Нигериядә ислам

Нигериядә төп диннәрнең берсе

Нигериядә ислам (ингл. Islam in Nigeria, гарәп. الإسلام في نيجيريا‎) ― күпчелек дине. АКШ Үзәк разведка идарәсе мәгълүматлары буенча, ил халкының (210 млн кеше, 2020 елга) 53,6 % ы ислам динен тота [1]. Нигериянең күбесенчә мөселманнар яши торган төньяк өлеше 1999 елдан шәригать кануннары буенча яши [2].

Нигериядә ислам
Дәүләт  Нигерия
 Нигериядә ислам Викиҗыентыкта
Ил башкаласы (1991 елдан) Абуҗа шәһәрендәге милли мәчет.
Илнең 1991 елга кадәрге башкаласы Лагос шәһәренең Үзәк мәчете. 1988 елда төзелгән

Ил мөселманнар саны буенча Африкада беренче урында тора.

Тарих үзгәртү

 
Лагостагы Шитта-Бей (Төрек) мәчете. 1894 елда ачылган

Фулани җиһады ― XIX гасыр башында (1800-елларда) Африкада ислам байрагы астында башланган хәрәкәт, аның барышында фулани армиясе төзелә һәм Төньяк Нигерия һәм Камерун территорияләре яулап алына. Әлеге хәрәкәткә Госман дан Фодио(ингл.) нигез салган булган. 1804 елда ул, хауса крестьяннарын һәм фулани күчмә халкын берләштереп, Гобир хакименә каршы чыга. 1809 елда хауса дәүләт-шәһәрләре белән сугышлар нәтиҗәсендә, ул Сокото солтанлыгын(ингл.) төзи. Сокото хакиме ― хәлиф, аның җирле түрәләре — әмирләр дип аталган. Сокотода шәригать хокукы кабул ителә. Әлеге ислам дәүләте Британия колонизаторлары килгәнче яшәгән һәм Нигерия протектораты составына кертелгән, әмма төбәк элитасы үз хакимиятен саклап калган. Хәзерге вакытта Сокото солтаннары үз хакимиятен Нигерия мөселманнарының рухи башлыклары буларак саклый. Хәзерге Нигерия мөселманнарының рухи җитәкчесе – Сокотоның 20нче солтаны Сааду Әбубакар (Sa'adu Abubakar)[3].

1963 елгы җанисәп Нигериянең 26 % халкы ― мөселманнар, 62 % ы – христианнар булуын һәм 14 % ының традицион дин тотуын күрсәткән.

1990 елдан ислам нигериялеләрнең көндәлек тормышын үзгәртә башлый. Һәртөрле утырышлар мөселман догасы белән башлана һәм тәмамлана. Халыкның күпчелеге, һәрхәлдә, берничә гарәпчә доганы һәм исламның биш баганасын белгән.

2009 елда илдә христианнар саны мөселманнар саныннан артып киткән.

Ислам илнең төньяк һәм көнбатышында (хауса, фульба, канури, сонгаи халыклары арасында) өстенлек итә, шулай ук аның көньяк-көнбатыш өлешендә, йоруба халкы арасында таралган.

Мөселманнарның күпчелеге ― Мәлики мәзһәбе сөнниләре. 1999 елдан Нигериянең төньяктагы 12 штатында шәригать кануннары өстенлек итә[4].[5].

2002 елдан төп максаты Нигериянең бөтен территориясендә шәригать кануннарын кертү һәм Көнбатышча яшәү рәвешен тамырдан корыту булган Боко Харам(ингл.) оешмасы эшчәнлек алып бара (2016 елдан исеме – Ислам дәүләтенең Көнбатыш Африка провинциясе, ингл. Islamic State’s West Africa Province, ISWAP) [6].

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. アーカイブされたコピー. әлеге чыганактан 2009-10-10 архивланды. 2017-10-13 тикшерелгән.
  2. Religious Riots in Nigeria Leave Hundreds Dead | Christianity Today | A Magazine of Evangelical Conviction
  3. Schleifer, S. Abdallah, "Amirul Mu’minin Sheikh as Sultan Muhammadu Sa’adu Abubakar III" 2014 елның 25 июнь көнендә архивланган. in "The Muslim 500, the World's 500 Most Influential Muslims" retrieved January 20, 2017
  4. Nigeria Sharia architect defends law (ингл.) (2002-03-21).
  5. Nigeria (en-US).
  6. Группировка «Боко Харам» сменила название