Перуда ислам

Перуда азчылык дине

Перуда ислам (исп. El Islam en Perú, гарәп. الإسلام في البيرو‎ ) ― азчылык дине. Перуда ислам буенча статистика илдә 15 000 мөселман бар дип исәпли, нигездә, болар ― ил башкаласы Лимада яшәүчеләр. Pew тикшеренү үзәге(ингл.) мәгълүматлары буенча, ислам динен 5000гә якын кеше тота, бу ― ил халкының (34,2 млн кеше, 2021 елга) 0,015 % ын тәшкил итә [1].

Перуда ислам
Дәүләт  Перу
 Перуда ислам Викиҗыентыкта
Бу мәкалә Ислам турында
Такна шәһәрендә 2008 елда ачылган Баб әл-Ислам мәчете

Тарих үзгәртү

Перу территориясендә беренче мөселманнар колонизация вакытында испаннар белән килгән африкалылар булган. Испания колонияләрендәге хакимиятләр җирле халык арасында католик динен таратырга омтыла һәм ислам дине таралуга каршы чыга. 1560 елда Перуның испан хакимияте «Гвадалахара мавры» дип аталган Лопе де ла Пенаны Кускода «Ислам динен таратканы өчен» гомерлеккә төрмәгә хөкем итә [2][3][4]. Башка чыганаклар мөселман Альваро Гонсалесуның шундый ук җәзага тартылуы турында сөйли [5]. Шулай ук «испанлы Хуан Солано һәм кара тәнле хатын-кызның улы» мулат Луис Солано Ислам таратуда гаепле дип табыла, моның өчен үлем җәзасы ала [6][7].

Испан колонияләрендә мөселманнарга каршы эзәрлекләүләр ешайган саен, алар ислам динен яшерен рәвештә тота башлаганнар [8]. Нәтиҗәдә, Ислам Перу территориясендә тулысынча юкка чыккан.

Ислам янәдән Перуда XX гасырның 40 нчы елларында, Фәлистыйн һәм Ливан мөселманнарының Гарәп-израиль сугышыннан качуы башлангач, барлыкка килә.

Луис Кастро исемле перулы ислам динен кабул итә, 1980-елларда Мәдинә ислам университетында(ингл.) укый [9].

2011 елның гыйнварында Перу кайбер Латин Америкасы илләре белән бергә Фәлистыйн дәүләтен рәсми рәвештә тануы турында игълан итә [10].

Соңгы вакытта Бангладеш һәм башка Азия илләре мөселманнарының Перуга күчүе арта.

Ислам оешмалары үзгәртү

Перуда берничә ислам оешмасы бар, шул исәптән:

  • Перу ислам берлеге (Asociación Islámica del Perú)
  • Перуның Нәкшбанди Хаккани тарикате мөселманнары (Musulmanes Peruanos of Naqshbandi Haqqani tariqa)
  • Лимада Asociación Islam Peru (Перу ислам берлеге)

Мөселман җәмгыяте www.IslamPeru.org веб-сәхифәсен булдырган.

Мәчетләр үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  Такна шәһәрендәге Баб әл-Ислам мәчете күренешләре.

1993 елда мөселман җәмгыяте Лимада, Хесус-Мария районында мәчет ача, әмма соңрак ул финанс кыенлыклары аркасында ябыла. Икенче мәчет Вилла Эль Сальвадор районында ачылган, әмма тиздән ул да ябылган.

Илдә беренче тапкыр ислам архитектурасы нигезендә төзелгән гамәлдәге мәчет ― Такна шәһәрдендәге Баб әл-Ислам мәчете (Mezquita Bab Ul Islam). 2000 елда нигезләнеп, 2008 елда ачылган. Перу президенты (1990–2000) Альберто Фухимори(ингл.) рөхсәте белән Перуда 1990-елларда Япония һәм Азия илләреннән китерелгән тотылган автомобильләрне сату белән шөгыльләнүче пакистанлы эшмәкәрләр тырышлыгы белән булдырылган [11]. Янәшәсендәге Шаһ Вәлиулла мәктәбе белән бергә зурлыгы буенча төбәктәге иң зур мәчет. Гыйбадәтләр испан һәм гарәп телләрендә кылына. Хатын-кызлар өчен гыйбадәт залы икенче катта урнашкан [12]. Такна шәһәрендә 1995 елда 95, 2000-еллар азагында 500 мөселман яшәгән. Мәчетнең имамы – 2015 елда Мөхәммәд Усман (Mohammad Usman) [11].

2000―2010 елларда фәлистыйнлы мөселманнардан оешкан Перу ислам берлеге (Asociación Islámica del Perú) Лимада Магдалена мәчете (Лима мәчете, Mezquita de Magdalena, Mezquita de Lima) төзелешен тәмамлый[13].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Table: Muslim Population by Country (ингл.), Pew Research Center's Religion & Public Life Project (2011-01-27). 6 май 2018 тикшерелде.
  2. Encyclopedia of African-American culture and history: the Black experience in the Americas, Volume 4.
  3. Servants of Allah: African Muslims Enslaved in the Americas.
  4. Islamic studies, Volume 45, Issues 1-2.
  5. Lea, Henry Charles. Inquisition of the Spanish Dependencies.
  6. Bowser, Frederick P. The African Slave in Colonial Peru.
  7. The African Slave in Colonial Peru 1524-1650 (Stanford: Stanford University Press, 1974), 251. .
  8. Louis Cardaillac Le Problème Morisque en Amérique(фр.) // Mélanges de la Casa de Velázquez. — В. 1. — Т. 12. — С. 283—306. — ISSN 0076-230X. — DOI:10.3406/casa.1976.2230
  9. Ahsani, S. A. H. (1984). «Muslims in Latin America: A Survey—Part I.». Journal of the Institute of Muslim Minority Affairs (5).
  10. Reuters
  11. 11,0 11,1 La vida musulmana en la ciudad heroica. EL COMERCIO PERÚ
  12. Islamic Bulletin, Trip to Peru, Issue 14
  13. La diversidad musulmana en el distrito de Magdalena. PERU21