Портал:Спорт/Шәп мәкалә/Архив

Бу сәхифәдә Шәп мәкалә бүлегендә булган бөтен мәкаләләрнең архивы.

1.1.2012 кадәр үзгәртү

 

Дартс (ингл.  darts - дротиклар, яки кыска саплы сөңгеләр, уклар) — стенага эленгән махсус түгәрәк мишеньгә дротиклар ату хас булган уен, дөресрәге уеннар төркеме. Элегрәк мишеньнәр һәм дротиклар төрле булса, хәзерге заманда дартс уены стандартлаштырылган, кагыйдәләре һәм мишене билгеләнгән. Дартс буенча төрле халыкара ярышлар уздырыла, аны үстерүдә төрле оешмалар, федерацияләр эшли, шулай итеп уен бары тик күңел ачу чарасыннан тулы хокуклы спорт төренә әверелә.

Дартс — бик популяр уен төре. Аны бигрәк тә Бөек Британиядә, Нидерландларда, Скандинавия илләрендә һәм Америка Кушма Штатларында яратып уйныйлар. Дартс — Бөек Британия халкының милли уены. Уенның популяр булуының сәбәбләрен аңларга җиңел. Дартс бик мавыктыргыч. Уенның кагыйдәләре ансат, аны төрле яшьтәге, төрле физик хәләттәге кешеләр уйный ала. Уен махсус кием һәм урын таләп итми. Уенның инвентаре, гадәттә, чыдам, озакка җитә һәм әллә ни кыйбат түгел. Ниһаять, дартс — менә дигән буш вакытны уздыру һәм кәеф күтәрү чарасы. Англиядә дартсны «дуслар уены, дуслар арасындагы уен, дуслар табырга булышучы уен» дип атыйлар.

7 августка кадәр үзгәртү

 

Олимпия Уеннары, Олимпиа́да — 4 ел саен уздырыла торган дөньядагы иң зур спорт ярышлары. Хәзерге вакытта Олимпия уеннары җәйге һәм кышкы уеннардан тора. Алар ике ел саен чиратлашып уздырылалар. Олимпия уеннарында меңләрчә атлет ярыша. Олимпия чемпионы булу спортчылар өчен иң югары дәрәҗәләрнең берсе.

Олимпия Уеннарының тарихы бай. Борынгы Олимпия Уеннары Грециядә безнең эрага кадәр 776 елдан безнең эраның 393 елына кадәр уздырылган. Безнең заман Олимпия Уеннарының беренчесе 1896 елда Афиналарда уздырыла. Шулай итеп Олимпия Уеннары, тарихы буенча, Борынгы Олимпия Уеннарына һәм Хәзерге заман Олимпия Уеннарына бүленәләр.

(дәвамы)

31 августка кадәр үзгәртү

 

Футбо́л (ингл. Football, «аяк тубы») — такымлы спорт төре. Футбол уеның максаты - көндәш такымның капкасына тупны көндәшләрдән күбрәк ату (гол ату). Футбол уйный торган мәйдан футбол кыры дип атала. Аның озынлыгы 90-120 метр, киңлеге 45-90 метр.

Хәзерге вакытта футбол дөньяда иң популяр спорт төрләренең берсе буларак санала.

Футбол уенында ике такым катнаша. Бер такым 11 уйнаучыдан тора, шуларның берсе капкачы. Капкачылар гына кул белән дә уйный алалар. Ике такымның да максатлары бер: көндәш такымның капкасына күбрәк туп кертү һәм үз капкаңны туп кертүдән саклау. Күбрәк туп керткән такым җиңүче була.

Уен башланыр алдыннан капка сайлау һәм уен башлау хокукын алу өчен жирәбә уздырыла.
Уенның дәвамы 90 минут (матч). Матч 45 минуттан торган ике таймнан тора. Таймнар арасында 10 минутлык тәнәфес бар. Тәнәфестән соң такымнар капкалары белән алышыналар.

(дәвамы)

22 октябрьга кадәр үзгәртү

 

Җәйге Олимпия уеннары 1896 (ингл. 1896 Summer Olympics , фр.  Jeux Olympiques d'été de 1896, грек.  Θερινοί Ολυμπιακοί Αγώνες 1896) — 1896 нчы елның 6 нчы апреленнән 15 нче апреленә кадәр Греция башкаласы Афиннар шәһәрендә узган Олимпия уеннары. Рәсми атамасы - I Олимпиада уеннары, уздырылган вакыттагы атамасы – I Халыкара Олимпия уеннары.

Беренче Олимпия уеннары үз вакыты өчен иң зур халыкара спорт ярышлары дип таныла.

Ярышлар 9 спорт төреннән уза һәм аларда 14 илдән килгән 241 спортчы катнаша, хатын-кызларны ярышларда катнаштырмыйлар. Шуны да әйтеп узарга кирәк, оештыручылар статистика материалларын җыймыйлар һәм безгә кадәр килеп җиткән мәгълүмәт төрле чыганаклардан җыелган, шуңа күрә ул төрле булырга мөмкин.

Күп каршылыклар һәм җитешмәүчелекләргә карамастан Афиннар Олимпия уеннары бик уңышлы уза, хәтта Греция патшасы Георг I Олимпия уеннарын даими рәвештә Афиннарда уздыру теләген белдерә.

(дәвамы)


1 гыйнварга кадәр үзгәртү

 

«Рубин» футбол клубы – Казан шәһәре спорт оешмасы. Русиянең Футбол Премьер-Лигасында уйный. Тренер - Курбан Бердыев. Рәсми нигезләнү датасы – 1958 ел. 2008 елда «Рубин» Русияның чемпионатта, беренче 7 турларында 7 мәртәбә җиңеп, рекорд ясады.

Команда С. П. Горбунов исемендәге завод нигезендә оештырылды. 1948 елдан команда РСФСР чемпионатында катнаша. Русиянең Футбол Премьер-Лигасында 2003 елдан бирле уйный. Югары дивизионга чыгып, клуб хәзер үк бронза медальләрне җиңде, ә 2008 елда, үзенең 50 еллык юбилейга, чемпион булды. 2009-да икенче мәртәбә Русия чемпионы булды. 2009-нче елда УЕФА Чемпионнар Лигасына чыгып Ноу Камп стадионына барып Барселонаны 1:2 хисабы белән җиңеп кайтты. Икенче уен Казанда 0:0 белән бетте. Шул ук елны Италиянең Интернационале клубы белән очрашты һәм ике уенда бер очко алды. Чемпионнар Лигасының группасында 3-нче урын алып УЕФА купасына чыкты һәм Исраил клубын җиңеп Алманиянең Вольфсбург клубына чыкты: җиңелде Рубин-Вольфсбург уены. 2009-2010 сезоны Рубин өчен бик әйбәт булып чыкты.

(дәвамы)


23 мартка кадәр үзгәртү

 

Армспорт (шулай ук армрестлинг) — спорт төре, бер кул белән өстәл өстендә махсус кагыйдәләр буенча көрәш.

Армрестлинг” сүзе ике инглиз сүзләре кушылып барлыкка килгән: arm — кул, wrestling — көрәш.

1997 елдан башлап армрестлинг армспорт дип атала, ә армрестлерларны армкөрәшчеләр, кул кәрәшчеләре дип атыйлар.

Армспорт — дөньяда һәм шул исәптән Татарстанда да популяр спорт төре. Армспорт буенча дөнья чемпионатлары, халыкара һәм илкүләм ярышлар уздырыла.

(дәвамы)