Николай Каланов (Николай Александр улы Каланов) (9 август 1956, Казан) — Россия язучысы-мариначысы, тарихчысы, Тел белеме буенча белгеч (бүлекләр фольклористика, лексикография, жаргон, диңгез тематикасы белән бәйле).

Николай Каланов
Туган 9 август 1956(1956-08-09) (67 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Әлма-матер Международный независимый эколого-политологический университет[d]
Һөнәре язучы

Биография үзгәртү

1956 елның 9 нчы августында Казан шәһәрендә туган. 1973 нче елдан 1978 елга кадәр Севастополь югары хәрби-диңгез инженер училищесында укыган (специальләшү — атом-төш җайланмалары атом су асты көймәләре эксплуатацияләү буенча инженер-механик. [1]

1978–1981 нче елларда НИП-13 (Улан-Удэ ш.) космик чаралар белән бәйле Баш идарәсендә – станция башҗитәкчесе булып хезмәт итә. 1981 нче елдан 1987 елга кадәр, СССРның ФАның диңгез экспедициясе эшләре бүлегендә, космик тикшеренү хезмәтендә була. "Академик Сергей Королёв" Фәнни-тикшеренү судносында биш ел хезмәт итү дәверендә күпайлык алты рейс ясый (күбесенчә Атлантик океаны буенча), 250 000 миль узып, 4 ел диңгездә үткәрә. «Мезон» команда-тапшыру чараларның бүлеге башҗитәкчесе (өлкән фәнни хезмәткәр) вазыйфасында хезмәт итә - озак вакытлы орбиталь станцияләре «Салют» һәм «Мир», космик корабльләр «Союз» (шулай ук «Союз Т-12», «Союз Т-13», «Салют-7»), «Союз Т», «Союз ТМ», транспорт корабльлләр «Прогресс», күпсанлы иярченнәр белән элемтәне саклау өчен җавап бирә. Мәскәүгә күчерелгәннән соң күп тапкыр кулланыла торган космик корабльның космик техникасын сынау белән бәйле бүлегендә «Буран», ә 1991 нче елдан [Очышлар белән идарә итү үзәгендә] (Королёв ш.), 1993 нче елда запаска чыкканчы эшли.[2] 1993 нче елда юрист булып Халыкара бәйсез эколого-политология университетын тәмамлый.

Оештыручы[3] и членом совета Региональной общественной организации «Клуб ветеранов Морского космического флота».[4]

Иҗат үзгәртү

Каланов Н. А. Севастополь югары хәрби-дингез инженер училищесында укыганда диңгез фольклорын җыя башлый (1978 ел). Тарихи мәкаләләрне «Судостроение» журналларында бастыра[5], «Морской флот»[6], «Северные просторы» [7], «Наваль», сугыш, флот, диңгез, елга тармаклары газетларында. Төп тема- диңгез тарихы һәм диңгез тематикасы белән бәйле лексикография һәм тел белеме бүлекләренә керә торган бөтен нәрсә.

1995 нче елда Каланов Н.А. Россияда беренче булып «Диңгез һәм диңгезчеләр турында мәкальләр һәм әйтемнәр җыентыгын» - “Диңгез- бөек юл” бастыра. Җыентыкта 5000 гә якын диңгезгә турында мәкальләр һәм әйтемнәр бар. Алар дөнья халкының 120 теленнән тәрҗемә ителгән. Анда кешенең диңгез стихиясы, флора һәм фауна белән үзара мөнәсәбәтләренең төрле яклары чагылыш тапкан. [8]

2002 нче елда рус лексикографиясында беренче «Диңгез жаргон сүзлеге» чыга – авторы- Каланов Н.А. Сүзлек үз эченә диңгезчеләрнең һөнәри теленә кергән 3000 гә якын лексик берәмлекләрне (сүзләрне һәм сүзтезмәләрне) ала. Сүзлек грамматиканы, сүзнең мәгънәсен, сүз һәм сүзтезмәләрнең чыганагын аңлата. Ул язучы-маринистларның әсәрләреннән алынган миссалары белән бай. Бу сүзлек Россия лексикасы һәм фразеология тарихында беренче булып тора һәм заманча диңгез телен шактый тулы чагылдыра. Сүзлек филология и культорологиянең әйдәп баручы белгечләре тарафыннан уңай билгеләп үтелә [9].

