Петимат Петирова

Петимат Руслановна Петирова (чеч. Петирова ПетӀмат; 1982 елның 12 феврале, Элистанжи авылы, Веденск районы, Чечен-Ингуш АССР) — Чечен шагыйрәсе[1] һәм журналист, Чечен Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы һәм Чечен Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы. 2017 елның октябреннән — «Гоч» әдәби-сәнгать журналының баш мөхәррире.

Петимат Петирова
Туган телдә исем чеч. Петирова ПетӀмат
Туган 12 февраль 1982(1982-02-12) (42 яшь)
Элистанжи[d], Ведено районы[d], Чечен-Ингуш АССР[d], РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Чечен дәүләт университеты
Һөнәре журналист

 Петимат Петирова Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

1998 елда Элистанжи урта мәктәбен, ә 2004 елда Чечен дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый[2][3].

Карьера үзгәртү

Берничә ел Хаттуни авылында рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 2006 елдан Грозныйда китап нәшриятында эшли башлый[4].

Петимат Петрова буш вакытларында шигырьләр яза. Шагыйрә үзенең беренче җыентыгын 2009 елда ук чыгара. Петимат чечен телендә генә яза[5]. 2008 елдан 2017 елга кадәр Петимат «Ислам таңнары» газетасы баш мөхәррире урынбасары булып эшли[6][7].

2006—2008 елларда Грозный шәһәрендә китап нәшриятында эшли. Петиматның шигырьләре «Нана», «Орга», «Вайнах», «СтелаӀад» (Салават күпере) журналларында һәм «Исламан зӀаьнарш» (Ислам таңнары), «Даймохк», «Хьехархо» газеталарында, «ЗӀуга» (Шөпшә) юмористик-сатиристик журналларында басыла. Үзен проза, шигърият һәм публицистикада сынап карый. Петиматның шигырьләре һәм хикәяләре «МаргӀалш» (Ботаклар), «Чечен хикәясе» җыентыкларына кертелә. Аның «Сатийсаман заза» (Көтү чоры) дигән шигырьләр җыентыгы дөнья күрә[8].

2015 елда фәнни хезмәткәр, филология фәннәре кандидаты Хәмзәт Яндарбиевның шагыйрә иҗатын өйрәнүгә багышланган «Чечен шигъриятенең өмет төсе» дигән мәкаләсе дөнья күрә. Шигърияткә килгәнче ул укытучы, журналист булып эшләгән һәм инде билгеле бер тормыш тәҗрибәсе булган[9].

2017 елда Петимат «Гоч» әдәби-сәнгать журналы эшен яңарту идеясе белән чыгыш ясый. Яңартылган журнал 999 данә тираж белән чыга. Яңартылган «Гоч» журналының беренче номеры Петиматның шәхси акчаларына чыгарылган. Текстларны чечен теленә Петимат һәм аның коллегалары — чечен шагыйрьләре һәм язучылары тәрҗемә иткән[10]. Петимат Чечен Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Чечен Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы[4].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. В Общественной палате ЧР прошел творческий вечер поэтессы Петимат Петировой
  2. Историко-культурологический онлайн журнал "PROMETHEUS" №15 2013 елның 22 сентябрь көнендә архивланган.
  3. Яндарбиев Х. Ш. Цвет надежды чеченской поэзии checheninfo.ru (20 октября 2015)
  4. 4,0 4,1 Цагуева Луиза. Петимат Петирова: «Главное - оставаться человеком в любом деле» grozny-inform.ru (4 марта 2015)
  5. В Грозном отметили Всемирный день писателя 03.03.2015, archived from the original on 2018-06-14, retrieved 2021-10-27 
  6. В Грозном определены победители II Республиканского конкурса «Нохчийн мотт — сан дозалла» 2018 елның 15 июнь көнендә архивланган.
  7. Зори Ислама — духовно-просветительская газета
  8. Второе дыхание. Элина Хамзатова, archived from the original on 2018-06-14, retrieved 2021-10-27 
  9. Новые публикации сотрудников Института развития образования ЧР. Чахкиева Р. А., archived from the original on 2018-06-16, retrieved 2021-10-27 
  10. Издание журнала «Гоч» возобновлено в Чечне 08.12.2017, archived from the original on 2021-10-08, retrieved 2021-10-27 

Сылтамалар үзгәртү