Науруда ислам

Науруда азчылык дине

Науруда ислам (ингл. Islam in Nauru, гарәп. الإسلام في ناورو‎) ― азчылык дине. Науруда 100гә якын мөселман исәпләнә, бу ил халкының (10 меңнән артык, 2020 елга) 0,1 % ын тәшкил итә[1]. Науруның күпчелек халкы ― христианнар[2]. 2011 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, Науру конгрегация чиркәве(ингл.) (NCC) – утраудагы барлык конфессияләрнең иң зурысы (Науру халкының 60 % ы)[3]. Кытайдан чыккан Науру ватандашлары конфуцийчылык һәм буддизм тарафдары, аларның гомуми саны ил халкының 4 % ын, Һинд дине, Ислам һәм Яһүд дине тарафдарлары 1 % ын тәшкил итә [4].

Науруда ислам
Дәүләт  Науру
Бу мәкалә Ислам турында
Науру картада

Тарих үзгәртү

Ислам дине Науруга XX гасыр ахыры — XXI гасыр башында[5] Иран, Гыйрак, Сомали һәм Пакистан мөһаҗирләре белән бергә үтеп керә башлый[6]. Тын океан килешүе шартлары буенча, 2001 елдан 2008 елга кадәр Науру хөкүмәте 300гә якын Гыйрак кешесен һәм 1300 Әфганстан ватандашын кабул иткән, алар качаклар өчен әзерләнгән лагерьда ― Науру Дәүләт сараенда(ингл.) (элегрәк ул Австралия тоткыннары өчен сак астында тоту үзәге булган) һәм аның янындагы Мененг стадионында урнаштырылган[7].

2014 елның августында Австралиянең тоткыннарны сак астында тоту үзәкләренең берсе булган Науру мәгълүматларны эшкәртү региональ үзәгендә(ингл.) тоткыннарның (абсолют күпчелеге Гыйрак һәм Ираннан) иң күп саны 1 233 кеше булган[8].

Хәзерге заман үзгәртү

Науруда, нигездә, Иран, Гыйрак, Сомали һәм Пакистаннан чыккан 100гә якын мөселман яши. Утрауда сөнни һәм шигый мөселманнарының җәмгыятьләре бар[5][9].

Науру Конституциясе дин тоту иреген күздә тота[10]. Дини корылмалар (гыйбадәтханәләр) төзүгә тыю булмаса да, Науруда мәчет юк.

Христианнарның Науруда күпчелек булуына карамастан, илдә мөселманнарга карата киң таралган социаль дискриминациянең бернинди билгеләре дә юк[6].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Table: Muslim Population by Country (ингл.), Pew Research Center's Religion & Public Life Project (2011-01-27). 30 декабрь 2017 тикшерелде.
  2. Vexen Crabtree. Nauru (Republic of Nauru). www.humantruth.info. 2017-12-30 тикшерелгән.
  3. Council for World Mission: Nauru Congregational Church, cwmission.org.uk, accessed 2008-03-31.
  4. Vexen Crabtree. Nauru (Republic of Nauru). www.humantruth.info. 2017-12-29 тикшерелгән.
  5. 5,0 5,1 Mahmood T. Davari. . — ISBN 9781134294886.
  6. 6,0 6,1 Muslims are a small minority in Christians-majority Nau. әлеге чыганактан 2017-09-05 архивланды. 2017-12-30 тикшерелгән.
  7. Robert Manne, Robert Michael Manne, David Corlett. . — ISBN 9781863951418.
  8. Australia's offshore processing of asylum seekers in Nauru and PNG: a quick guide to statistics and resources (19 December 2016).
  9. Joanne O. Brien, Martin Palmer. The Atlas of Religion. — Univ of California Press, 2007-05-07. — 66 с. — ISBN 9780520249172.
  10. Nauru (ингл.), U.S. Department of State. 29 декабрь 2017 тикшерелде.