Олег Коробченко

Татарстан премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры

Олег Владимир улы Коробченко (рус. Коробченко Олег Владимирович, 1977 елның 12 мае, СССР, Белоруссия ССР) – бизнесмен, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры в.б. (2022 елның 30 маеннан).

Олег Коробченко
Татарстан премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры
Вазыйфага керешкән
2022 елның 30 мае
Аңа кадәр Альберт Кәримов
Шәхси мәгълүмат
Туган 12 май 1977(1977-05-12) (46 яшь)
СССР, Белоруссия ССР
Сәяси фирка Үсеш фиркасе
Белем Икътисад, идарә һәм хокук институты
РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1977 елның 12 маенда Белоруссиядә туган. Әтисе ― төзүче, әнисе ― балалар бакчасы тәрбиячесе. Яр Чаллыга гаилә 1990 елда күчеп килә. Олег 25нче мәктәпне тәмамлый, институтка укырга керә, бер үк вакытта слесарь булып эшли. Вуздан соң «РемСервис» компаниясендә белгечлеге буенча эшли башлый, анда берничә ел эчендә бухгалтердан коммерция директорына кадәр юл узган. [1]

2004 елда Коробченко «Кориб» автосәнәгать холдингын төзегән һәм 2022 елның май азагына кадәр аның белән җитәкчелек иткән (2021 елда «Кориб»ның суммар кереме 3 млрд сумнан артып киткән)[2]. «Кориб» ― КАМАЗның рәсми дилеры. Компания, нигездә, ремонт һәм сервис хезмәте күрсәтү, йөк техникасын сату һәм утильләштерү белән шөгыльләнә. Төркемгә Россиядә барлык маркадагы йөк автомобильләрен утильләштерү буенча бердәнбер булган завод керә. Төркем шулай ук 2017 елда «Алабуга» ИИЗда үз аккумулятор заводын эшләтеп җибәргән[1].

2022 елның 15 июнендә узган Татарстан Дәүләт Советының XXXII утырышында депутатлар, бертавыштан диярлек (76 депутат хуплаган, 1 депутат тавыш бирүдән тоткарланган)[3], Олег Коробченко кандидатурасын Татарстан вице премьеры ― сәнәгать һәм сәүдә министры вазифасына килештерүне хуплаган [4]

Югары белеме үзгәртү

Җәмәгать эшчәнлеге үзгәртү

Ике тапкыр (2010, 2015) Яр Чаллы шәһәр Советына сайланган, 2019―2022 [3] елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты (Үсеш фиркасеннән) [5]. Шулай ук 2019 елдан Татарстанда «Үсеш фиркасе» бүлеген җитәкли. 2020 елда «Үсеш фиркасе»нең федераль сәяси Советына кертелә һәм ТР Президентын сайлауларда(рус.) катнаша, 82 959 тавыш җыя (сайлаучыларның 3,58 % ы) [1].

2021 елның 18 мартыннан ― Татарстанның байдарка һәм каноэларда ишү федерациясе (рус. Федерация гребли на байдарках и каноэ РТ) президенты [6].

Гаиләсе үзгәртү

Өйләнгән, хатыны Лилия, шәхси эшмәкәр (2021 елда, шәхси эшмәкәр буларак, 79 млн. сум акча декларацияләгән [7]), биш балалары бар. Чаңгы спорты, хоккей, футбол һәм балык тоту белән мавыга.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү