Гилева Наталья Георгиевна (26 февраль 1956 ел) — галим-химик. 1978 елдан СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы Органик химия институты хезмәткәре, 1990 елдан — өлкән гыйльми хезмәткәр, 1996-2008 елларда поликонденсация төркеме җитәкчесе. Химия фәннәре докторы (2011).

Наталья Гилева
Туган 26 февраль 1956(1956-02-26) (68 яшь)
Уфа, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре химик
Эш бирүче Институт органической химии УНЦ РАН[d]
Гыйльми дәрәҗә: химия фәннәре докторы[d]

Биографиясе үзгәртү

Наталья Георгиевна Гилева 1956 елның 26 февралендә Уфа шәһәрендә туган. 1978 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, хәзерге Россия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәге Органик химия институтында эшли: 1990 елдан алып —өлкән гыйльми хезмәткәр, 1996-2008 елларда поликонденсация төркеме җитәкчесе. Докторлык диссертациясен 2011 елда «Синтез сополиариленфталидов по реакции электрофильного замещения и их свойства» темасы буенча яклый[1].

Фәнни эшмәкәрлеге үзгәртү

Фәнни хезмәтләре күләмле циклик тармаклы полиариленфталидлар һәм поликетоннарны тикшерүгә багышланган. Н. Г. Гилева тарафыннан югары физик-механик, электрофизик үзенчәлекле гомо-һәм сополиариленфталидларны, фталидкетонларны юнәлешле синтезлау ысуллары эшләнә.

70 тән артык фәнни хезмәт[2], бер уйлап табу авторы.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү