Григорий Агейкин

(Петр Агейкин битеннән юнәлтелде)

Агейкин Петр улы Григорий (1 декабрь 19241 декабрь, 2007) — эрзян һәм рус шагыйре, язучы.

Григорий Агейкин
Туган 1 декабрь 1924(1924-12-01)
Кочкурово[d], Саран өязе, Пенза губернасы, РСФСР, СССР
Үлгән 1 декабрь 2007(2007-12-01) (83 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Мордовия дәүләт университеты
Һөнәре язучы

Биографиясе үзгәртү

Агейкин Григорий 1 декабрь 1024 нче елда Кочкурово авылында (хәзерге Кочкурово районы үзәге, Мордовия). Крестьян гаиләсендә икенче бала. Уку вакытында мәктәптә тырышып мордва теле белән шөгыльләнә, 6 класта беренче шигырен яза, ул мәктәп стена газетасында басыла; язучы И. П Кривошеев белән курешкәндә, иҗатка омтылыш өчен хуплау алды. Тиздән Григорий шигерләре "Сятко" газетасында басыла.

1941 елда үзгәртү

Агейкин Бөек Ватан сугышына чакырыла. Разведкада хезмәт итә, Смоленск төбәгендә сугышка катнашты, Украинада хэм Белоруссияда, Молдавия, Румыния, Венгрия, Австрия һәм Болгарияда (Кызыл Байрак ордены һәм II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры). 1947 нче елнын апрелендә ватанына кайтты. Партия мәктәбен һәм Мордовия дәүләт университетын, филология факультетын тәмамлады. "Мордовия советы" һәм " Эрзянь коммуна" газетасында эшләде, һәм "Пионерэнь вайгель" ("Пионер тавышы") журналында редактор булып эшләде,шуның аркасында балалар өчен әсәрләр яза башлаган. Агейкин газетасында Мордовиянең булачак атаклы язучыларыда: А. Моро, А. Лукьянов һәм Е. Пятаев басылды. Тиздән өч басманың барысы да «Советская Мордовия» басмасына берләштерелә, анда эрзә, мукшы һәм рус телләрендә мәкаләләр һәм әсәрләр басытыра. «Эрзянь коммуна» газетасы яңадан чыга башлауга шунда эшен дәвам итә.

Агейкин халыклар дуслыгына, туган як матурлыгы, хезмәт һәм мәхәббәт темасына багышланган күп кенә әсәрләрне бастырып чыгарган. Балалар өчен хикәяләр һәм шигырьләр авторы, баллада, очерклар, фельетоннар һәм юморескалар авторы буларак билгеле.

Вафат булды 1 декабрь, 2007 ел.

Библиография үзгәртү

Җыентыклар үзгәртү

  • «Вишка ялгинеть» (Кечкенә дуслар, 1958)
  • «Сырнень тештинеть» (Алтын йолдызчыклары, 1959)
  • «Седей вайгель» (Голос йөрәк, 1964)
  • «Боря — космонавт» (1967)
  • «Кие киде җырлады?» (Кем кемнән курка?, 1976)
  • «Лемзеркай» (Шомырт, 1980)

Хикәяләр үзгәртү

  • «Калавтозь кире» (Размотанный клубок)
  • «Топтыга»
  • «Максим»
  • «Селмов оят» (Крылатые друзья)
  • «Туз»
  • «Янгын»
  • «Перець» (Борыч)
  • «Иля кадново ялгасто» (Түгел отставай от дуслар)
  • «Баян»
  • «Паро тев» (Яхшы эш)
  • «Тундонь валске» (Язгы иртә)

Әдәбияты үзгәртү