Николай Шихалеев


Николай Шихалеев (1923, 19 декабрь , Шихалево авылы - 1997 ел, 28 февраль, Пенза ) - Совет инженеры.СССР Авиация сәнәгате министрлыгы "ЭРА" фәнни җитештерү берләшмәсенең Генераль директоры (1961-1987). СССР дәүләт премиясе лауреаты (1973).

Николай Шихалеев
Туган 19 декабрь 1923(1923-12-19)
Мари Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Үлгән 28 февраль 1997(1997-02-28) (73 яшь)
Пенза, Россия

Биография үзгәртү

Николай Кузьмич Шихалеев 1923 елның 19 декабрендә Мари АССРның Шихалеево авылында туган.

Н.К.Шихалеев хезмәт юлын 1941 елдан унҗиде яшендә Серго Орджоникидзе исемендәге 124 нче Казан заводында һәм СССР авиация сәнәгатенең халык комиссариаты С.П. Горбунов исемендәге 22 нче Казан авиация заводында башлый.Сугыш чорында завод хәрби продукция, аерым алганда, Пе-2 хәрби самолетларын, фронт авиациясе ихтыяҗлары өчен чыгару белән шөгыльләнә.[1] .

1949 - 1956 елларда Казан авиация институтында белем ала.

1956 - 1958 елларда баш технолог итеп билгеләнә.

1958 - 1961 елларда СССР Авиация сәнәгате министрлыгының 163 нче номерлы Пенза заводында баш инженер булып эшли [1] .

1961 елдан 1987 елга кадәр, егерме алты ел дәвамында Н.К. Шихалеев Пенза тикшеренүләр һәм җитештерү берләшмәсенең СССР Авиация сәнәгате министрлыгы "ЭРА" фәнни җитештерү берләшмәсенең Генераль директоры

Н. К. Шихалеев җитәкчелегендә һәм турыдан — туры катнашында «Эра» фәнни-җитештерү берләшмәсендә СССР авиация сәнәгатендә яңа юнәлеш — тренажерлар төзелеше булдырыла, Советлар Союзында авиация һәм космос тренажерларын серияле җитештерү һәм чыгару буенча бердәнбер гамәли база була.

Н. К. Шихалеев җитәкчелегендә предприятиедә кырыктан артык төрле тренажер эшләнә, «Энергия — Буран» космик программасын тормышка ашыруга зур өлеш керә.Предприятие эшләнмәләре дөньяның төрле илләренә утыздан артык предприятиегә озатылган.Авиация сәнәгатендәге казанышлары өчен СССР Югары Советы Президиумы Указы белән Н.К. Шихалеев Октябрь Инкыйлабы ордены, ике Хезмәт Кызыл Байрак ордены һәм "Хөрмәт Билгесе"ордены белән бүләкләнә. [2] .

1973 елда СССР Министрлар Советы Указы белән "Авиация сәнәгатендә тренажерлар төзү тармагын булдырган өчен» Н.К.Шихалеев СССР дәүләт премиясенә лаек була [1] .

Ул 1997 елның 28 февралендә үлә һәм Пенза шәһәрендә күмелә.

Бүләкләре үзгәртү

  • СССР дәүләт премиясе (1973 [1] ) - Авиация сәнәгатендә тренажерлар төзү тармагын булдырган өчен

Хәтер үзгәртү

  • Пензада, Свердлова урамында ФҖБ "Энергия" бинасында Н.К. Шихалеевка язулы мемориаль такта куела : "Шихалеев Николай Кузьмич (1923-1997) СССР дәүләт премиясе лауреаты, илебез авиация тренажер төзелешенә нигез салучыларның берсе. Гомеренең 40 елдан артык өлешен предприятиягә багышлый, 1961 елдан 1987 елга кадәр җитәкчелек итте"

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Славу Пензы умножившие: Биографический словарь / сост. Тюстин А. В., Шишкин И. С. — Т. 2: М—Т: М.: Локус Станди, 2012 г. — 224 с. — С.156-157
  2. 2,0 2,1 Авиационное тренажёростроение в Пензе / Н. А. Кондрашин, В. С. Пустыльников. — [3-е изд., доп.]. — Пенза : Изд-во Пензенского государственного университета, 2005 г. — 359 с

Әдәбият үзгәртү

    • Славу Пензы умножившие: Биографический словарь / сост. Тюстин А. В., Шишкин И. С. — Т. 2: М—Т: М.: Локус Станди, 2012 г. — 224 с. — С.156-157
    • Пензенская энциклопедия / Гл. ред. К. Д. Вишневский. — М.: Большая Российская энциклопедия, 2001 г. — 759 с., ил., карты. — ISBN 5-85270-234-X