Отто ван Веен
Отто ван Веен, Октавиус Вениус, Отто Вениус; нидерланд телендә: Otto van Veen, (латин телендә: Octavius Vaenius, Otto Venius; 1556, Лейден — 1629 елның 6 мае, Брюссель) — фламанд рәссамы: живописец, рәсем ясаучы һәм гравёр, китап иллюстраторы. Зур буыннан килүче рәссамнар гаиләсе вәкиле. Отто ван Веен күбесенчә Антверпенда һәм Брюссельдә эшләгән әдип-гуманист, халыкара маньеризм рәссамы булган. Ул Антверпенда зур остаханәдә иҗат иткән дини һәм мифологик сюжетларга картиналар, аллегорияләр һәм портретлар белән мәшһүр. Моннан тыш ул эмблемалар белән берничә китап эшләгән һәм 1594 яки 1595 елдан алып 1598 елга кадәр Питер Пауль Рубенсның остазы булган. Аның классик белем алган (pictor doctus) рәссам-гуманист һәм романист роле үзе дә шул рольне алган яшь Рубенска йогынты ясаган. Отто ван Веен эрцгерцоглар Альбрехт һәм Изабелланы кертеп Габсбург Нидерландларның берсен-берсе алыштырган губернаторларының сарай яны рәссамы булган[13][14].
Ван Веен рәссамнар гаиләсе
үзгәртүВан Веен гаиләсе берничә буын XVI—XVII гасыр рәссамнарны колачлаган. Бальтазар ван дер Веен (1596—1657) мәшһүр живописец-пейзажист булган. Отто ван Веен ышанулы романист буларак мәгълүм, Римда Фарнезе йорты һәм Прагада император Рудольф II сарай яны белән бәйле булган. Отто ван Веенның ир туганнары — Питер, Артус, Этьен һәм Гейсберт ван Вeeн (1558—1630) мәшһүр живописец һәм гравёрлар булган. Аның энеләре һәм сеңлесе (Питер балалары): Аполлония, Симон һәм Якоб мәшһүр пастель белән рәсем ясаучылар булган. Аның Мария Лоэтс (Лотс яки Лоос) дигән хатыныннан кызы Гертруда шулай ук рәссам булып киткән (аның алты яшьлек улы Корнелис 1605 елның 19 сентябрендә Изге Иаков чиркәвендә күмелгән булган)[15].
Отто ван Веенның тәрҗемәи хәле
үзгәртүОтто ван Веен Голландиядә, Лейденда туган, 1572 елдан бирле көньяк Нидерландта торган. Киләчәк рәссамның әтисе — Корнелис Янс ван Веен (1519—1591) Лейденның бургомистры булган һәм гаилә бай булган. Аның әтисе рыцарь, Хогевен, Депласс, Вюрс лорды булган һәм гаилә риваяте буенча Иоанн III-нең улы герцог Брабанттан килеп чыккан булган. Ул шулай ук хокук докторы, шәһәрнең юрисконсульты һәм Габсбург Нидерландларының Генераль штатларында Голландия графлыгының вәкиле булган.
Отто ван Веен 1572 елга кадәр Лейденда Исаак Клас ван Сваненбургтан (1537—1624) живопись өйрәнгән, 1572 елның октябренә кадәр, шул вакытта Лейденны протестант армиясе яулап алу католик гаиләне Антверпенга, ә аннан соң Ахенга, Льежга күчәргә мәҗбүр иткән. Льежда Отто ике елга принц-епископның пажы булган[16]. Анда ул берникадәр вакыт шагыйрь, живописец һәм гуманист Доминик Лампсониустан һәм Жан де Рамедан (Реми) өйрәнгән. Лампсониус латыньне белгән, университет белеменә ия булган һәм дүрт ел Англиядә, Кентерберида кардинал Реджинальд Поулда сәркатип булып эшләгән. Ул ван Венны классик гуманистик әдәбият белән таныштырган. Яхшы белем һәм живопись һәм сәнгатьне аңларга омтылыш О. ван Веенны папа Римына барырга теләккә китергән, анда ул 1575 елда барган.
