Нәҗибә Әминева

татар шагыйрәсе
(Нәҗибә Әминова битеннән юнәлтелде)

Нәҗибә Әминева, Нәҗибә Зәкәрия кызы Гатауллина (1945 елның 9 декабре) — татар шагыйрәсе.

Нәҗибә Әминева
Туган 9 декабрь 1945(1945-12-09) (78 яшь)
Кушнаренко районы, Әхмәт авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы / ССРБ, соңрак Россия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре шагыйрә

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Нәҗибә Зәкәрия кызы Гатауллина 1945 елның 9 декабрендә Башкортстанның Кушнаренко районының Әхмәт исемле татар авылында туып үсә, Кушнаренкода урта мәктәпне тәмамлый. Аннан соң Башкортстан дәүләт университетына укырга керә һәм филология факультетында белем ала. 1969 елда аны тәмамлап, Башкортстанның Бүздәк районы Кәпәй-Кобау урта мәктәбендә рус, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 1972 елдан туган районында, башта Илек урта мәктәбендә, 1975 елдан туган авылы Әхмәттә үзе укыган, инде урта мәктәпкә әйләнгән мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта башлый. 1986 елны аңа Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы исеме бирелә.

Иҗат эшчәнлеге үзгәртү

Нәҗибә мәктәптә укыган елларында ук шигърият дөньясына тартыла. Беренче шигырьләре район газетасы битләрендә басылып чыга. Ә инде 1964 елдан, Уфага укырга килгәч, иҗаты җанлана төшә. Шигырьләре республика матбугатында да күренә башлый. Соңрак, университетны тәмамлагач, «Кызыл таң», «Башкортостан», «Өмет» газеталарында, «Башкортостан кызы», «Шоңкар», «Тулпар», «Агыйдел» журналларында даими басыла. Сирәгрәк булса да «Казан утлары», «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналларында да шигырьләре дөнья күрә. 1996 елда ул Башкортстан Язучылар берлегенә кабул ителә. Нәҗибә Әминева – лирик шагыйрә. Аның төп тематикасы замандашларыбызның эчке халәте, уй-кичерешләре, яшәеше турында. Шагыйрәнең иҗатында табигать хозурлыгы, кешенең эчке матурлыгы, серле күңеленең сихри мизгелләре чагыла. Авторның изгелеккә, гүзәллеккә ия булган лирикасына үзенчәлекле форма, тел, стиль хас, аның шигырьләре халыкчанлыгы, гади һәм табигыйлеге белән аерылып тора. Укучылар Нәҗибә Әминеваның «Иртә», «Бәсле тәлгәшләр», «Йөрәккә уйлар уела» дип исемләнгән шигъри җынтыкларын яратып кабул итте. Шулай ук аның 65 яшьлек юбилее уңаеннан Башкортстанның Зәйнәп Биишева исемендәге «Китап» нәшриятында Нәҗибә Әминеваның «Гомер дигән мизгелдә» исемле чираттагы китабы басылып чыкты.

Төп басма китаплары үзгәртү

  • Сөенеч бар: шигырьләр. – Уфа: Китап, 2001. – 144 б. – 2000 д.
  • Җаным илһамлы чакта: шигырьләр. – Уфа: Китап, 2005. – 224 б. – 1500 д. * * * Иртә: шигырьләр. – Өфө: Китап, 1981. – 48 б. –3000 д. (Башкорт телендә.)
  • Бәсле тәлгәшләр: шигырьләр. – Өфө: Китап, 1985. – 48 б. – 5000 д. (Башкорт телендә.)
  • Йөрәккә уйлар уела: шигырьләр. – Өфө: Китап, 1997. – 192 б. – 3000 д. (Башкорт телендә.)

Чыганак үзгәртү

  • Хәлим А. «Иртә» // Агыйдел. – 1981. – № 11. – 90–91 б.
  • Карамышева Т. Салмак тәлгәшләр // Агыйдел. – 1986. – № 3. – 102–104 б.
  • Шагыйрьҗан Л. Шагыйрь буласың килсә – бул! // Казан утлары. –1997. – № 11. – 159 б.
  • Азнагулов Р. Сөенеч бар // Кызыл таң. – 2003. – № 185.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү