Ольга Санфирова

Советлар Берлеге каһарманы

Ольга Александровна Санфирова (1917 елның 2 мае, Самар, Россия Империясе1944 елның 13 декабре Гродно, Беларус ССР) — 46 нчы гвардия төнге бомбардировщиклар авиациясе полкының (4 нче һава армиясенең 325 нче төнге бомбардировщиклар авиациясе дивизиясе, 2 нче Беларус фронты) эскадрилья командиры, гвардия капитаны.

Ольга Санфирова
Туган телдә исем рус. Ольга Александровна Санфирова[1]
Туган 2 май 1917(1917-05-02)
Самар, Россия империясе
Үлгән 13 декабрь 1944(1944-12-13) (27 яшь)
Һродна, Беларус Совет Социалистик Республикасы, СССР
Күмү урыны Һродна
Ватандашлыгы  СССР
Россия империясе
Һөнәре очучы, офицер
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге Каһарманы — 1945
Ленин ордены Кызыл Байрак ордены Александр Невский ордены I дәрәҗә Ватан сугышы ордены
Хәрби дәрәҗә капитан

 Ольга Санфирова Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Ольга Санфирова 1917 елның 2 маенда Самар шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. Керәшен татары[2]. Мәскәү өлкәсенең Коломна шәһәрендә аэроклубны тәмамлый. Үзбәкстан башкаласы Ташкәнт шәһәрендә яши һәм эшли.

1941 елның декабреннән Кызыл Армиядә. Батайск хәрби авиация пилотлар мәктәбен тәмамлый. 1942 елның маеннан гамәлдәге армиядә. 1942 елдан СБКФ әгъзасы.

46 нчы гвардия төнге бомбардировщиклар авиациясе полкының (4 нче һава армиясенең 325 нче төнге бомбардировщиклар авиациясе дивизиясе, 2 нче Беларус фронты) эскадрилья командиры Ольга Санфирова дошманның җанлы көчләрен һәм ныгытмаларын юк итү өчен, 875 очу сәгатьле 630 төнге сугышчан очыш ясый. Төньяк Кавказны саклауда һәм азат итүдә, Яңарусия-Таман, Керчь-Эльтиген, Кырым, Белорус һөҗүм операцияләрендә катнаша. Дошман контроле астындагы территориягә 77 тонна бомба ташлый.

1944 елның 13 декабрендә сугышчан бурычын үтәп кайтканда һәлак була. Машинаны Польшада, Населска районында очышлар вакытында ук яндырдылар. Ольга һәм Руфина Гашева (штурман), парашют белән сикереп, нейтраль полосага эләгәләр. Ольга Санфирова пехотага каршы минада шартлый. Белоруссиянең Гродно шәһәрендә туганнар каберлегендә җирләнгән[3].

Бүләкләр үзгәртү

Истәлек үзгәртү

  • Самар шәһәрендә һәм Беларуссиянең Гродно шәһәрендә урамнар аның исеме белән аталган[8].
  • Самар шәһәренең Революцион һәм Аэродром урамнары киселешендә, Самар яшьләр йорты янындагы скверда һәйкәл урнаштырылган[9]. Архитектор — Ю. И. Мусатов, скульптор — А. С. Головнин[10].
  • Коломна шәһәрендә бюсты һәм аэроклуб бинасында мемориаль такта урнаштырылган.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Герои страны — 2000.
  2. Самарские судьбы(үле сылтама)
  3. Память народа :: Донесение о безвозвратных потерях :: Санфирова Ольга Александровна, 13.12.1944, убит,. pamyat-naroda.ru. 2017-10-06 тикшерелгән.
  4. Память народа :: Документ о награде :: Санфирова Ольга Александровна, Герой Советского Союза (Орден Ленина и медаль «Золотая звезда»). pamyat-naroda.ru. 2017-10-06 тикшерелгән.
  5. Память народа :: Документ о награде :: Санфирова Ольга Александровна, Орден Красного Знамени. pamyat-naroda.ru. 2017-10-06 тикшерелгән.
  6. Память народа :: Документ о награде :: Санфирова Ольга Александровна, Орден Александра Невского. pamyat-naroda.ru. 2017-10-06 тикшерелгән.
  7. Память народа :: Документ о награде :: Санфирова Ольга Александровна, Медаль «За оборону Кавказа». pamyat-naroda.ru. 2017-10-06 тикшерелгән.
  8. Андрей Артёмов. Улицы, названные в честь героев Великой Отечественной | «Другой город» самарский интернет-журнал. 2020-09-09 тикшерелгән.
  9. Памятник лётчице Ольге Санфировой 2012 елның 2 октябрь көнендә архивланган..
  10. Администрация Железнодорожного района городского округа Самара. Мемориальные объекты находящиеся на территории Железнодорожного района 2013 елның 17 март көнендә архивланган..

Сылтамалар үзгәртү