелгән абруйлы революционерлар хөрмәтенә бу сквер ачылган була.

Һәйкәлдәге язу: «От трудящихся гор. Пскова Борцам за дело Пролетарской Революции, замученным в 1919 году в гор. Пскове белогвардейскими бандами Булак-Улаховича». Бөек Ватан сугышы елларында һәйкәл немец-фашист илбасарлары тарафыннан яртылаш сүтелгән, алар обелискының түбәсенә свастика куя. 1945 елда Совет власы тарафыннан һәйкәл яңанан тергезелеп төзелә, 1946 елда аңа металдан мемориаль тактаташ коела һәм куела.

  • В. И. Ленин һәйкәле. Псков шәһәренең Некрасов урамындагы Советлар бинасы янында урнашкан (1945 ел 7 ноябрьдә ачыла; скульпторы - М. Г, Манизер); Бу һәйкәл урындагы әһәмияттәге сәнгать әсәренә объект статусына ия[1]
  • С. М. Киров һәйкәле. Псковның Октябрь проспекты ягында Советлар йорты янында (1937 ел ачыла, скульпторы - Томский Н. В., 1942 елда немец оккупациясе вакытында немец-фашист илбасарлары һәйкәлнең металын иретеп коерга алганнар; 1946 елның 5 гыйнварыннан совет кешеләре бу һәйкәлне яңадан ача, скульпторы-М. Г. Манизер, һәйкәл типовой модель буенча коелма. 1953 елда постаментның биеклеге арттырыла, архитекторы-К. А. Дидрихс; һәйкәл «Монументскульптура»заводында коела);
  • В. И. Ленин һәйкәле. Псков шәһәренең Ленин майданында (6 ноябрь, 1960 елда ачылган; скульпторы-Г. Е. Арапов, архитекторы-П. С. Бутенко);
  • Кызыл Армиянең беренче җиңүләре хөрмәтенә монумент. Крестыда тора (скульпторы-Г. И. Мотовилов, архитекторы-И. Д. Билибин).

1969 елның 23 февралендә һәйкәл ачу тантанасында Советлар Берлеге маршалы А. А. Гречко (ул вакытта ССРБ оборона министры), И. Х. Баграмян, С. К. Тимошенко, В. И. Чуйков катнашалар. Обелискының биеклеге - 46,4 метр. Обелисктагы[2] язу: «Мактаулы Эшче-крестьян Кызыл Армиясенә, аның салдатларына, командирларына һәм политработникларына 1918 елда империалистик баскынчыларны данлы җиңү хөрмәтенә». Бу һәйкәл 1967 елның 21 гыйнварында КПСС Үзәк комитеты һәм ССРБ Министрлар Советы карары буенча төзелгән.

  • Билгесез сугышчы кабере янындагы мәңгелек ут. Псковның Җиңү мәйданында тора. Корал олынларыннан торган «Җиңү салюты» композициясе (1974 ел 23 июль; В. П. Смирнов, Л. Н. Катаев В. О. Васильковский, П. С. Бутенко). Һәйкәлнең уты Ленинградтагы Марс мәйданындагы Мәңгелек уттан токандырылган.
  • Һәйкәл-танк Октябрнең 50-еллыгы исемендәге күпер янындагы мәйданда урнашкан. 23 июль, 1974 ел куелган; танк хәрби дан символы- 1944 елда Псков каласын азат итүдә катнашучы танкистлар хөрмәтенә 23 июль 1974 ел куелган).

Надписи на досках, прикрепленные на постаменте: «23 июля 1944 года войска 3 Прибалтийского фронта освободили город Псков от немецко-фашистских захватчиков. Слава Советской армии. Вечная память павшим героям». «В ознаменование одержанной победы 128 и 376 стрелковым дивизиям, 52 отдельному гвардейскоому тяжелому пушечному артиллерийскому краснознаменному дивизиону, 631 армейскому зенитному артиллерийскому полку присвоено наименование Псковских», «В ознаменование одержанной победы 122 армейскому минометному полку, 38 отдельному моторизованному понтонно-мостовому батальону и 85 отдельному полку связи присвоено наименование Псковских».

