Жигарев Павел Федорович (6 (19) ноябрь 1900 ел2 октябрь 1963 ел, Мәскәү шәһәре) — совет хәрби җитәкчесе, Авиация баш маршалы (1955). ССРБ ның хәрби-һава көчләре баш командующие, (1949-1957). КПСС Үзәк Комитетына әгъзалыкка кандидат (1952-1961). ССРБ Югары Советының 3 нче чакырылыш Милләтләр советы депутаты (1950-1954).

Сурәт
Җенес ир-ат
Ватандашлык  Россия империясе
 СССР
Хезмәт итүе СССР
Туу датасы 19 ноябрь 1900(1900-11-19)[1]
Туу урыны Весьегонский район[d], Бежецкий округ[d], Мәскәү өлкәсе
Үлем датасы 2 октябрь 1963(1963-10-02)[1] (62 яшь)
Үлем урыны Мәскәү, СССР
Җирләнгән урыны Новодевичье зираты[d]
Һөнәр төре хәрби хезмәткәр
Әлма-матер Тверская кавалерийская школа[d]
Сәяси фирка әгъзасы Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашучы КПССның XXII съезды[d], XIX съезд КПСС[d] һәм XX съезд КПСС[d]
Хәрби дәрәҗә гаскәр төренең баш маршалы[d]
Җитәкләгән хәрби соединение (ИСКЕРГӘН) хәрби-һава көчләре һәм Авиация дальнего действия СССР[d]
Сугыш Алман-совет сугышы, Совет-япон сугышы[d] һәм Икенче япон-кытай сугышы[d]
Гаскәр төре ССҖБ хәрби-һава көчләре[d]
Әгъзалык СБКФ ҮК
Бүләкләр
Ленин ордены Кызыл Байрак ордены Кызыл Йолдыз ордены юбилейная медаль «XX лет Рабоче-Крестьянской Красной Армии» орден Кутузова I степени «Мәскәүне саклаган өчен» мидәл «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» мидәле медаль «За победу над Японией» юбилейная медаль «30 лет Советской Армии и Флота» Кызыл Байрак ордены Кызыл Байрак ордены Ленин ордены юбилейная медаль «40 лет Вооружённых Сил СССР» Мәскәүнең 800-еллыгы истәлегенә мидәл
 Павел Жигарев Викиҗыентыкта

Сугыш алды еллары үзгәртү

Жигарев Павел Федорович 1900 елның (6 (19) ноябрендә Тверь губернасы Борисково авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Рус. 1919 елдан Эшче-Крестьян Кызыл Армиясендә. 1920 елдан РКП(б) әгъзасы. 19191920 елларда Твердә запастагы кавалерия полкында хезмәт итә, Гражданнар сугышының төп хәрби хәрәкәтләрендә катнашмый.

1922 елда РККА комсоставның 4 нче кавалерия мәктәбен тәмамлый, аннары кавалерия взводы белән командалык итә. 1925 елдан үз теләге белән авиацияга күчә һәм укырга җибәрелә. 1927 елда Ленинград очучы-күзәтүчеләрнең хәрби мәктәбен тәмамлый. Берничә ел хәрби-авиацион уку йортларында укыта. 1932 елда — РККА ның профессор Н. Е. Жуковский исемендәге Хәрби-һава академиясен, 1933 елда аның янында адъюнктурасын тәмамлый. Шул ук елдан — Качи очучы югары авиацион мәктәбе штабы начальнигы, шул ук вакытта үзе дә хезмәт бурычын үтәве белән беррәттән бу мәктәпне тәмамлый.

19341936 елларда авиацион частлары — аерым эскадрильядан алып авиабригадага кадәр — белән командалык итә. 19371938 елларда совет очучылары-ирекмәннәр төркемен җитәкләп Кытайда командировкада була. Япон-Кытай сугышында Чан Кайши хөкүмәт гаскәрләре ягында хәрби хәрәкәтләрдә катнаша, япон авиация һөҗүмен кире кагуны, һава һөҗүменә каршы оборона оештыра, Кытай очучыларын совет самолетларында күнектерә.

Жигаревның Кытайдагы эшмәкәрлеге югары баһалана һәм аннан кайткач, 1938 елның сентябрендә РККА Хәрби-Һава көчләренең Хәрби әзерлек идаралыгы начальнигы итеп тәгаенләнә. 1939 елдан — 2 нче аерым Ерак Көнчыгыш армиясе Хәрби-Һава көчләре командующие. 1940 елның декабреннән — РККА Хәрби-Һава көчләренең Баш идаралыгы начальнигының беренче урынбасары, ә 1941 елның апреленнән — начальнигы. Авиация генерал-лейтенанты (4.06.1940).

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  1. 1,0 1,1 TracesOfWar