Портал:Башкортстан/Төп мәкалә

Башкортстанның Рус дәүләтенә кушылуы монументы.

Башкортста́н Республикасы́ (баш. Башҡортостан Республикаһы, рус. Республика Башкортостан) — Русия Федерациясенең эчендә республика, Идел буе федератив округына керә. Башкаласы — Уфа шәһәре. Территориядә иң зур тау — Ямантау. Иң эре елга - Агыйдел. Күлләр 2700 янында санала. Тулы мәйдан — 143,6 мең км². Республика территориясендә Башкортостан дәүләт тыюлыгы урынлашкан. Халык саны - 4 104 336 кеше, аларның 2 626 613 шәһәрләрдә, 1 447 723 авылларда тора. Эре шәһәрләре - Уфа (1 062 300 кеше), Эстәрлетамак (273 394 кеше), Салават (155 596 кеше). (дәвамы)