Ул Римда биш ел тирәсе булган һәм, мөгаен, Федерико Цуккародан өйрәнгән. Итальян сәнгате рәссам иҗатына әһәмиятле йогынты ясаган. Нидерланд историографы Карел ван Мандер «Рәссамнар турында китап»та (1604) ван Веен 1583 елда Льежга барышлый Мюнхенда һәм Кёльнда булуы турында яза. Прагада император Рудольф II һәм Бавариядә герцог Вильгельм V сарай яннарында эшләгән. Нидерландка 1585 ел тирәсендә кайткан. 1585 елда Көньяк Нидерланд губернаторы Парма герцогы Алессандро Фарнезеның Брюссельда сарае яны рәссамы булган. Герцогның 1592 елда үлеменнән соң ван Веен Антверпенга күчкән, анда 1594 елда Изге Лука Гильдиясе остасы булган. 1593 елның 19 ноябрендә 1000 гульденга Антверпенда йорт сатып алган[15]. Ул шулай ук зур остаханәне ачкан, анда 1595 елдан 1598 елга кадәр күренекле фламанд рәссамы Питер Пауль Рубенс өйрәнгән. Ван Веен Брюссель сарай яны белән мөнәсәбәтләрне дәвам иткән. 1599 елда ван Веен шәһәргә эрцгерцог Альбрехт VII Австрияле һәм Изабелла Клара Евгениянең тантаналы керүе уңаеннан шәһәрне бизәү белән җитәкчелек иткән[17].
Соңрак 1602 елда рәссам Антверпенның Изге Лука Гильдиясенең деканының вазыйфасын биләгән. 1606 елдан бирле ул җирле романистлар (Рим мәдәниятен сөючеләр) гильдиясенең әгъзасы, ә соңыннан деканы булган. Гильдия Антверпенда XVI гасырдан XVIII гасырга кадәр гамәлдә булган аксөяк һәм рәссамнарның җәмәгате булган. Әгъза булуның бер шарты булып Римга барып килү булган. Эрцгерцоглар Альбрехт һәм Изабелла 1612 елда яңартылган Брюссель тәңкә сараеның «караучысы» (waerdeyn) итеп билгеләгәннәр.
Иҗаты
үзгәртүСарай яны рәссамы эшчәнлеге дәверендә Отто ван Веен алтарь картиналарын ясаган (аларның күбесе хәзер Антверпенның соборында һәм чиркәүләрендә, Антверпен һәм Брюссель музейларында һәм шулай ук Париж Луврында), рәт гравюра шул исәптән эмблематик композиция ясаган (май белән һәм гризайль техникасында әзерлек эскизлары Руан, Лилль, Дуэ музейларында һәм шулай ук Луврда саклана). Ул Голланд Республикасының Генераль штатлары өчен картиналар ясаган, шул исәптән бу темага элек чыгарылган гравюралар нигезендә римлылар һәм батавларның (борынгы германнар кабиләсе) сугышын сурәтләүче 1613 ел белән даталанган унике картина сериясен. [18]. Ван Веен китап иллюстрацияләре өчен рәсемнәр ясаган, шул вакытта популяр эмблематик тупланмалар публикацияләрендә катнашкан, шул исәптән «Quinti Horatii Flacci Emblemata» (1607), «Amorum Emblemata» (1608), «Amoris divini Emblemata» (1615) һәм «Emblemata sivesymbola» (1624). Бу эшләрдә ван Венның рәссам буларак сәләтләре һәм галим-гуманист белемнәре кирәк булган[19]. Публикацияләр эмблемалар китаплары жанрының алга таба үсешенә әһәмиятле йогынты ясаган. Хосусан, «Quinti Horatii Flacci Emblemata» беренче мәртәбә 1607 елда Антверпенда нәшир Иероним Вердюссен тарафыннан чыгарылган булган. Бу китапта Рим шагыйре Гораций әсәрләре гравюралар ярдәмендә фәлсәфи һәм әхлакый фикер өчен актуаль сәнгать композицияләренә күчерелгән булган. Публикациянең беренче елында ике аерым басма чыккан. Беренчесендә разворотта аллегорик гравюра белән күбесенчә латыньда (күбесенчә Горацийның) Горацийның һәм башка антик авторларның текст фрагментлары булган. Шул ук Антверпен нәшире чыгарган икенче басмада латин текстлары белән янәшә һолланд һәм француз дүртьюллыклары барган, ә текстлар һәм сурәтләр тупламасы күбрәк традицион эмблемаларга охшый башлаган. 1612 елның өченче басмасына испан һәм итальян шигырьләре өстәлгән булган. Китап күп рәсем ясаучылары, гравёрлар, басма эшчеләре, галим-филологларның хезмәттәшлеге җимеше булган. Тупламалар XVII һәм XVIII гасырларда киң таралган булган, алардан Франциядә, Испаниядә, Италиядә һәм Англиядә күчермәләр ясаганнар. Китап Франциядә киләчәк корольне өйрәтү өчен һәм шулай ук өйдәге белешмә китабы итеп кулланылган булган.