  • А. С. Пушкин һәм Арина Родионовна һәйкәле — «Пушкин һәм авылдаш хатын» (1983 ел; скульпторы - О. К. Комов, архитекторы - Константинов). Һәйкәл урындагы әһәмияткә ия сәнгать әсәре статуслы<undefined />
  • Я Сибелиус һәйкәл-бюсты. Туганлашкан шәһәрләр скверында тора (1986 й.);
  • Ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое И. К. Кикоин һәйкәл-бюсты. Октябрь проспектындагы скверда № 38 һәм 40 йортлары арасында урнашкан (1988 й.; скульптор - Л. Е. Кербель; архитектор - И. Л. Иванов)

1991 - 2020 елларда ачылган һәйкәлләрҮзгәртү

  • Соколиха (Сокольница) тавындагы Александр Невский һәйкәле, 24 июнь, 1993 ел (ск. Козлов И. И.; арх. Бутенко С. П.;.[3]
  • «Ике капитан» — Каверин В. А. һәйкәле. (1995 ел; ск. М. Белов, А .Ананьев);
  • Кутузов скверындагы М. И. Кутузов күкрәк-һәйкәле (1997 ел 19 сентябрьдә ачыла; ск. В. Шувалов);
  • 6 десант ротасы һәйкәле Черехтагы 76 нчы дивизиянең 104-се гвардия полкы десантчыларына куелган һәйкәл. (2002 ел 2 августында ачыла);
  • Рига проспектында княгиня Ольга һәйкәле (2003 ел 22 июлендә ачылган; ск. З.К. Церетели);
  • Октябрь революциясе проспектында княгиня Ольга һәйкәле (2003 ел 23 июлендә ачылган; ск. Клыков В. М.);
  • «Хәрби дан шәһәре» стеласы (2010 елның 22 июлендә ачылган; ск. С. А. Щербаков; арх. Воскресенский И. Н., В. В. Перфильев).[4] .[5]
  • Беренче дөнья сугышы геройлары һәйкәле вокзал янындагы скверда (22 август 2014 ел ачыла; ск. Щербакова С.А, арх. Б Пославский).
  • Советлар Берлеге Герое Байков Семен Григорьевич һәйкәле (2015 елның 24 июлендә ачыла).
  • Беренче дөнья сугышы салдатлары һәйкәле (6 август 2015 ел ачыла; ск. А. Пальмин) [6]
  • Покров манарасы янындагы Савва Ямщиков һәйкәле (2020 елның 8 октябрендә ачылган.)[7].

Истәлекле тактаташларҮзгәртү

ИскәрмәҮзгәртү

  1. Приложение N 4 к Постановлению Псковского областного Собрания депутатов от 30 января 1998 г. N 542. Государственный список недвижимых памятников искусства местного значения. (үле сылтама с 25-05-2013 (2930 дней))
  2. Памятник в честь первых побед Красной Армии
  3. Интервью с организатором работ по созданию памятника Александру Невскому//Гдовская заря, 30 марта 2007 года
  4. Пскове торжественно открылась Стела в честь присвоения звания «ПСКОВ — ГОРОД ВОИНСКОЙ СЛАВЫ».
  5. Ведется работа по подготовке к установке стел воинской славы в Пскове и Великих Луках.
  6. Памятники историческим событиям и личностям в Пскове и Псковской области
  7. Алёна Рогозина. ВИДЕО. Новости культуры. У Покровской башни в Пскове открыли памятник Савве Ямщикову (эфир от 8 октября 2020 года). Официальный сайт телеканала «Россия-Культура» // tvkultura.ru (8 октября 2020 года)

ЧыганагыҮзгәртү

  • Бологов А. А. Псков. Путеводитель. Л.: «Лениза». 1988 г.
  • Филимонов А. В. Псков в 1920-1930-е годы. Очерки социально-культурной жизни. — Псков: ГП «Псковская областная типография». 2005. (Серия «Псковская историческая библиотека»).
  • Филимонов А. В. Поднятый из рин. Послевоенные восстановление и развитие Пскова (1944 — начало 1950-х гг.). Стр. 333-343. «Увековечил память». Псков: ГП «Псковская областная типография». 2008 г. — (Серия «Псковская историческая библиотека»).
  • «Псковская губерния», газета. № 9 (130) от 12-18 марта 2003 г. Морага К. «Не к месту. Княгиня Ольга не может найти себе уголок в посвященном е Пскове».
  • «Псковская губерния», газета. № 42 (411) от 22-28 октября 2008 г. «Не „лейте горбатого“! Конкурс проектов монумента „Десантное Братство“ привел в постыдный көрчек».
  • Псков — город воинской славы. Статьи и документы. Псков: ГП «Псковская областная типография». 2010 г. — (Серия «Псковская историческая библиотека»). Стр. 339-390, 420-443.

СылтамаларҮзгәртү