Бу китаплар өчен 2019 нчы елда Каланов Н.А. «Справочная литература» номинациясендә Эдуард Володин исемендәге «Имперская культура» милли премиясенең лауреаты була [10][11]

«Н.А. Калановның хезмәте- узып баручы эрага йомгак ясау, Балырклар эрасына, су табигатенә турыдан-туры катнашы булган макропрофессиональ кырының төгәл, җентекле, мәххәбәт тасвирламасы. Россияга дан һәм улемсезлек алып килүче. Мондый китаплар булмаса, без алга таба бара алмыйбыз»[12] [13] — Культурология докторы, Ломоносов исемендәге МГУ профессоры В. С. Елистратов[14].

«2002 нче елда рус лексикографиясында беренче «Диңгез жаргон сүзлеге» чыга – авторы- Каланов Н.А. Сүзлек үз эченә 3000 гә якын лексик берәмлекләрне ала. Н.А. Каланов гаять зур тел материалларны җыя, шулай ук сәнгать әдәбиятыннан алынган мисаллары белән сүзлектәге һәр сүзне чагылдыра. Сүзлек авторының казанышларын танып, шуны билгеләп үтәргә кирәк: «Диңгез жаргон сүзлеге» безнең илебезнең лингвистикасында булган телнең социаль вариантлар теориясенең торышын чагылдыра… Н.А. Калановның сүзлеге- күпьеллык җитди лексикография эше. Төп максаты- диңгез теле составының байлыгын күрсәтү; ул һичшиксез үзенең рәхмәтле укучысын табачак» - мәкалә «Профессиональ диңгез теласты һәм профессиональ тел сүзлеге» [15]. Авторы- филология фәннәре докторы, Казан Федераль Университетының профессоры Солнышкина М.И.

Мәскәүдә Каланов Н.А. танылган язучы-маринист Л. Н. Скрягин белән актив хезммәттәшлек итә; аның улеменнән соң китабын тәмамлый һәм бастыра (2013 нче елда): «Инглиз һәм рус телендә диңгез идиомалары һәм жаргон сүзлеге». Анда 3400 дән артык инглиз диңгез жаргон сузләр һәм этимологик аңлатмалар, тарихи белешмәләр белән бирелгән идиоматик сузләр. [16]

2014 нче елдан Россия язучылар берлегенең әгъзасы[17]. һәм Россия Федирациясе Оборона министрлыгының М.В. Фрунзе исемендәге Россия армиясе Үзәк йортының язучылар хәрби-сәнгать студиясенең эгъзасы[18]. Журналларда актив басыла, радиода чыгышлар ясый[19] и творческих встречах[20].

Диңгез фольклоры һәм флот тарихы буенча китаплар сериясен оештыручы һәм авторы - "Диңгез культурасының энциклопедиясе"[21]. Бу китаплар өчен «Золотое Перо Руси» 2015 милли әдәби премиясе лауреаты булды[22].

