Павел Павлович Штеллер (1910 елның 1 (14) гыйнвары, Санкт-Петербург1977 елның 4 феврале, Мәскәү) — Совет архитекторы, шәһәр төзүче һәм укытучы; 1930 елларда — йөзүче һәм ватерполчы.

Павел Штеллер
Туган 1 (14) гыйнвар 1910
Санкт-Петербург, Россия империясе[1]
Үлгән 4 февраль 1977(1977-02-04)[1] (67 яшь)
Мәскәү, СССР[1]
Күмү урыны Введен зираты[d]
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
Әлма-матер И. Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институты[d]
Һөнәре мигъмар
Эш бирүче Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты[d]

РСФСРның Атказанган архитекторы (1971). Ленин (1962) һәм өченче дәрәҗә Сталин премиясе лауреаты (1951).

Тормыш юлы үзгәртү

1910 елның 1 (14 гыйнварында) Санкт-Петербургта опера артистлары гаиләсендә туа. Яшь чакта йөзү белән мавыга, югары спорт нәтиҗәләренә ирешә[2].

1936 елда Илья Репин исемендәге Ленинград рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институтында(рус.) архитектура факультетын тәмамлый, архитектор-рәссам белгечлеге ала. Уку вакытында ук Ленинградның кайбер әйдәп баручы архитекторларында ярдәмче булып эшли башлый: Евгений Левинсон һәм Игорь Фомин остаханәсендә Ленинградның «Интурист» кунакханәсе проекты өстендә эшли, Ной Троцкийга Советлар Йорты проектын үтәүдә ярдәм итә. 1937 елда Павел Штеллер курсташлары Виктор Ассом һәм Виктор Лебедев белән бергә үзенең институт укытучысы Лев Руднев остаханәсендә эшли башлый. Рудневта эшләгән вакытта аның кайбер проектларында катнаша, мөстәкыйль проектлау башлый. 1938 елдан ССРБ Архитекторлар берләшмә әгъзасы була[3].

Сугыш башлану белән Ленинградта кала, оборона корылмалары төзелешендә эшли, Эрмитаж кыйммәтләрен саклап калу белән шөгыльләнә. 1942 елда шәһәрдән «тормыш юлы» буенча чыгарыла һәм шул ук елны Мәскәүдә Лев Руднев остаханәсендә эшли башлый. 1948 елда Моспроектка эшкә күчә.

1951 елда «Советская» кунакханәсе проекты өчен (Виктор Лебедев һәм Иосиф Ловейко белән берлектә башкарылган) Штеллерга Сталин премиясе бирелә. 1950 еллар азагыннан Кремльдә Корылтайлар сараен төзү белән шөгыльләнүче архитекторларның авторлык төркеме составына керә, аннары Дмитрий Чечулин җитәкчелегендәге автор коллективлары составында «Россия» кунакханәсен һәм РСФСР Советлар Йортын проектлаштыру белән шөгыльләнә (архитектура-иҗат мәсьәләләре буенча остаханә җитәкчесе урынбасары булып тора). 1962 елда Кремль корылтайлар сараен проектлауда һәм төзүдә катнашкан өчен Ленин премиясе бирелә. Шул ук елларда Штеллер яңа Мәскәү магистрален — Яңа Киров проспектын проектлаштырган остаханәне җитәкли[3]. Архитектура эшчәнлегеннән тыш, Павел Штеллер күп еллар дәвамында Василий Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институтында укыта, архитектура журналларында актив басыла. 1963 елдан бирле Мәскәү-елга яр буенда Электр заводы йортында яши[2].

1977 елның 4 февралендә вафат була. Мәскәүдә Введен зиратында җирләнгән[3].

