Николай Ковалевский

Николай Ковалевски (Николай Осип улы Ковалевски, 8 (20) май 1840, Казан, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе[1]5 (17) сентябрь 1891 (51 яшь), Казан, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе[1]) — РИ физиологы, хакыйкый дәүләт киңәшчесе (1877), медицина докторы (1862), профессор (1868), Казан университеты ректоры (1880-1882).

Николай Ковалевский
Туган 8 (20) май 1840
Казан, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе[1]
Үлгән 5 (17) сентябрь 1891 (51 яшь)
Казан, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе[1]
Яшәгән урын Кремль урамы, Казан[2]
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Казан Император университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Казан Император университеты
Ата-ана
Гыйльми дәрәҗә: медицина докторы[d]

Биографиясе үзгәртү

1857 елда 2 нче Казан гимназиясен алтын медаль белән тәмамлый, 1862 елда-Казан Император университетының медицина факультетын тәмамлый, анда, нигездә, Ф.В.Овсянникова физиология лабораториясендә шөгыльләнә; әле студент чагында ук «Анатомико-физиологические исследования селезенки»(Казан, 1860)дигән мөстәкыйль эшен булдыра.

Ике елга чит илгә командировкага җибәрелә. Анда ул, нигездә, Венада Брюкке һәм Людвиг лабораторияләрендә эшләгән. Биредә аның "Zur Histologie der Lymphdr ü sen «(»Sitzungsberichte der Wiener Akademie") - 1864, Bd. XLIX) хезмәте басыла.

«Материалы к изучению легочного дыхания» («Ученые записки казанского университета», 1865) хезмәте өчен Н.О.Ковалевский 1865 елда Казан университетында медицина фәннәре докторы дәрәҗәсен ала һәм ул экстраординар, ә 1868 елда университетның медицина факультетының физиология кафедрасы буенча ординар профессор итеп сайлана.

Рус фәне тарихында Ковалевский Казан университеты каршындагы физиология лабораториясе җитәкчесе буларак аеруча күренекле урын алып тора. Е. В. Адамюк -Ковалевскийның беренче докторанты.

1877 елда Н.О.Ковалевский хакыйкый дәүләт киңәшчесе чины ала; 1878 елда медицина факультеты деканы, ә 1880 елда Казан университеты ректоры итеп сайлана, әмма, авыру сәбәпле, 1882 елда бу вазифадан баш тартырга мәҗбүр була.

1886 елда 1 нче дәрәҗә Изге Станислав ордены белән бүләкләнә.

Библиография үзгәртү

  • Материалы к изучению влияния дыхания на кровообращение» («Труды Общества естествознания при казанском университете», 1877, т. VI, вып. 3; извлечение на немецком языке в «Archiv f ü r Anat. und Phys.», 1877);
  • «Исследования по иннервации расширения зрачка» (Казань, 1885 и в «Archives slaves de Biologie», 1866, т. I, fasc. 1 et 3);
  • «Ueber die Wirkung von Methylenblau auf die S ä ugethiere» («Centralblatt f. d. medic. Wiss.», 1888, № 11)
  • Публичные лекции и речи профессора Н. О. Ковалевского. — Казань, 1892

Әдәбият үзгәртү


  • Ковалевский, Николай Осипович // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  • Ковалевский, Николай Осипович // Список гражданским чинам четвёртого класса. Исправлен по 1-е февраля 1890 года. — СПб., 1890. — С. 241.
  • «Учёные записки Казанского Университета», 1892. Кн. 3 (с библиографией трудов)

Моны да карагыз үзгәртү

  • Григорян Н. А. Николай Осипович Ковалевский (1840—1891). — Москва: Наука, 1978. — (Научно-биографическая серия). (список работ Н. О. Ковалевского: С. 155—158)

Искәрмәләр үзгәртү