Портал:Палеонтология/Сайланган дәвер
Триас периоды — мезозой чорының беренче периоды. Башы якынча 230 миллион ел элек, ахыры - 185-195 миллион ел элек.
Мезозой чорының иң башында флора бик бертөрле була. Плевромейяләр - плаундай үсемлекләр - доминантлык иткәннәр. Аларның биеклеге 2-3 метрга җитә алган. Иң яхшы шартларда яшәгәннәренең кайберләре агачтай була. Плевромейяләр бүгенге Көнбатыш Аурупадан Урыс платформасына кадәр, шуннан - Үзәк Азиягә һәм Себергә, Кытайга һәм Австралиягә таралганнар.