Архитектура эшләре үзгәртү

  • Евгений Левинсон һәм Игорь Фомин җитәкчелегендәге «Интурист» кунакханәсен проектлауда катнаша (1930 нчы еллар, Санкт-Петербург, Петр яр буе) үзгәртелгән проект буенча төзелгән;
  • Ной Троцкий җитәкчелегендәге Советлар Йортын проектлауда катнаша (1930 нчы еллар, Санкт-Петербург, Мәскәү проспекты, 212);
  • Архфондның ял йортын реконструкцияли, Виктор Лебедев белән берлектә (1930 нчы еллар, Петергоф);
  • Лев Руднев җитәкчелегендәге административ бинаны проектлауда катнаша (1930—1940 еллар башы, Мәскәү, Фрунзе яр буе, 22), хәзер — Россия коры җир гаскәрләренең Төп штабы бинасы.;
  • Авторлар коллективы составында Воронежның генераль схемасы һәм үзәк эскизы (1940 еллар);
  • Авторлар коллективы составында торгызыла торган районнар өчен колхоз торагы проектлары сериясе (1940 нчы еллар);
  • РСФСР Азык-төлек сәнәгате министрлыгы урнаштыру өчен Воронцовлар-Раевскийларның элеккеге шәһәр утарын реконструкцияли, Виктор Лебедев һәм Иосиф Шервуд белән бергә (1951, Мәскәү, Петровка урамы, 12-16);
  • «Советская» кунакханәсе, Иосиф Ловейко һәм Виктор Лебедев белән берлектә (1951, Мәскәү, Ленинград проспекты, 32);
  • Максим Горький һәйкәленең архитектура өлеше, Виктор Лебедев белән берлектә, скульптор Вера Мухина (1952, Түбән Новгород, Горький мәйданы);
  • Виктор Лебедев белән берлектә «Үзәк кара җир өлкәләре» павильоны (1952—1954, Мәскәү, Бөтенроссия күргәзмә үзәге), 1980 нче елдан — «Кулланучылар кооперациясе» павильоны (60 нчы номерлы);
  • «Тынычлык проспекты» метро станциясе, Виктор Лебедев белән берлектә (1958, Мәскәү);
  • Кремль корылтайлар сарае, Михаил Посохин, Ашот Мндоянц, Евгений Стамо, Николай Щепетильников белән берлектә (1958—1961, Мәскәү, Кремль);
  • Смоленск мәйданын реконструкцияли, Владимир Гельфрейх, Виктор Лебедев белән берлектә, В. Н. Жадовский һәм А. И. Кузьмин катнашында (1950 ел, Мәскәү);
  • Дмитрий Чечулин җитәкчелегендәге автор коллективы составында «Россия» кунакханәсе (1964—1967, Мәскәү), сакланмаган;
  • РСФСР Советлар Йорты, Дмитрий Чечулин җитәкчелегендәге авторлар коллективы составында (1965—1977, Мәскәү, Краснопресненская яр буе, 2);
  • Яңа Киров проспектын салу проекты, автор коллективы белән җитәкчелек итү (1970 нчы, Мәскәү), өлешчә тормышка ашырылган.

Спорт казанышлары үзгәртү

Су полосы буенча ССРБ җыелма командасы уенчысы (состав: капкачы Валерий Буре, Василий Поджукевич, Владимир Китаев, Андрей Кистяковский, Александр Шумин, Павел Штеллер, Иван Толчин) берничә халыкара матчны, шул исәптән 1934 елда Швеция җыелма командасы белән матчны ота — 8:1 (халыкара кагыйдәләр буенча уйналган беренче период — 2:1)[4].

Йөзү буенча ССРБ чемпионатында 1934 елда профсоюзлар командасы составында чыгыш ясый:

  • 4×100 м га катнаш эстафетада чемпион (В. Уваров, Н. Борисов, П. Штеллер, А. Шумин) — 4.48,7 (ССРБ рекорды);
  • 100 м га ян якта йөзүдә көмеш медаль иясе — 1.10,2 — А. Шуминга оттыра (1.09,7)[5]

Ленинград җыелма командасы составында эстафеталарда ССРБ рекордчысы:

Нәтиҗә Команда составы Дата Урын
4×200 м ирекле стиль белән 10.50,8 П. Нейман, В. Поджукевич, П. Штеллер, В. Китаев 1934, 15 гыйнвар Ленинград
10.07,8 П. Штеллер, А. Шумин, П. Нейман, В. Китаев 1934 Ленинград
4×100 м катнаш 4.59,3 А. Шумин, П. Штеллер, Г. Остен-Сакен, В. Китаев 1931 Мәскәү
4.56,0 А. Резников, А. Шумин, Г. Остен-Сакен, П. Штеллер 1933, 26 февраль Ленинград

Бүләкләр һәм мактаулы исемнәр үзгәртү

  • РСФСРның Атказанган архитекторы (1971);
  • Өченче дәрәҗә Сталин премиясе (1951) — Мәскәүдә «Советская» кунакханәсе архитектурасы өчен (1950);
  • Ленин премиясе (1962) — Кремль корылтайлар сарае архитектурасы өчен;
  • Хөрмәт Билгесе ордены һәм медальләр.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Штеллер Павел Павлович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  2. 2,0 2,1 Штеллер Павел Павлович // Московская энциклопедия. / Гл. ред. С. О. Шмидт. — М., 2007—2014. — Т. I. Лица Москвы: [в 6 кн.].
  3. 3,0 3,1 3,2 Е. Н. Левинская. П. Штеллер (1910—1977) // Зодчие Москвы. — М.: Московский рабочий, 1988. — Т. 2. — С. 327—332. — 368 с.
  4. Валерий Буре. И по-шведски, и по-русски // Невыдуманные истории. — М.: «Физкультура и спорт», 1968.
  5. Плавание. Справочник / Составитель З. П. Фирсов. — М.: «Физкультура и спорт», 1976. — С. 192—193.

Әдәбият үзгәртү

  • Е. Н. Левинская. П. Штеллер (1910—1977) // Зодчие Москвы. — М.: Московский рабочий, 1988. — Т. 2. — С. 327—332. — 368 с.