Төп менюны ачу

Пирем бүлгесе (рус. Пермский округ) — Урал өлкәсе составындагы административ-территориаль берәмлек. 1923—1930 елларда гамәлдә торган. Үзәге Пирем шәһәрендә урнашкан булган.

Пирем бүлгесе
рус. Пермский округ
Ил

ССРБ

Статус

Округ

Регион

Урал өлкәсе

Административ үзәк

Пирем

Нигезләү датасы

ноябрь 1923

Юкка чыгару датасы

30 июль 1930

Халык саны (1926)

716 169 кеше

Мәйдан

38247 км²

Пирем бүлгесе харитада

Эчтәлек

ТарихҮзгәртү

Пирем бүлгесе 1923 елның ноябрендә төзелә. Бүлге тәркибенә элекке Пирем губернасының Оханск өязе (87% өлеше), Пирем өязе (86% өлеше), Саликам өязе (12% өлеше), Уса өязе (2% өлеше) һәм Вятка губернасының Сарапул өязе (1% өлеше) җирләре кертелгән.[1]

1930 елның 30 июлендә Пирем бүлгесе, ССРБ бүлгеләрнең күпчелеге кебек үк, юкка чыгарылган; аның районнары Урал өлкәсенең туры буйсынуына күчерелгән.

Административ бүленешҮзгәртү

Халык саныҮзгәртү

1926 елда Пирем бүлгесенең халык саны 716169 кешене тәшкил иткән, шул исәптә урыслар — 95,5%; татарлар — 1,9%.[2]

ИскәрмәләрҮзгәртү

Тышкы сылтамаларҮзгәртү