Галерея
үзгәртү-
Алессандро Фарнезе портреты. Як. 1585. Агач, май. Король нәфис сәнгать музейлары, Брюссель
-
Рәссам гаилә тирәсендә эшләгәндә. 1584. Киндер тукыма, май. Лувр, Париж
-
Амазонкалар һәм скифлар. 1629 елга кадәр. Агач, май. Сәнгать тарихы музее, Вена
-
Гайсә өстендә елау. Як. 1598. Киндер тукыма, май. Лувр, Париж
-
Яшьлек вәсвәсәсе аллегориясе. Агач, май. Милли нәфис сәнгать музее, Стокгольм
-
Путти вакханалияне күрсәтәләр. 1590 һәм 1620 арасында. Бакыр, май. Милли фонд, Бельгия
-
Q. Horatii Flacci emblemata. 1607. Антверпен. Титул развороты
-
Бәхетле сугыш. Amorum emblemata. 1608
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ KulturNav — 2016.
- ↑ 2,0 2,1 Otto van Veen — 2009.
- ↑ Otto Vaenius — 1999.
- ↑ Le Dictionnaire des peintres belges du XIVe siècle à nos jours — La Renaissance du livre, 1995. — ISBN 978-2-8041-2012-2
- ↑ FINA Wiki — Аустрия фәннәр академиясе.
- ↑ 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 Deutsche Nationalbibliothek Record #118767461 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
- ↑ Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
- ↑ 8,0 8,1 RKDartists
- ↑ https://www.fine-arts-museum.be/nl/de-collectie/artist/vaenius-otto-1
- ↑ https://www.bellasartes.gob.ar/
- ↑ Portret "Graaf Hendrik van den Bergh (1573-1638)" op doek door Otto van Veen, circa 1618
- ↑ Collectie Boijmans Online — 2010.
- ↑ Neues allgemeines Künstler-Lexicon; oder Nachrichten von dem Leben und den Werken der Maler, Bildhauer, Baumeister, Kupferstecher etc. Bearb. von Dr. G. K. Nagler. — München: E.A. Fleischmann, 1835—1852
- ↑ Власов В. Г. Веен, Фен, Вениус // Стили в искусстве. В 3-х т. — СПб.: Кольна. — Т. 2. — Словарь имён, 1996. — С. 185. — ISBN 5-88737-005-X
- ↑ 15,0 15,1 Otto van Veen at the Netherlands Institute for Art History
- ↑ Octavio van Veen in Karel van Mander’s Schilderboeck, 1604
- ↑ Van de Velde C. Veen [Vaenius; Venius], Otto van // Grove Art Online. Oxford University Press, [accessed 18 May 2007]
- ↑ Brinio op het schild geheven Painting by Otto van Veen
- ↑ The Q. Horatii Flacci emblemata at the Emblem Project Utrecht
Әдәбият
үзгәртү- Питер Пауль Рубенс. Письма, документы, суждения современников. Переводы. Сост., вст. статья и примеч. К. С. Егоровой. — М.: Искусство, 1977
- Матвеева Е. А. Фламандская живопись XVII века. — М.: Белый город, 2008. — 127 c. ISBN 978-5-7793-1472-5
- Belkin, Kristin Lohse: Rubens. Phaidon Press, 1998. — ISBN 0-7148-3412-7 .
- Bertini, Giuseppe Otto van Veen, Cosimo Masi and the Art Market in Antwerp at the End of the Sixteenth Century // Burlington Magazine vol. 140, no. 1139. (Feb. 1998). Рp. 119—120.
- Montone T. Dolci ire, dolci sdegni, e dolci paci: The Role of the Italian Collaborator in the Making of Otto Vaenius’s Amorum Emblemata // Alison Adams and Marleen van der Weij, Emblems of the Low Countries: A Book Historical Perspective. — Glasgow Emblem Studies, vol. 8. Glasgow: University of Glasgow, 2003. Р.47.
- Rijksmuseum Amsterdam, Otto van Veen’s Batavians defeating the Roman
- Van de Velde C. Veen [Vaenius; Venius], Otto van // Grove Art Online. — Oxford University Press, [accessed 18 May 2007]
Сылтамалар
үзгәртү- Otto van Veen 2016 елның 23 июнь көнендә архивланган.(ингл.)
- Книга аллегорических гравюр Отто Вена 2016 елның 1 август көнендә архивланган.