Онлайн фильм фестивальләре

Онлайн фильм фестивальләре алар тулаем Интернетта уздырыла торган фильм фестивальләре. Кайбер очракларда фильмнар билгеле вакыт дәверендә күрсәтелә һәм караучылар тавыш бирә алалар. Әмма күбесенчә җиңүчеләр фестиваль оешмасы яки билгеләнгән жюри тарафыннан сайлана.

Top Shorts, The Monthly Film Festival һәм Omeleto әйдәп баручы онлайн фильм фестивальләрнең берсе. Алар дөньяның 5000 фильм фестивальләренең иң яхшы 10-нары арасында һәм онлайн фильм фестивальләренең беренчеләре арасында.[1][2][3]

Беренче онлайн фестиваль 1990-ынчы елларда Webdance Film Festival булган.

Технологик алгарышның тиз үсеше фильм фестивальләренә зур йогынты ясаган һәм аларны Интернетка чыгарган. Күп режиссёрлар фильмнарын санакларда, ә тасмада ясый һәм мөхәррирли. Һәм күп фильм яратучылар соңгы бәйсез релизлар өчен Интернетта эзлиләр.[4] Фильм фестивальләре җәмәгать һәм инвесторларны җәлеп итүче режиссёрлар өчен әһәмиятле булып торалар. Күп төп фильм фестивальләре онлайн компонента киләчәк фестивальләрнең һәм гомумән киләчәк фильмнарның әһәмиятле өлеше икәнен аңлыйлар.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Top Shorts on FilmFreeway https://filmfreeway.com/festival/ts
  2. TMFF on FilmFreeway https://filmfreeway.com/festival/tmff
  3. Omeleto on YouTube https://www.youtube.com/omeleto
  4. Watson, Stephanie, What are film festivals?, HowStuffWorks.com, retrieved 28 January 2013