Бүләкләре үзгәртү

Библиография үзгәртү

  1. Диңгез энциклопедия сүзлеге. Том 1-2. Авторы: ред. Н. Н. Исанин. Ике томда. Судостроение. М., 1987 Сүзлекнең редколлегиясендә катнашкан — «Персоналии» бүлеге.
  2. Каланов Н. А., Новиков В. А. Коллекционерларның адрес китабы. — М.: Культура, 1992—172 с. ISBN 5-7158-0137-0
  3. Каланов Н., Мартынов А. Мәскәүдә үз эшеңне ничек теркәргә. — М.: Всё для вас, 1992—60 с.
  4. Каланов Н. А. Диңгез- бөек юл. Издательство «Фарт», 1995—270 с.
  5. Каланов Н. А. Диңгез турында мэкаль һәм әйтемнәр сүзлеге (2 переизд). — М.: Моркнига, 2010—240 с. ISBN 978-5-903081-02-8. .Римма Каганова (19 июня 2002). Рецензия на книгу Каланова Н.А. "Словарь пословиц и поговорок о море и моряках" - "Рыбак рыбака видит издалека".
  6. Каланов Н. А. Диңгез жаргон сүзлеге (2 переизд.). — М.: Моркнига, 2011—440 с. ISBN 978-5-9906698-5-7
  7. Каланов Н. А. Диңгез мәзәкләр һәм көлдергечләр җыентыгы. — М.: Моркнига, 2012—296 с. ISBN 978-5-9906698-9-5.
  8. Каланов Н. А., Скрягин Л. Н. Инглиз һәм рус телендә диңгез идиомалар һәм жаргоннар сүзлеге. — М.: Моркнига, 2013—250 с., — ISBN 978-5-030033-15-0.
  9. Каланов Н. А. Иллюстрацияләнгән диңгез теле. — М.: Моркнига, 2014—152 с. ISBN 978-5-903082-05-6.
    Диңгез теленең сүзләрен һәм җөмләләрен асылын һәм килеп чыгышын аңлатучы кыскача хикәяләр, 500 дән артык мавыктыргыч рәсемнәр белән тасвирланган.
  10. Каланов Н. А. Рус хэрби диңгезчеләрнең афоризмнары. — М.: Горизонт, 2017—250 с. ISBN 978-5-906858-48
  11. Каланов Н. А. Диңгез һәм диңгезчеләр турында афоризмнар һәм өземтәләр. — М.: Моркнига, 2017—322 с. ISBN 978-5-903080-23-6
  12. Каланов Н.А. – автор. Диңгез хикәяләр җыентыгы «Диңгез шөгыльләр», — М.: Горизонт,: №1 - ISBN 978-5-906858-86-3 (2019), №2 – ISBN 978-5-6042237-1-0 (2019), №3 - ISBN 978-5-6042237-2-7 (2019), №4 – ISBN 978-5-6042237-4-1 (2019), №5 – ISBN 978-5-6042237-9-6 (2019), №6 – ISBN 978-5-6042238-2-6 (2020).
  13. Каланов Н. А. Диңгез хорафатлар энциклопедиясе. 1 нче бүлек (аудиокитап - укый В. Кулаков) -2020
  14. Каланов Н. А. Диңгез хорафатлар энциклопедиясе. 2 нче бүлек (аудиокитап - укый И. Гмыза) -2021
  15. Каланов Н. А. Диңгез- балыкчылар урыны. Балыкчылар һәм диңгез кәсепләре турында мәкальләр. 2020, ISBN 978-5-6044621-5-7
  16. Каланов Н. А. Балыкчы диңгезне бернәрсәгә дә алыштырмый. Диңгез, диңгезчеләр һәм диңгез хезмәте турында мәкальләр. 2020 ISBN 978-5-6044621-4-0
  17. Каланов Н. А. Һава торышы диңгез белән идарә итә. Диңгездәге һава торышы турында мәкальләр. 2021 ISBN 978-5-9907215-8-6
  18. Каланов Н. А. Диңгездә, Аллахныкы кебек, барысы да күп. Диңгез флора һәм фауна турында мәкальләр 2021 ISBN 978-5-9907590-2-2
  19. Каланов Н. А. Диңгез хорафатлар энциклопедиясе. 1 – 4 бүлек (аудиокитап) - 2021
  20. Каланов Н. А. «Тәмәке тарта торган капитан» – адмирал Калмыков турында риваятьләр һәм хикәяләр — М.: Горизонт, 2021, ISBN 978-5-906858-82-5
  21. Каланов Н. А. Мин хорафатлы диңгезче түгел. Диңгез хорафатларының тирәнлеге буенча юл күрсәткеч. — М.: Горизонт, 2022—225 с. ISBN 978-5-906858-69-6
  22. Каланов Н. А. Мин хорафатлы диңгезче. Диңгез хорафатларын үтәү җитәкчелеге. — М.: Горизонт, 2022—284 с. ISBN 978-5-906858-71-9


Чыганаклар үзгәртү

Искәрмә үзгәртү

Калып:Искэрмэ

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Список выпускников СВВМИУ 1978 г. - http://www.svvmiu.ru/forum/viewtopic.php?t=4474
  2. О награждение Советом Федерации Космонавтики России [1]
  3. ОО Региональ иҗтимагый оешмасы "Космик флот ветераннары клубы", | РБК Компании
  4. РОО «Клуб ветеранов МКФ» [2]
  5. Журнал "Судостроение" №12-1987, №4-1988
  6. Журнал "Морской флот" №3-1987, №11-1988, №1,3,4-1989, №1,5,11-1990
  7. Журнал "Северные просторы" №1,3-1989[3]
  8. Каланов Н. А. Море — великий путь. Издательство «Фарт», 1995—270 с. В 2010 г. вышло 2-е переработанное издание - Каланов Н. А. Словарь пословиц и поговорок о море. — М.: Моркнига, 2010—240 с. ISBN 978-5-903081-02-8.
  9. Словарь морского жаргона. Н.А. Каланов. - М. ; Рус. словари : Азбуковник, 2002. - 475, с. : ил., портр.; 21 см.; ISBN 5-93786-033-0 (Азбуковник). В 2010 году вышло 2 издание - Каланов Н. А. Словарь пословиц и поговорок о море (2 переизд). — М.: Моркнига, 2010—240 с. ISBN 978-5-903081-02-8.
  10. 10,0 10,1 Союз писателей России - https://rospisatel.ru/sobytija2020/10.html
  11. Сайт День литературы
  12. Статья "К проблеме изучения профессиональных языков" в книге Каланова Н. А. Словарь морского жаргона (2 переизд.). — М.: Моркнига, 2011—440 с. ISBN 978-5-9906698-5-7, стр 415-419
  13. Интеллектуальная Система Тематического Исследования Наукометрических данных
  14. Доктор культурологии, профессор МГУ им. Ломоносова Елистратов В.С. (2002). Предисловие к книге Н.А. Каланова "Словарь морского жаргона" - "К проблеме изучения профессиональных языков".
  15. В книге Каланова Н. А. Словарь морского жаргона (2 переизд.). — М.: Моркнига, 2011—440 с. ISBN 978-5-9906698-5-7, стр 420-436.
  16. Каланов Н. А., Скрягин Л. Н. Англо-русский словарь морских идиом и жаргона. — М.: Моркнига, 2013—250 с., — ISBN 978-5-030033-15-0.
  17. Культурный центр Вооруженных Сил собирает военных писателей и поэтов (20 января 2015).
  18. Культурный центр Вооруженных Сил собирает военных писателей и поэтов - https://function.mil.ru/news_page/country/more.htm?id=12005948@egNews
  19. Передача "Адмиралтейство" (9 ноября 2016). әлеге чыганактан 2017-11-07 архивланды. 2022-06-19 тикшерелгән.
  20. Писатели-маринисты соберутся на заседании клуба «Связующая нить» (18 июня 2016). әлеге чыганактан 2017-11-07 архивланды. 2022-06-19 тикшерелгән.
  21. Каланов Н.А. (12 мая 2015). Серия книг "Энциклопедия морской культуры".
  22. Лауреаты Национальной литературной премии "Золотое Перо Руси" 2015 (03 ноября 2015).
  23. Совет Федерации Космонавтики России наградил ветерана МКФ Каланова Николая Александровича — ski-omer
  24. Список лауреатов Национальной литературной премии "Золотое Перо Руси" 2015 (04 ноября 2015).
  25. Сайт "День литературы" - https://denliteraturi.ru/article/4584