Нидерланд гимны
Het Wilhelmus (Вилһелм җыры) — Нидерландларның (Нидерланд Патшалыгының) дәүләт гимны, дөньяда иң борынгы дәүләт гимннарының берсе. Һәрхәлдә, Аурупада ул иң беренче һәм барлыкка килү тарихы бәхәссез булган дәүләт гимны дип санала. Унбиш куплеттан торган бу җыр беренче заттан, Нидерландларның Оран йорты, Нассау тармагы угланы, тарихка “Аз сүзле” кушаматы белән кереп калган Вилһелм I (Wilhelmus van Nassouwe, 1533-1584) исеменнән бәян ителә. гимн бүген дә шул рәвештә башкарыла.
Нидерланд гимны | |
Нигезләнү датасы | 1572 |
---|---|
Дәүләт | Нидерланд патшалыгы[d] |
Әсәр яки аның атамасы теле | нидерланд теле |
Көйязар | Adrianus Valerius[d] |
Тональлек | соль мажор[d] |
Нидерланд гимны Викиҗыентыкта |
Нассаулар нәселеннән нидерланд кыйралы, 1702 елда варислык җебе өзелгәннән соң күп еллар үткәч, 1815 елда гына кабат тәхеткә утыра. Ә ул үзе илдә Испания илбасарлары хакимлек иткән һәм милли бәйсезлек өчен көрәш барган елларда яши, аның нәселе XVI гасырда, рәсми рәвештә Испания кыйралы Филипп II гә буйсынган хәлдә, Нидерландларның Оранж кенәзлеге белән идарә итә.
Ул замандагы җирле нидерланд хакимнәре нигездә Испания кыйралы вассаллыгына тыныч мөнәсәбәттә була, алар бары тик, салымнар җыю тәртибен үзгәртергә, сәяси һәм дини эзәрлекләүләрне бетерергә кирәк, дигән таләп кенә куялар. Ләкин испаннар бу кадәресен дә күпсенәләр. Һәм 1560 нчы елларда илгә испан гаскәрләре басып кергәч һәм Вилһелм белән бергә тагын берничә кенәз җитәкчелендә баш күтәргән нидерландлылар уңышсызлыкка тап булгач, ван Нассау 1567 елда Алманиягә качып китәргә мәҗбүр була. Гыйсьянчыларның башка ике җитәкчесе испаннар кулына эләгә, аларны җәзалап үтерәләр.
“Һет Вилһелмус” җыры нәкъ шул чорда, 1568-1572 еллар арасында барлыкка килә. Шигырьне нидерланд дипломаты, гаскәр башлыгы һәм талантлы язучы, Сент-Альдегонд хакиме Филипп ван Марникс (1538-1598) язган. Текст акростих жанрында иҗат ителгән: 15 куплетның беренче хәрефләрен бергә кушсаң, “Willem van Nassov” (хәзерге замандагы язылышы – Wilhelmus van Nassauwe) сүзләре барлыкка килә. Шигырьнең беренче-унбишенче, икенче-ундүртенче, өченче-унөченче һ.б.ш. тәртиптәге куплетларының эчтәлеге бер-берсенә “симметрияле” охшаш, ә “гимнның йөрәгендәге” дип аталучы сигезенче куплетта кенәз Вилһелм дини китаплардан мәгълүм булган Дауыт пәйгамбәр белән чагыштырыла.
Гимнның көе шул замандагы француз солдат җырыннан алынган дип санала. Соңрак аны шагыйрь һәм халык җырларын туплаучы Адриан Валериус (1575-1625) эшкәрткән булган. XX гасырда Вальтер Бур мелодияне тагын бер кат заманчалаштыра, аның сүзләрен дә аз-маз төзәткәлиләр. 1932 елда “Һет Вилһелмус” Нидерландлар кыйралы указы белән рәсми рәвештә дәүләт гимны буларак раслана. Рәсми шартларда гимнның йә беренче[1], йә беренче-икенче[2], йә беренче һәм алтынчы[3] куплетлары гына башкарыла.
Шигырьнең алман, инглиз һәм француз телләренә тулы һәм җырланышлы тәрҗемәсе бар.
Беренче һәм алтынчы куплетлары
үзгәртүнидерландча | татарча |
1. Wilhelmus van Nassouwe ben ik, van Duitsen bloed, 6. Mijn schild ende betrouwen |
1. Вилһелмус ван Нассаумын, Халкым каны кал(е)бемдә, 6. Калканым, рухи терәгем, |
гимнның тулы тексты:[4]