Николай Красовский

Николай Николаевич Красовский (1924 елның 7 сентябре, Екатеринбург2012 елның 4 апреле, Екатеринбург) — математика һәм механика өлкәсендә совет һәм Россия галиме. Оптималь идарә итү һәм дифференциаль уеннар теориясе буенча зур фәнни мәктәпкә нигез салучы. ССРБ һәм РФА академигы. Социалистик Хезмәт Каһарманы (1974).

Николай Красовский
Туган телдә исем рус. Никола́й Никола́евич Красо́вский[1]
Туган 7 сентябрь 1924(1924-09-07)[2][3]
Екатеринбург, РСФСР, СССР
Үлгән 4 апрель 2012(2012-04-04)[4][3] (87 яшь)
Екатеринбург, Россия
Күмү урыны Широкая-Речка зираты[d][5][6]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Урал дәүләт техника университеты[d][3]
Һөнәре математик
Эш бирүче Институт математики и механики им. Н. Н. Красовского Уральского отделения Российской академии наук[d][3], Станкомаш[d][3], Урал дәүләт техника университеты[d][3] һәм Урал дәүләт университеты[d][3]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Балалар Красовский, Андрей Николаевич[d]
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]

Тормыш юлы үзгәртү

Николай Красовский 1924 елның 7 сентябрендә Екатеринбург шәһәрдә танылган табиб гаиләсендә туа.

1949 елда Урал политехника институтын (УПИ) тәмамлый. 1949—1959 елларда Урал политехника институтында укыта (1958—1959 елларда — югары математика кафедрасы мөдире).

1959—1970 елларда Урал дәүләт университетында (УрДУ) математика-механика факультетында укыта. Факультетның теоретик механика (1959—1960), исәпләү математикасы (1961—1963), гамәли математика (1965—1970) кафедралары мөдире була. УрДУ теоретик механика кафедрасы профессоры. Мәктәптә укытуда катнаша.

Укыту белән беррәттән фәнни эшчәнлек белән дә шөгыльләнә, физика-математика фәннәре докторы була (1957). 1963 елдан Свердловск шәһәрендә Сергей Стечкин оештырган (Иван Виноградов һәм Мстислав Келдыш ярдәмендә) ССРБ Фәннәр академиясенең Урал филиалының математика һәм механика институтында эшли.

1964 елның 26 июненнән ССРБ ФА әгъза-мөхбире — Идарә итү механикасы һәм процесслары бүлеге (механика); 1968 елның 26 ноябреннән ССРБ ФА академигы — Идарә итү механикасы һәм процесслары бүлеге (тотрыклылык һәм җайга салу теориясе).

1970—1977 елларда ССРБ Фәннәр академиясенең Урал бүлеге математика һәм механика институты директоры. РФА Урал бүлеге математика һәм механика институты баш фәнни хезмәткәре һәм РФА киңәшчесе була.

Улы Андрей (1953) — механик, физика-математика фәннәре докторы.

2012 елның 4 апрелендә вафат була. Широкореченск зиратында Шәһәрнең Мактаулы гражданнары аллеясында җирләнгән.

2013 елда информатика буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадаларында иң күп балл җыйган 14 яшькә кадәрге укучылар өчен Красовский исемендәге премия гамәлгә куела[7].

Урал федераль университетында Н. Н. Красовский исемендәге Урал компьютер мәктәбе эшли[8].

Фәнни эшчәнлек үзгәртү

Евгений Барбашин, Иоел Малкин, Николай Четаев укучысы.

Оптималь идарә итү теориясе булдыручыларның берсе.

Красовский эшләрендә линиясез системалар хәрәкәтләренең тотрыклылыгының яңа критерийлары формалаштырылган һәм расланган, Ляпунов функциясенең тотрыклылык һәм тотрыксызлык турындагы төп теорияләр өчен булуы билгеләнгән.

Аның укучылары арасында академиклар Юрий Осипов, Александр Куржанский, Андрей Субботин, Аркадий Кряжимский, РФА әгъза-корреспондентлары Александр Ченцов, Владимир Третьяков, Владимир Ушаков, Нина Субботина һ. б., докторлар һәм фәннәр кандидатлары бар.

Төп хезмәтләр үзгәртү

Бүләкләр үзгәртү

  • Социалистик Хезмәт Каһарманы (1974);
  • II дәрәҗә дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» ордены (2004)
  • III дәрәҗә дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» ордены (1999) — ил фәнен үстерүгә, югары квалификацияле кадрлар әзерләүгә зур өлеш керткәне өчен һәм Россия Фәннәр академиясенең 275 еллыгы уңаеннан[9].
  • ике Ленин ордены (14.01.1967; 06.09.1974)
  • Октябрь Инкыйлабы ордены (06.09.1984)
  • Кызыл Байрак Хезмәт ордены (15.09.1961)
  • Ленин премиясе (1976) — идарәнең математик теориясе буенча эшләр циклы өчен (Н. Н. Красовский белән бергә, соңрак шулай ук ССРБ Фәннәр Академиясе академикларына әверелгән Александр Куржанский, Юрий Осипов, Андрей Субботин премияне алалар)
  • ССРБ Дәүләт премиясе (1984)
  • «Свердловск өлкәсе алдындагы казанышлары өчен» III дәрәҗә аерымлык билгесе (2007 елның 12 сентябре)[10]
  • Свердловск өлкәсенең Мактаулы гражданины (1987)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Record #55496190 // VIAF[Dublin, Ohio]: OCLC, 2003.
  2. Красовский Николай Николаевич // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 3,6 Мактьютор матиматика тарихы әрхибе — 1994.
  4. Умер Почетный гражданин Екатеринбурга Николай Красовский
  5. 5,0 5,1 Find A Grave — 1996.
  6. 6,0 6,1 https://warheroes.ru/hero/hero.asp?id=29818
  7. Прохоров В. В. Премия имени Красовского // Российская академия наук. Уральское отделение. — 22.04.2013. 2014 елның 29 август көнендә архивланган.
  8. УКШ - уникальный образовательный проект УГТУ-УПИ. әлеге чыганактан 2019-12-18 архивланды.
  9. Указ Президента Российской Федерации от 4 июня 1999 года № 701 «О награждении государственными наградами Российской Федерации работников Российской академии наук». // Официальный сайт Президента России. әлеге чыганактан 2016-12-17 архивланды.
  10. Указ Губернатора Свердловской области от 12 сентября 2007 года № 886-УГ «О награждении Красовского Н. Н. и Чупахина О. Н. знаком отличия Свердловской области „За заслуги перед Свердловской областью“ III степени».

Әдәбият үзгәртү

  • Н. Н. Кра­сов­ский (к 80-ле­тию со дня ро­ж­де­ния) // Прикладная математика и механика. — 2004. — Т. 68. — Вып. 4.

Сылтамалар үзгәртү