Пермь операциясе (1919)

(Пирем операциясе (1919) битеннән юнәлтелде)

Пермь операциясе1919 елның июнендә узган ЭККА Көнчыгыш фронтының Себер армиясе көчләренә каршы һөҗүм итү операциясе. ЭККА Көнчыгыш фронты каршы һөҗүменең өлеше.

Пермь операциясе
Төп низаг: Россия ватандашлар сугышы
Дата

20 июнь1 июль 1919

Урын

Урал

Нәтиҗә

Пермь һәм Көнгер шәһәрләре кызыллар тарафыннан алына, Екатеринбург операциясе башлана

Көндәшләр
ЭККА Россия байрагы Ак гвардия
Сәргаскәрләр
билгесез Россия байрагы Радола Гайда
Яклар көчләре
2-я и 3-я армии ЭККА Көнчыгыш фронтының 2нче һәм 3нче армияләре:
  • 40 мең штык
  • 5,7 мең кылыч
  • 226 корал (орудие)
  • 961 пулемёт

Идел хәрби флотилиясе

Себер армиясе
  • 44 мең штык
  • 5 мең кылыч
  • 158 корал (орудие)
  • 538 пулемёт

Ак флотилиясе:

  • 15 парахут
  • 2 йөзә торганбатаре
  • һидроочкычлар белән баржасы
  • ярдәмче көймәләре
Югалтулар
билгесез билгесез

Кызыл армиясенең һөҗүме аның өчен уңышлы Сарапул-Воткинск операциясе тәмам булуыннан соң башланган; Василий Шоринның 2нче армиясе Көнгергә (һәм алга таба, Пермьгә) һөҗүмне башлаган, Сергей Межениновның 3нче армиясе исә Пермьгә төньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан һөҗумне башлаган.

21 июньдә 2нче армиясенең өлешләре Идел флотилиясе ярдәме белән Уса янында Чулманны кичтеләр һәм Көнгергә таба кузгалганнар. 29 июньдә кызылларның 21нче укчылар төмәне Көнгергә килеп җитә, бу акларда Пермь тирәсеннән тылдан һөҗүм куркынычын тудырган. Икенче көнне кызылларның 29нче укчылар төмәне (3нче армия) Пермь янында Чулманны кичте.

1 июльдә кызылларның 2нче армиясе Көнгерне алалар; шул ук көнне 3нче армия өлешләре Пермьгә бәреп керәләр.

Пермь операциясенең уңылшлы нәтиҗәсе Кызыл армиясенә киләчәктә Уралга һөҗүмне дәвам итәргә мөкинлек биргән.

Чыганаклар үзгәртү

  • Гражданская война и военная интервенция в СССР. Энциклопедия / редколл., гл. ред. С. С. Хромов. — 2-е изд. — М., «Советская энциклопедия», 1987.

Шулай ук карагыз үзгәртү