Арефьева Нина Алексеевна (28 март 1941 ел) — югары мәктәп ветераны, галим-оториноларинголог, җәмәгать эшлеклесе. 1968 елдан Башкорт дәүләт медицина институты һәм Башкорт дәүләт медицина университеты укытучысы, шул исәптән 1992 елдан оториноларингология кафедрасы мөдире, бер үк вакытта 1991-2003 елларда Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш оториноларингологы. 1990 елдан Башкортстан Оториноларингологлар ассоциациясе, 1998-2003 елларда Россия ринологлар җәмгыяте президенты. Медицина фәннәре докторы (1991), профессор (1993). Башкортстан Республикасының атказанган табибы (1997), ССРБ-ның сәламәтлек саклау отличнигы (1988)[1].

Нина Арефьева
Туган 28 март 1941(1941-03-28) (83 яшь)
Рыбинск, Ярыслау өлкәсе, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Һөнәре университет профессоры, оториноларинголог, кошбелгеч
Эш бирүче Башкорт дәүләт медицина университеты
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d] (1991)
Гыйльми исем: профессор[d]

Биографиясе үзгәртү

Нина Алексеевна Арефьева 1941 елның 28 мартында Ярыслау өлкәсенең Рыбинск шәһәрендә туган.

1968 елда Башкорт дәүләт медицина институтының дәвалау факультетын тәмамлый һәм шушы югары уку йортында хезмәт эшчәнлеген башлый.

19711974 елларда Башкорт дәүләт медицина институтының ЛОР авырулары кафедрасы аспирантурасында укый.

1975 елда «медицина фәннәре кандидаты» гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.

1991 елда «Патогенез, клиника и лечение различных форм ринита и риносинусита с рецидивирующим течением» темасына медицина фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый. Профессор (1993).

 
Синускопия

1992 елдан — Башкорт дәүләт медицина университетының оториноларингология кафедрасы мөдире, бер үк вакытта 19912003 елларда Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш оториноларингологы.

Башкортстан оториноларингологлар ассоциациясе (1990) һәм Россия Федерациясе ринологлар ассоциациясе (1997) президенты.

Арефьева Н. А.  «Вестник оториноларингологии», «Российская оториноларингология», «Российская ринология», «Информационный архив» журналларының мөхәрририят советы әгъзасы.

Башкорт дәүләт медицина университеты оториноларингология кафедрасының мактаулы мөдире (2016).

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Нина Алексеевна Арефьеваның гыйльми тикшеренүләре иммунология проблемаларына, риносинуситны дәвалау һәм искәртү ысулларын эшләүгә, эндоскопик хирургиягә багышлана[2]. Ул борын һәм аның куышлыгы чирләрен консерватив дәвалау ысулларын эшли.

Мактаулы исемнәре үзгәртү

  • ССРБ-ның сәламәтлек саклау отличнигы (1988).
  • Башкортстан Республикасының атказанган табибы (1997).

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • «Алтын көзге» Россия ринологлар җәмгыятенең «Буыннар эстафетасы» номинациясендә почет билгесе (2011 ел)
  • «Алтын рефлектор» почет билгесе(2006 ел, 8 июнь)
  • «Россия оториноларингологлар ширкәтенә 100 ел» истәлекле юбилей медале (2008 ел)
  • «Ватан ринология ныгынуы һәм үсеше өчен» халыкара дипломы (Ifos Desideria Passaili президенты, 2009 ел)
  • «БДМУ га тугрылык өчен» Мактаулы исеме һәм күкрәк билгесе (2012 ел)

Төп басмалары үзгәртү

1. Проблемные лекции по оториноларингологии (для практикующих врачей, студентов высших медицинских вузов, слушателей курсов повышения квалификации) / Г. З. Пискунов, Н. А. Арефьева, С. Я. Косяков и др. — М.: Мед. центр Управления делами Президента РФ, 2003. — 230 с.

2. Иммунологические исследования в ринологии / учебное пособие гриф УМО РФ / Н. А. Арефьева, Ф. А. Кильсенбаева, Л. Ф. Азнабаева и др. — Уфа, изд-во «Здравоохранение Башкортостана», 2005. — 88 с.

линические лекции по оториноларингологии под ред. Н. А. Арефьевой (учебное пособиеУМО РФ) / Н. А. Арефьева, А. А. Цыглин, Р. Ш. Абдурашитов, Н. Т. Габдуллин, Д. Н. Богоманова, Т. М. Янборисов. — Уфа, 2007. — 268 с.

4. Клинические лекции по отиатрии под ред. Н. А. Арефьевой (учебное пособие УМО РФ) / Н. А. Арефьева, Г. М. Григорьев, Т. М. Янборисов, Е. Е. Савельева, З. З. Камалова. — Уфа, 2007. — 240 с.

5 Оториноларингология: национальное руководство / под ред. В. Т. Пальчуна. — М.: ГЭОТАР-Медиа, 2008. — 960 с. (Глава 3. Исследование местного иммунитета слизистых оболочек верхних дыхательных путей. — Арефьева Н. А., Азнабаева Л. Ф. — С.43-55. Глава.7 Иммунотерапия. Арефьева Н. А., Азнабаева Л. Ф. — С. 251—257.)

6. Иммунотерапия беталейкином в комплексном лечении больных гнойным риносинуситом с затяжным и хроническим течением: Метод. рекомендации РФ / Л. Ф. Азнабаева, Н. А. Арефьева, С. В. Рязанцев, А. С. Симбирцев/ под. ред. Ю. К. Янова. — Санкт-Петербург, 2008. — 22 с.

7. Руководство по ринологии / Под ред. Г. З. Пискунова, С. З. Пискунова. — М.:Литтерра, 2011. — 960 с (глава 8 С.254-266).

8. Оториноларингология. Национальное руководство. Краткое издание / под ред. В. Т. Пальчуна. — М.: ГЭОТАР — Медиа, 2012 (Глава 1 и глава 6).

9. Адаптационные механизмы местного иммунитета слизистой рта и глотки в норме и при патологии: монография / Гумерова М. И., Азнабаева Л. Ф., Арефьева Н. А. — LAP LAMBERT Academic Publishing Saarbrucken, Deutschland, 2013. — 145 с.

10. Особенности цитологических показателей кожи наружного слухового прохода при использовании индивидуальных ушных вкладышей у пользователей слуховых аппаратов /Савельева Е. Е., Арефьева Н. А., Азнабаева Л. Ф. / Российская оториноларингология, № 5(78), 2015. — С. 63-68 (ВАК. РИНЦ)

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү