Нина Бызина

Бызина Нина Ивановна (3 июнь 1930 ел) — җырчы (лирик колоратуралы сопрано). РСФСРның (1974) һәм Башкорт АССРның (1963) атказанган артисты.

Нина Бызина
Туган 3 июнь 1930(1930-06-03) (91 яшь)
Уфа, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты һәм Уфа сәнгать училищесы
Һөнәре опера җырчысы
Эш бирүче Башкорт дәүләт опера һәм балет театры

БиографиясеҮзгәртү

Нина Ивановна Бызина 1930 елның 3 июнендә Уфа шәһәрендә туган. 1952 елда К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институтын тәмамлый. Әмма җыр-моңга мәхәббәт үзенекен итә. Ул Башкорт музыка училищесына (хәзер Уфа сәнгать училищесы) укырга керә. Тәҗрибәле педагог Римма Фишер булачак җырчының табигатьтән бирелгән көчле, сыгылмалы тавышына яхшы башкару техникасын өсти. Уку ахырына Нина Бызина сирәк тембрлы лирик-драматик сопранога ия була. Аннары 30 ел дәвамында, 1956 елдан алып 1986 елга кадәр, Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында төп солистларның берсе булып хезмәт итә[1].

Иҗаты[1]Үзгәртү

Төп сәхнә партияләре:

  • Лакме («Лакме», Л. Делиб) — дебют, 1956;
  • Леонора («Трубадур», Дж. Верди)
  • Джильда («Риголетто», Дж. Верди)
  • Виолетта («Травиата», Дж. Верди)
  • Микаэла («Кармен» Ж. Бизе)
  • Ләйлә(«Энҗе эзләүчеләр», Ж. Бизе)
  • Мюзетта («Богема», Дж. Пуччини)
  • Розина («Севиль цирюльнигы», Дж. Россини)
  • Марфа («Патша кәләше», (Н. Римский-Корсаков)
  • Иоланта («Иоланта», П. Чайковский)
  • Алина («Мәхәббәт эчемлеге», Дж. Пуччини)
  • Лиза («Соңгы роль», Ю. Мейтус)
  • Нина («Севастопольский вальс» К. Листов)
  • Адель («Ярканат», И. Штраус)
  • Серполетта («Корневиль колоколлары», Р. Планет)

Комик опера һәм оперетталарда аеруча уңышлы чыгыш ясый.

Җырчының концерт репертуарын рус һәм чит ил вокаль классикасы үрнәкләре, З. Г. Исмәгыйлев, Ш. З.Колбарисов, Рәүф Мортазин|Р.Ә.Мортазин]], Н.Г.Сабитов, С. Р. Сәлмәнов, Х. Ф. Әхмәтов җырлары һәм романслары тәшкил итә.

Җырчы билгеле җырчылар белән дә бергә җырлый (Борис Торик, Иван Ивашков, Хәбир Галимов, Мәгафүр Хисмәтуллин, һәм башкалар), шулай ук дирижерлар белән дә тулысынча үзара аңлашып эшли белә (Валерий Руттер, Исаак Альтерман, Нариман Сабитов, Гайнетдин Моталов)[1].

Мәскәүдә үткән Башкорт әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнаша (1955).

РСФСР композиторлар берлеге Пленумында, Кремль театрында чыгыш ясый.

Пермь, Свердловск, Чиләбе, Минск опера театрлары белән актив хезмәттәшлек итә, мәсәлән, Чайковский исемендәге Пермь опера һәм балет театрында соло партияләр башкара. Радио-телевидение тапшыруларында җырлый. Аның җыр язмалары фондта саклана[2].

Ялга чыкканнан соң да Безина Нина Ивановна озак еллар дәвамында театр һәм коллегалары белән бәйләнешләрне өзми, мөмкин кадәр туган театры тормышында катнашырга тырыша[1].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләреҮзгәртү

  • БАССРның атказанган артисты (1963)
  • РСФСРның атказанган артисты (1974)
  • I республика иҗади яшьләр фестивале лауреаты
  • В. И. Ленинның 100 еллыгына багышланган концерт лауреаты
  • Бөтенрәсәй музыкаль һәм драматик театрлар конкурслары дипломанты[1].

ИскәрмәләрҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү