Нургали Хәсәнов

ишан, ахун, имам-хатыйб (Буа, Сембер губернасы, Россия империясе)

Нургали Хәсәнов, Нургали Хәсән әл-Буави (1852 елның 8 ноябре, РИ, Казан губернасы, Тәтеш өязе, Морзалар1919 елның 19 мае, РСФСР, Сембер губернасы, Буа өязе, Буа) – Урта Идел буенда танылган дин белгече, галим, ишан. 1886—1919 елларда Буа мәдрәсәсе мөдәррисе.

Нургали Хәсән әл-Буави
Туган 8 ноябрь 1852(1852-11-08)
РИ, Казан губернасы, Тәтеш өязе, Морзалар
Үлгән 19 май 1919(1919-05-19) (66 яшь)
РСФСР, Сембер губернасы, Буа өязе , Буа
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясеРСФСР РСФСР
Һөнәре ишан, ахун, имам-хатыйб, мөдәррис
Балалар улы Гаязетдин
Бүләк һәм премияләре Тырышлык өчен медале (РИ) Османие ордены (Госман империясе ГИ)- 1906

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
1886-1919 елларда Нургали Хәсәнов мөдәррисе булган Буа мәдрәсәсе. Хәзерге күренеше

1852 елның 8 ноябрендә Казан губернасы Тәтеш өязе Морзалар авылында туган. Казанның 4нче җәмигъ мәчете (хәзерге «Зәңгәр мәчет») каршындагы мәдрәсәдә (Халидия мәдрәсәсендә), 1875 елга кадәр Казанның 2нче мәчет мәхәлләсе каршындагы Апанай (Касыймия) мәдрәсәсендә, 1875-1883 елларда Бохараның «Мир-Араб» мәдрәсәсендә укыган[1].

1883 елда гыйльми дәрәҗә ала һәм 1883-1885 елларда Бохараның бер мәдрәсәсендә укыта.

1885-1886 елларда «Гатар» мәдрәсәсен җитәкли.

1886 елның 12 декабрендә Буаның Беренче җәмигъ мәчете мәхәлләсе каршындагы «Нурия» (хәзерге Буа) мәдрәсәсенең имам-хатыйбы итеп биилгеләнә. 1886 елдан вафатына (1919 елның 19 маена) кадәр Буа шәһәренең мәдрәсә мөдәррисе.

1902 елдан Буа шәһәре ахуны – Ырынбур мөселман диния нәзарәтенең әлеге төбәктәге вәкиле.

1919 елның 19 маенда 67 яшендә вафат була. Буа шәһәренең татар зиратында җирләнгән.

Аның логика һәм мөселман хокукы буенча теологик хезмәтләре зур популярлык казанган[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Император Николай IIнең «Тырышлыгы өчен» (За усердие) алтын һәм көмеш медале – Ислам мәгарифе өлкәсендәге казанышлары һәм халык белән уңышлы эшләве өчен
  • 1906Госманлы солтаны Габделхәмит IIнең «Османия» ордены
  • Россия империясенең ике күкрәк медале

Гаиләсе үзгәртү

Улы Гаяз(с)етдин Нургали улы Хәсәнов (1889―1937), I баскыч Буа совет мөселман мәктәбе директоры һәм 1923 елга кадәр Буаның Беренче җәмигъ мәчете имамы[3].

Хәтер үзгәртү

  • 2022 – Казан кооператив институтының гуманитар дисциплиналар һәм чит телләр кафедрасы доценты тарих фәннәре кандидаты Рәшит Ильяс улы Амишов «Татарский богослов Нургали Хасанов» китабын нәшер иткән. Китапны «Апас, Тәтеш, Буа – мәдәни дуга» халыкара сәнгать фестивале кысаларында халыкка тәкъдим итү була[4]
  • 2022 – Китапны төзүчеләр һәм тарих белгечләре Нургали Хәсәнов турында документаль фильм да төшергән.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү